ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ
Барлыкка китерүме я эволюцияме? Мин Барлыкка Китерүчегә иманымны ничек аңлата алам? (4 өлеш)
Син бар нәрсәне Аллаһының барлыкка китергәненә ышанасың, ләкин мәктәптә моның турында ачыктан-ачык әйтергә икеләнеп торасың. Бәлки, синең мәктәптәге китапларда эволюция турында язылгандыр һәм син укытучылар белән сыйныфташларың үзеңнән көлерләр дип борчыласыңдыр. Сиңа ышаныч белән сөйләргә һәм бар нәрсәне Аллаһының барлыкка китергәненә ышануыңны аңлатыр өчен нәрсә ярдәм итәчәк?
Син булдырырсың!
Син болай дип уйлыйсыңдыр: «Мин фән белән эволюция турында сөйләшер өчен әллә ни күп белмим». Кайчандыр Даниэль исемле бер кыз шулай уйлаган. «Укытучым белән сыйныфташларыма каршы сүз әйтергә кирәк булыр дип уйлавымнан миңа бик начар була иде»,— дип әйтә ул. Диана бу сүзләр белән килешеп: «Алар фәнни терминнар кулланып минем белән бәхәсләшә башлагач, мин югалып кала идем»,— ди.
Ләкин синең максатың бәхәстә җиңеп калу булмасын. Шунысы шатландыра: сиңа, бар нәрсәне Аллаһының барлыкка китергәненә ни өчен ышанганыңны аңлатыр өчен, фән белгече булырга кирәкми.
Киңәш. Изге Язмаларда Еврейләргә 3:4 тәге гади логик сүзләрне куллан: «Һәр йортның төзүчесе бар, ә Аллаһы — бөтен нәрсәнең Барлыкка Китерүчесе».
Кэрол исемле бер кыз Еврейләргә 3:4 тәге принципка нигезләнеп болай дип фикер йөртә: «Күз алдыңа китер, син куе урман аша барасың, ди. Кешеләр бик еракта яши. Аннары син аска карагач, теш чистарткыч табасың. Син нинди нәтиҗәгә киләсең? Күп кенә кеше болай дип әйтер: „Кемдер монда булган“. Теш чистарткыч кебек кечкенә һәм беркемгә дә кирәк булмаган нәрсә кемнеңдер тормышын дәлилли икән, Галәм һәм анда булган бар нәрсәләр үзләрен кемдер барлыкка китергәнен бигрәк тә раслый!»
Берәрсе болай дисә: «Бар нәрсәне чынында Аллаһы барлыкка китергән икән, Барлыкка Китерүчене кем яраткан?»
Болай җавап биреп була: «Без Барлыкка Китерүче турында кайбер нәрсәләрне белмибез. Шулай да, бу ул чынында юк дип әйтер өчен сәбәп түгел. Мәсәлән, син кесә телефоныңны кем уйлап чыгарган икәнен белмисеңдер, ләкин син аны кемдер уйлап чыгарган дип ышанасың, шулай бит? [Җавап биргәнен көт.] Барлыкка Китерүче турында без күп нәрсә белә алабыз. Сезгә кызык булса, мин аның турында нәрсәгә өйрәнгәннәрем белән бүлешергә шат булырмын».
Әзерлән
Изге Язмаларда болай диелә: «Сезгә өметегез хакында сораулар бирүче һәркем алдында өметегезне якларга... әзер булыгыз, ләкин моны юашлык һәм тирән хөрмәт белән эшләгез» (1 Петер 3:15). Шуңа күрә моңа игътибар итәргә кирәк: нәрсә әйтерсең һәм ничек моны әйтерсең.
Син нәрсә әйтерсең. Аллаһыны ярату мөһим, һәм бу сине сөйләргә дәртләндерә ала. Әмма син Аллаһыны яратуың турында гына башкаларга сөйләсәң, бу аларны Аллаһы бар нәрсәне барлыкка китергәненә инандырыр өчен җитмәс. Моның өчен табигатьтәге мисалларны китерү яхшырак булыр.
Син ничек моны әйтерсең. Ышаныч белән сөйлә, ләкин үзеңне тупас тотма я таләпчән булма. Кешеләрнең ышануларын хөрмәт ит. Аларның үзләренә билгеле бер нәтиҗәгә килергә хакларын таны. Шулчак алар сине күбрәк тыңларлар.
«Кешене беркайчан да рәнҗетмәскә һәм үзеңне барысын да белгән кеше кебек тотмаска кирәк. Эреләнеп сөйләсәң, бу яхшы нәтиҗәләргә китермәс» (Элейн).
Ышануларыңны аңлатыр өчен ярдәм
«Син әзерләнмәгән булсаң,— дип әйтә Алисия исемле кыз — киеренке хәлгә эләкмәс өчен, син шыпырт кына утырырга теләрсең». Алисия әйткәнчә, уңышлы булыр өчен әзерләнү мөһим. Дженна болай дип әйтә: «Минем, үз ышануларымны дәлилләр өчен, алдан әзерләнеп куелган гади, әмма яхшы уйланган мисалым булса, барлыкка китерү турында сөйләшү уңайлырак була».
Андый мисалларны кайдан табып була? Күп кенә яшьләргә биредәге материал булышкан:
«Тормышның барлыкка килүе. Игътибарларга лаек биш сорау» (рус)
«Аллаһының искиткеч иҗади эшләре аңа дан китерә» (рус) дигән DVD фильм
«Уяныгыз!» (рус) журналының «Бу үзеннән-үзе барлыкка килгәнме яисә бер максат белән яратылганмы?» дигән рубрикасының мәкаләләре. («Күзәтү манарасының онлайн китапханәсе»ндә (рус) эзләү юлында «бу үзеннән-үзе барлыкка килгәнме» дигән сүзтезмәне куштырнаклар эчендә яз.)
Өстәмә тикшерү үткәрер өчен «Күзәтү манарасының онлайн китапханәсе»н куллан.
Сиңа шулай ук «Барлыкка китерүме я эволюцияме?» дигән бу сериядән элеккеге мәкаләләрне карап чыгу файдалы булыр.
Киңәш. Үзеңне ышандырган мисалларны сайла. Сиңа аларны истә калдырырга җиңел булачак, һәм син ышаныч белән сөйли алырсың. Ышануларыңны аңлатыр өчен әйтергә теләгән сүзләреңне кабатла.