Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләренең җыелыш очрашулары

Җыелыш очрашуларыбыз турында күбрәк белегез. Сезнең яныгызда үткәрелә торган очрашуның адресын табыгыз.

Иң якынын табарга яңа тәрәзәдә ачыла

Безнең очрашуларыбыз ничек уза?

Йәһвә Шаһитләре атнага ике тапкыр Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен очраша (Еврейләргә 10:24, 25). Андый җыелыш очрашуларына һәрбер кеше килә ала. Анда без Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне һәм аларны тормышыбызда ничек кулланып була икәнен өйрәнәбез.

Программа пунктларының күбесендә залда утыручыларга катнашырга мөмкинлек бирелә. Мәктәпләрдә сыман, бу пунктлар сорау-җавап формасында үтә. Катнашу мәҗбүри түгел. Очрашулар алдыннан да, алардан соң да җыр башкаралар һәм дога кылалар.

Очрашуларга йөрер өчен Йәһвә Шаһите булу таләп ителми. Анда бар кеше чакырыла. Керү түләүсез. Акча җыемнары үткәрелми.