Төп мәгълуматка күчү

Ни өчен әти-әнием яшьләр белән күңел ачарга җибәрми?

Ни өчен әти-әнием яшьләр белән күңел ачарга җибәрми?

Мондый хәлне күз алдына китер:

Синең яшьләр белән күңел ачарга барасың килә, әмма әти-әниең җибәрерме икәне билгеле түгел. Син нәрсә эшләр идең?

  1.  СОРАП ТОРМЫЙЧА КИТӘР ИДЕМ

  2.  СОРАП ТОРМЫЙЧА КАЛЫР ИДЕМ

  3.  БАРЫРГА РӨХСӘТ СОРАР ИДЕМ

 1. СОРАП ТОРМЫЙЧА КИТҮ...

 дөрес булыр иде, чөнки бар дусларың син әниең итәгенә тотынып тормыйсың дип әйтер. Син әти-әниеңнән яхшырак беләсең я сиңа аларның сүзләре әллә бар әллә юк дип саныйсың (Гыйбрәтле сүзләр 14:18).

 Нәтиҗәдә, дусларыңа бу адымың бик тәэсир итәр, әмма алар син әти-әниеңне алдаганны аңлар. Алар сине алдакчы дип саный башлаячак һәм үзләрен дә алдый аласың дип шикләнеп карый башлар. Әти-әниеңә барысы билгеле булгач, аларның ачулары чыгар һәм алар сине инде бер җиргә дә җибәрмәячәк! (Гыйбрәтле сүзләр 12:15).

 2. СОРАП ТОРМЫЙЧА КАЛУ...

 дөрес булыр иде, чөнки син: «Анда, барыбер, теге нәрсә булачак, ә мин андый нәрсәләрне яратмыйм»,— дип уйлыйсың. Я чакырылганнарның берәрсе сиңа ошамый торгандыр. (1 Көринтлеләргә 15:33; Филипиялеләргә 4:8). Я барасың килсә дә, әти-әниең рөхсәт сорарга батырлыгың җитми торгандыр.

 Нәтиҗәдә, анда бармас өчен «сәбәп» таба алганга, дусларыңа барысын аңлату җиңел булачак. Әмма әти-әниеңнең белән сөйләшер өчен батырлыгың җитмәгән булса, ахыр чиктә, үз-үзеңне жәлләп өйдә генә утырачаксың.

 3. БАРЫРГА РӨХСӘТ СОРАУ...

 дөрес булыр иде, чөнки син әти–әниеңне тыңларга тиеш дип саныйсың һәм аларның сүзләре синең өчен мөһим (Көләсәйлеләргә 3:20). Син аларны яратасың һәм алардан яшереп, соңыннан аларны күңелсезләндереп, эш итәсең килми (Гыйбрәтле сүзләр 10:1). Синең шулай ук үз карашыңны аңлатырга мөмкинлегең булачак.

 Нәтиҗәдә, әти-әниең синең аларны хөрмәт итүеңне һәм яратканыңны күрми калмас һәм сиңа барырга рөхсәт итәр.

Ни өчен әти-әниең рөхсәт итмәскә мөмкин?

Ярдагы коткаручыларга куркынычны күреп алу җиңелрәк булган кебек, әти-әниеңә дә сиңа янаган куркынычны күреп алу җиңелрәк

 Бер мисал. Син су коенырга кайда барырга микән дип уйлап утырасың. Бер урында махсус коткаручылар утыра, икенче җирдә алар юк. Син, әлбәттә, беренче урынны сайларсың, чөнки кем белсен, суда төрле хәл булырга мөмкин. Ә коткаручылар биегрәк утырганга, шунда ук булышыр. Әти-әниең дә тәҗрибәләре һәм белемнәре зуррак булганга, син күрмәгән куркынычны шунда ук күреп алырга мөмкин. Су буендагы коткаручыларның максаты кешеләрнең ял итүен бозу түгел, ә булышу. Әти-әниеңнең дә максаты шул.

 Шуны да онытма: әти-әниеңнең сине яклап каласы килә. Сине яратканга алар, рөхсәт итә алсалар «әйе» диләр, һәм рөхсәт итә алмасалар «юк» диләр. Син рөхсәт сораганда, алар үзләренә сорау бирә: ризалык бирсәләр, бу нинди «җимешләр» китерәчәк? Әгәр аларның «әйе» диюләре сиңа зыян китермәсә, алар риза булыр.

Әти-әнидән рөхсәт алыр өчен нәрсә эшләп була?

Мондый адымнар яса

 Намуслы бул. Үзеңә сораулар бир: «Ни өчен анда барасым килә? Анда чыннан да буласым киләме, я яшьтәшләремнән аерылып тормас өчен генә бараммы? Ә, бәлки, анда миңа ошаган кеше булганга барасым киләдер?» Әти-әниең белән намуслы бул. Алар да кайчандыр яшүсмерләр булган һәм сине дә бик яхшы беләләр, шуңа күрә ни өчен барырга теләгәнеңне шунда ук танып алачак. Барысын яшермичә сөйләп бирсәң, акыллы киңәш ишетерсең (Гыйбрәтле сүзләр 7:1, 2). Ә аларны алдап маташсаң, алар сиңа ышанмый башлаячак һәм рөхсәт итүче сүзләрне алардан сирәгрәк ишетерсең.

 Дөрес вакыт сайла. Эштән арып кайткан, берәр эш белән мәшгуль булган әти-әнидән рөхсәт сорау әллә ни акыллы булмас. Уңайлырак вакыт сайла. Әмма алдан ук эш ит, аларның барысын исәпкә алыр өчен вакытлары булсын. Әти-әниеңә бу сорауны ашыгып хәл итү ошамас.

 Ачык итеп аңлатып бир. «Томанлап» сөйләмә. Нәрсә эшләргә җыенганыңны төгәл аңлатып бир. Әти-әниеңә, аеруча алар: «Анда кем булачак? Олылардан кем чакырылган? Ничәдә кайтасың?» — дип сораганда «белмим» дигән җавап, әллә ни ошамас.

 Караш. Әти-әниең сиңа дошман түгел, алар синең яклы. Моны аңласаң, рөхсәт алыр өчен, алар белән «сугыш» алып бармаячаксың, ә алар күпкә теләбрәк рөхсәт бирергә ризалашыр.

 Әти-әниең син җитлеккән һәм аларның әйткән сүзләрен хөрмәт итәсең һәм аның буенча эш итәргә әзер икәнеңне күрсен. Шулай итсәң алар сине хөрмәт итәчәк. Һәм син башка бер вакыт үтенеч белән килгәч, алар сиңа «әйе» дияргә әзер булачак.