Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Миңа суга чумдырылырга кирәкме? (3 нче өлеш. Миңа суга чумдырылырга нәрсә комачаулый?)

Миңа суга чумдырылырга кирәкме? (3 нче өлеш. Миңа суга чумдырылырга нәрсә комачаулый?)

 Йәһвәгә багышланып суга чумдырылырга дигән уй сине куркытамы? Әгәр дә шулай булса, бу мәкалә сиңа куркуыңны җиңәргә ярдәм итә ала.

Бу мәкаләдә

 Әгәр дә мин суга чумдырылганнан соң, җитди гөнаһ кылсам?

 Борчылыр өчен сәбәпләр. Бәлки, син берәрсенең начар эш эшләгәнгә, аның җыелыштан чыгарылганын беләсеңдер (1 Көринтлеләргә 5:11—13). Синең белән дә шундый ук хәл була ала дип борчыласыңдыр.

 «Мин беренче тапкыр суга чумдырылу турында уйлагач, минем шундук башыма: „Әгәр мин соңрак гөнаһ кылсам? Әти-әнием бик кайгырыр,“— дигән уй килде» (Ребека).

 Төп шигырь: «Явыз кеше үз юлын... калдырсын. Ул Йәһвәгә кайтсын, һәм Аллаһы аңа мәрхәмәт күрсәтер, чөнки ул аны ихластан кичерер» (Ишагыя 55:7).

 Уйлап кара. Кылган гөнаһлары өчен тәүбә итмәгәннәрне җыелыштан чыгарсалар да, Йәһвә чын күңелдән тәүбә иткәннәргә һәм үзгәрер өчен барысын да эшләгәннәргә үз мәрхәмәтен күрсәтә (Зәбур 103:13, 14; 2 Көринтлеләргә 7:11).

 Исеңдә тот: камил булмасаң да, Аллаһы ярдәме белән син вәсвәсәгә каршы тора аласың (1 Көринтлеләргә 10:13). Ахыр чиктә, сиңа ничек эш итәргә икәнен кем хәл итә: син я башка берәүме?

 «Мин суга чумдырылганнан соң җитди хата кылырмын дип курка идем. Әмма соңрак шуны аңладым: суга чумдырылуны озакка сузып йөрү бу — инде хата. Иртәгә була алган хәлләрдән курку миңа бүген карарлар кабул итәргә комачауларга тиеш түгел икәнен аңладым» (Карин).

 Нәтиҗә ясыйк. Син, Йәһвәнең күпчелек хезмәтчеләре кебек, җитди гөнаһ кылудан кача аласың. Барысы да синең кулда (Филипиялеләргә 2:12).

 Күбрәк ярдәм кирәк булса, «Вәсвәсәгә ничек каршы торырга?» дигән мәкаләне кара.

 Әгәр дә мин суга чумдырылу белән бәйле җаваплылыктан курыксам?

 Борчылыр өчен сәбәпләр. Бәлки, син яшьләр арасыннан, Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәр өчен, гаиләсеннән һәм дусларыннан еракка киткән берәрсен беләсеңдер. Һәм башкалар синнән дә шундый ук адымнар көтә дип борчыласыңдыр.

 «Суга чумдырылу, Йәһвәгә хезмәт итәр өчен, күбрәк мөмкинлекләр ача. Әмма кайбер абый һәм апа-кардәшләр әлегә күбрәкне эшләргә әзер түгел я аларның мөмкинлекләре чикле» (Мари).

 Төп шигырь: «Ләкин һәркем үз эшләрен сынасын, шул чакта ул үз эшләренә шатланачак. Ул үзен башка берәү белән чагыштырмасын» (Гәләтиялеләргә 6:4).

 Уйлап кара. Үзеңне башкалар белән чагыштырма. Марк 12:30 да язылган сүзләр синең девизың булсын: «Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең белән ярат».

 Игътибар ит, монда Йәһвәгә бөтен йөрәк белән хезмәт итәргә кирәк дип әйтелгән. Димәк, башка берәүнеке түгел, ә синең башкарган эшләрең хәл иткеч булачак. Йәһвәне чын йөрәктән яратсаң, син, үз шартларыңа карап, аңа иң яхшысын бирергә мөмкинлек табарсың.

 «Суга чумдырылу бу — җитди адым, әмма ул синең тормышыңны катлауландырмаячак. Үзеңне яхшы эшләргә дәртләндерүчеләр белән аралаш. Андый кешеләр сиңа бу юлда таяныч булып торачак. Үзеңә күбрәк җаваплылык алган саен, син күпкә бәхетлерәк булачаксың. Ә суга чумдырылу белән сузган саен, үзеңә генә зарар китерерсең» (Джулия).

 Нәтиҗә ясыйк. Йәһвәгә аның сиңа күрсәткән яратуы өчен рәхмәтле булырга өйрән. Бу сине Аллаһыга үзеңдә булганның иң яхшысын бирергә дәртләндерер (1 Яхъя 4:19).

 Күбрәк ярдәм кирәк булса, «Мин никадәр җаваплы?» дигән мәкаләне кара.

 Әгәр дә мин үземне Йәһвәгә хезмәт итәргә лаек түгел дип уйласам?

 Борчылыр өчен сәбәпләр. Йәһвә — Галәмнең Хакиме. Аның белән чагыштырганда, кешеләр ком бөртекләре кебек кенә. Һәм шуның өчен син Йәһвә синең барлыгыңны белә микән дип шикләнергә мөмкин.

 «Минем әти-әнием — Йәһвә Шаһитләре. Һәм мин бервакыт Йәһвә мине үзенә җәлеп итмәде һәм мин аның белән дуслыкны әти-әниемнән „мирас“ итеп кенә алдым дип кайгыра башладым» (Наташа).

 Төп шигырь: «Мине җибәргән Атам миңа җәлеп итмәсә, яныма беркем дә килә алмый» (Яхъя 6:44).

 Уйлап кара. Синең суга чумдырылу турында уйлануың, бәлки, Йәһвәнең синең белән тагы да якынрак дус буласы килгәнен күрсәтә. Син аның тәкъдимен кабул итәргә теләр идеңме?

 Исеңдә тот: син я башка берәү түгел, ә Йәһвә генә, аның якын дусты булып китәр өчен, нәрсә кирәк икәнен карар итә. Аның Сүзендә: «Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр»,— дип әйтелә (Ягъкуб 4:8).

 «Әгәр дә син Йәһвәне беләсең һәм ул сине үзенә җәлеп иткән икән, димәк, ул сине ярата. Шуның өчен, әгәр дә син аңа хезмәт итәргә лаек түгел дип уйлана башласаң, шунда үзеңә Аллаһының моның турында башка фикердә булганын исеңә төшер. Ә Йәһвә һәрвакыт хак» (Силина).

 Нәтиҗә ясыйк. Әгәр дә син Изге Язмалар буенча суга чумдырылыр өчен таләпләргә туры киләсең икән, димәк, син Йәһвәгә хезмәт итә аласың. Һәм онытма: ул синең аңа хезмәт итүеңә лаек (Ачылыш 4:11).

 Күбрәк ярдәм кирәк булса, «Ни өчен миңа дога кылырга кирәк?» дигән мәкаләне кара.