Гәләтиялеләргә 6:1—18

6  Кардәшләр, әгәр дә берәү үзе дә абайламыйча ялгыш адым ясаса да, сез, рухи яктан җитлеккәннәр, үзегезне юаш тотып, аны төзәтегез.+ Әмма вәсвәсәгә бирелмәс өчен,+ һәрберегез үз-үзен күзәтсен.+  Авырлыкларыгызны күтәрешеп йөрегез,+ һәм шулай эшләп Мәсих канунын үтәячәксез.+  Берәрсе, һичкем булмый торып, үзен әллә кемгә санап йөрсә,+ ул үз-үзен алдый.  Ләкин һәркем үз эшләрен сынасын,+ шул чакта ул үз эшләренә шатланачак. Ул үзен башка берәү белән чагыштырмасын.+  Һәркем бит үз йөген* үзе йөртәчәк.+  Моннан тыш, Аллаһы сүзенә телдән өйрәтелә торган һәркем үзенең бар яхшы нәрсәләрен үзенең өйрәтүчесе белән уртаклашсын.+  Алданмагыз: Аллаһыдан көлеп булмый. Кеше ни чәчсә, шуны урыр.+  Чөнки үзенең гөнаһлы тәне хакына чәчүче черү урыр, ә рух хакына чәчүче рухтан мәңгелек тормыш урыр.+  Игелек эшләп, бирешмик, чөнки хәлсезләнмәсәк,* үз вакытында урырбыз.+ 10  Шуңа күрә, әле мөмкинлек* булганда, бар кешегә, бигрәк тә имандашларыбызга, игелек эшлик. 11  Карагыз, үз кулым белән сезгә нинди зур хәрефләр белән язам. 12  Сезне сөннәтле булырга мәҗбүр итүчеләрнең барысы башкаларда яхшы тәэсир калдырырга* тели һәм моны Мәсихнең җәфалану баганасы* хакына эзәрлекләнмәс өчен эшли. 13  Сөннәтлеләр үзләре дә Канунны тотмый,+ ләкин сезнең белән мактаныр өчен, сөннәтле булуыгызны тели. 14  Минем исә Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең җәфалану баганасыннан* башка һичнәрсә белән мактанасым килми,+ аның аша бу дөнья минем өчен шул баганага кадакланып үтерелде, ә мин дөнья өчен кадакланып үтерелдем. 15  Сөннәтнең дә, сөннәтсез булуның да һич әһәмияте юк,+ яңа зат итеп яратылу әһәмиятле.+ 16  Шушы тәртип буенча яшәүчеләрнең барысы — Аллаһы Исраиле+ — тынычлык һәм шәфкать татысын. 17  Моннан ары миңа һичкем авырлык тудырмасын, чөнки тәнемдә Гайсәнең колы булуымны күрсәтүче тамга йөртәм.+ 18  Кардәшләр, сезгә чагылдырган рухыгыз өчен Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең юмарт игелеге күрсәтелсен. Амин.

Искәрмәләр

Яки «җаваплылык йөген».
Яки «бирешмәсәк».
Сүзгә-сүз «билгеләнгән вакыт».
Яки «тышкы яктан яхшы булып күренергә».

Искәрмәләр

Медиаматериал