Төп мәгълуматка күчү

Мин җенестәш кешеләргә тартылам. Димәк, мин гомосексуалист?

Мин җенестәш кешеләргә тартылам. Димәк, мин гомосексуалист?

 Һич тә юк!

 Күп кенә очракларда җенестәш кешегә тартылу берникадәр вакытка сузылган очраклы хәл генә.

 Уналты яшьлек Лизетт исемле кыз бер вакыт кызларга тартыла башлаган. Ул болай ди: «Биология дәресләрендә яшүсмер чакта гормоннар бик нык үзгәреп торырга мөмкин диделәр. Яшьләр үз организмнары турында күбрәк белсә шуны яхшырак аңларлар иде: җенестәш кешегә тартылу берникадәр вакытка сузылган очраклы хәл генә һәм гомосексуалист я лесбиянка булып китү мәҗбүри түгел.»

Һәр яшь кешегә сайлау ясарга туры килә: я бу дөньяның бозык карашын сайларга я Аллаһы Сүзендә әйтелгән югары әхлакый нормалар буенча яшәргә.

 Ә андый тартылу озаграк вакытка сузылса? Андый кешеләргә үз теләкләрен канәгатьләндерергә рөхсәт итмәү Аллаһы ягыннан мәрхәмәтсез булмасмы?

 «Бу шәфкатьсез булыр иде»,— дип рөхсәт итсә, кешеләр үз җенси теләкләренең коллары булып чыга түгелме? Шул ук вакыт Изге Язмаларда кеше бик хөрмәт ителә һәм кеше үзенең дөрес булмаган җенси теләкләренә каршы тора ала дип әйтелә (Көләсәйлеләргә 3:5).

 Изге Язмаларда язылган таләпләр акыллы. Ул кешеләрне, шул исәптән җенестәш кешегә тартылган кешеләрне дә: «Фахишәлектән качыгыз!» — дип өнди (1 Көринтлеләргә 6:18). Изге Язмаларның принциплары буенча яшәргә теләгән миллионлаган кеше, үз-үзләрен кулда тота һәм вәсвәсәгә бирешми. Димәк җенестәш кешегә тартылучылар да, Аллаһы хуплавын алырга теләсәләр, шулай ук эш итә алар (Канун 30:19).