Төп мәгълуматка күчү

Порнография карарга теләк туып торса нәрсә эшләргә?

Порнография карарга теләк туып торса нәрсә эшләргә?

Нәрсә эшләп була?

 Порнографиянең нәрсә икәнен онытма. Порнография — Аллаһы хөрмәт итәр өчен булдырганны нәҗесләүче нәрсәләр. Моны белү сиңа «явызлыкны нәфрәт итәргә» булышачак (Амос 5:15).

 Порнография китергән зыянны истә тот. Порнографиягә төшеп кешеләр үзләрен мыскыл итәләр, ә порнографияне караучылар үз-үзләрен бозалар. Шуңа күрә Изге Язмаларда: «Акыллы кеше, бәла-каза якынлашуын абайлап, читкә тайпылыр»,— дип әйтелә дә (Гыйбрәтле сүзләр 22:3).

 Вәгъдә бир. «Мин күзләрем белән килешү төзедем. Ничек инде гыйффәтле кызга күз салыйм, ди?» (Әюб 31:1). Син дә мондый «килешүләр» төзи аласың:

  •  Мин берүзем булганда Интернетны кулланмаячакмын.

  •  Үзеннән-үзе берәр тәрәзә ачылса я әхлаксыз материал тәкъдим ителсә мин шунда ук аны ябачакмын.

  •  Порнографияне кабат карасам тәҗрибәле дустыма барысын сөйләп бирәчәкмен.

Порнографиянең үзенчәлеге бар: никадәр еш аны карыйсың, шулкадәр ныграк аны карарга теләгең ныгый

 Аллаһыга дога кыл. Мәдхия җырлаучы Йәһвә Аллаһыдан: «Күзләремне бозык нәрсәдән читкә бор»,— дип үтенгән (Мәдхия 119:37, ЯД). Аллаһы синең җиңүче булуыңны тели һәм син аңа дога кылсаң ул сиңа дөрес булганны эшләр өчен көч бирәчәк! (Филипиялеләргә 4:13).

 Берәр кемгә сөйлә. Сөйләп син бу бозык гадәтне җиңүгә мөһим адым ясыйсың (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

 Истә тот: Порнография карарга теләк туганда бирешмичә, син һәр андый очракта зур җиңүгә ирешәсең. Йәһвәгә бу җиңүең турында сөйлә һәм биргән көче өчен рәхмәтеңне белдер. Андый очраклар аның йөрәген сөендерә! (Гыйбрәтле сүзләр 27:11).