Зәбур 103:1—22

Давытның мәдхиясе. 103  Җаным Йәһвәне мактасын,Бөтен барлыгым аның изге исемен данласын.  Җаным Йәһвәне мактасын, Кылган бар эшләрен һәрвакыт исендә тотсын.+  Ул синең бөтен гөнаһларыңны кичерә,+Бар газапларыңны җиңеләйтә.*+  Ул гомереңне гүрдән саклап кала,+Үзенең тугры мәхәббәтен һәм шәфкатен сиңа таҗ итеп кидерә.+  Ул гомерең буе сине яхшы нәрсәләр белән туендыра,+Һәм синең яшьлегең бөркетнеке шикелле яңара.+  Йәһвә тәкъвалык+ һәм гаделлек белән эш итә,Җәбер күрүчеләрнең барысы хакына.+  Ул үзенең юлларын — Мусага,+Эшләрен Исраи́л улларына ачкан.+  Йәһвә шәфкатьле һәм кызганучан,*+Ярсырга ашыкмый һәм тугры мәхәббәткә бай.+  Ул беркайчан да гаеп эзләп тормас,+Ачуын да мәңге сакламас.+ 10  Ул кылган гөнаһларыбызга карап җәза бирми,+Хаталарыбызга карап кайтармый.+ 11  Чөнки күкләр җирдән ни кадәр биек булса,Үзен тирән хөрмәт итүчеләргә аның тугры мәхәббәте шул кадәр бөек.+ 12  Көнчыгыш көнбатыштан ни хәтле ерак булса,Ул җинаятьләребезне бездән шул хәтле ерак итә.+ 13  Әти кеше үз улларына мәрхәмәтле булган кебек,Йәһвә дә үзен тирән хөрмәт итүчеләргә мәрхәмәтле.+ 14  Чөнки ул безнең ничек яратылганыбызны яхшы белә,+Безнең туфрак икәнебезне онытмый.+ 15  Үлемле кешенең көннәре яшел үләннеке күк.+ Ул, кыр чәчәге шикелле, чәчәк ата.+ 16  Әмма җил өрсә, ул юк була,Гүя ул монда беркайчан да булмаган. 17  Әмма Йәһвә үзен тирән хөрмәт итүчеләргә+ Тугры мәхәббәтен мәңге* таныта,Тәкъвалыгын аларның балаларының балаларына,+ 18  Үзенең килешүен тотучыларга+Һәм боерыкларын төгәл үтәүчеләргә күрсәтә. 19  Йәһвә күкләрдә үз тәхетен нык урнаштырган,+Аның патшалыгы бар нәрсә өстеннән хакимлек итә.+ 20  Йәһвәне мактагыз, әй аның барлык гаять кодрәтле фәрештәләре,+Аның тавышын тыңлап сүзен үтәүчеләр.+ 21  Йәһвәне мактагыз, аның барлык гаскәрләре,+Аның ихтыярын үтәүче хезмәтчеләре.+ 22  Йәһвәне мактагыз, аның барлык иҗади эшләре,Ул хакимлек иткән һәр җирдә. Бөтен барлыгым* Йәһвәне мактасын.

Искәрмәләр

Яки «Бар авыруларыңнан савыктыра».
Яки «киң күңелле».
Яки «мәңгедән-мәңгегә».
Яки «Җаным».

Искәрмәләр

Медиаматериал