Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Миңа суга чумдырылырга кирәкме? (1 нче өлеш. Суга чумдырылу нәрсә ул?)

Миңа суга чумдырылырга кирәкме? (1 нче өлеш. Суга чумдырылу нәрсә ул?)

 Һәр елны Йәһвә Шаһитләре гаиләләрендә тәрбияләнеп үскән балаларның һәм яшүсмерләрнең күпчелеге суга чумдырыла. Син дә суга чумдырылу турында уйланасыңмы? Шулай булса, сиңа баштан багышлану һәм суга чумдырылу нәрсә икәнен аңларга кирәк.

 Суга чумдырылу нәрсә ул?

 Изге Язмалар буенча, суга чумдырылу вакытында кешегә су чәчрәтеп кенә алмыйлар, ә аны тулаем суга батырып, чумдырып алалар. Моның тирән мәгънәсе бар.

  •   Су астына батырылу шуны аңлата: син моннан ары үзең теләгәнчә генә эш итмәячәксең.

  •   Судан күтәрелү шуны аңлата: син хәзер яңа тормыш башлыйсың һәм беренче чиратта Аллаһыга хуш килгәнне эшләячәксең.

 Суга чумдырылып, син барысы алдында Йәһвәнең сиңа нәрсә дөрес, ә нәрсә юк икәнен әйтергә хокукы барлыгын таныганыңны күрсәтәсең. Шулай ук син хәзер Йәһвәнең фикере үзеңнең теләкләреңнән мөһимрәк булачагына вәгъдә биргәнеңне рәсми рәвештә раслыйсың.

 Уйланыр өчен сорау: Ни өчен синең Йәһвәгә хезмәт итәргә вәгъдәңне барысы да белергә тиеш? (1 Яхъя 4:19 һәм Ачылыш 4:11 кара.)

 Багышлану нәрсә ул?

 Суга чумдырылыр алдыннан, сиңа догада Йәһвәгә үз тормышыңны багышларга кирәк. Моны ничек эшләргә?

 Йәһвәгә мәңге хезмәт итәргә һәм, нинди генә шартлар булмасын, башкалар ничек кенә эш итмәсен, ул теләгәнчә эш итәргә дигән вәгъдәңне шәхси догада сөйлә.

 Суга чумдырылып, син Йәһвәгә үз тормышыңны багышлаганыңны күрсәтәсең. Суга чумдырылу башкаларга шуны күрсәтә: син тормышыңны Йәһвәгә тапшырдың һәм хәзер син аныкы (Маттай 16:24).

 Уйланыр өчен сорау: Йәһвәгә тормышыңны багышлауның нинди уңай яклары бар? (Ишагыя 48:17, 18 һәм Еврейләргә 11:6 кара.)

 Ни өчен суга чумдырылу мөһим?

 Гайсә аның шәкертләре булырга теләүчеләр өчен суга чумдырылу — таләп дип әйткән (Маттай 28:19, 20). Безнең көннәрдә дә бар мәсихчеләр өчен суга чумдырылу таләп булып тора. Изге Язмаларда бу котылыр өчен кирәк дип әйтелә (1 Петер 3:21).

 Йәһвәгә карата ярату һәм рәхмәтле булу — суга чумдырылу өчен иң яхшы этәргеч. Синең мәдхия җырлаучыныкы кебек карашың булырга тиеш, ә ул болай дигән: «Миңа кылган бар яхшылыгы өчен Йәһвәгә ни кайтарыйм? ...Йәһвәнең исемен чакырырмын. Йәһвәгә биргән вәгъдәләремне аның бөтен халкы алдында үтәрмен» (Зәбур 116:12—14).

 Уйланыр өчен сорау: Йәһвә синең өчен нинди яхшылыклар эшләде һәм син аңа моның өчен рәхмәтле булуыңны ничек күрсәтә аласың? (Канун 10:12, 13 һәм Римлыларга 12:1 кара.)