Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларны өйрәнү кораллары

Изге Язмаларны өйрәнү өчен түләүсез коралларны кулланып, сез өйрәнүегезне кызыграк һәм тирәнрәк итәрсез. Сайтыбыздагы Изге Язмаларда тирән өйрәнү өчен күп кораллар бар. Видеороликлар, карталар, Изге Язмалар терминнары сүзлеге һәм башка файдалы кораллар ярдәмендә тирән тикшерү үткәрегез.

Изге Язмаларны онлайн укыгыз

Түләүсез өйрәнер өчен бу «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә рәсемнәр, искәрмәләр, кисешкән урыннар һәм өстәмә өйрәнү кораллары бар.

Изге Язмаларны өйрәнер өчен видеороликлар

Изге Язмалардагы китапларга кереш сүзләр

Изге Язмалардагы һәр китапның кайда, кайчан һәм нинди шартларда язылуы, башка фактлар.

Төп тәгълиматлар

Шушы кыска видеороликларны карап, «Ни өчен Аллаһы җирне барлыкка китергән?», «Үлеләр нинди хәлдә?», «Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?» кебек сорауларга җавап табып була.

Изге Язмаларны өйрәнер өчен басмалар һәм өстәмә материал

Изге Язмаларның кыскача эчтәлеге

«Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?» дигән брошюра сезгә Изге Язмаларның төп темасын аңларга булышыр.

Көндәлек шигырь

«Изге Язмаларны һәр көн тикшерү» брошюрасында һәр көнгә Изге Язмалардан өзек һәм аны аңлатучы комментарий китерелә.

Изге Язмаларны уку графиклары

Изге Язмаларны уку турында әйткәндә, төрле графиклар бар: көндәлек график, еллык график, тарих күзлегеннән уку графигы һәм аны укый башлаучылар өчен график. Монда китерелгән график сиңа зур ярдәм булыр.

Изге Язмалардагы өзекләрне ача белү

Шушы таблицадан 66 китапның Изге Язмаларда бер-бер артлы ничек урнашканын белеп була. Изге Язмаларның күп тәрҗемәләрендә китаплар нәкъ шул тәртиптә килә. Китап исеменнән соң башта бүлек, аннары шигырь килә.

Рухи сорауларга җавап

Аллаһыга, Гайсә пәйгамбәргә, гаиләгә, газаплар чигүгә һәм башка нәрсәләргә кагылышлы сорауларга Изге Язмалар нигезендә җавап алыгыз.

Изге Язмалардагы шигырьләргә аңлатма

Изге Язмалардагы киң билгеле шигырьләрнең һәм фразаларның чын мәгънәсен белегез.

Онлайн китапханә яңа тәрәзәдә ачыла

Изге Язмаларны Йәһвә Шаһитләренең басмалары ярдәмендә онлайн тикшерегез.

Изге Язмаларны өйрәтүче кеше белән өйрәнү

Изге Язмаларны өйрәнү программасы турындагы сораулар

Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнгәндә, сез теләсә нинди тәрҗемәне куллана аласыз. Өйрәнүгә бөтен гаиләгезне я дусларыгызны чакырып була.

Йәһвә Шаһитләренең килүен сорагыз

Сорауларыгызга Изге Язмалардан җавап белегез яисә Йәһвә Шаһитләре турында күбрәк белегез.