Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Суга чумдырылганнан соң нәрсә эшләргә кирәк? (1 нче өлеш. Рухи үсешеңне дәвам ит)

Суга чумдырылганнан соң нәрсә эшләргә кирәк? (1 нче өлеш. Рухи үсешеңне дәвам ит)

 Әгәр дә синең берәр кыйммәтле нәрсәң булса, мәсәлән өең я машинаң, син, әлбәттә, аны яхшы хәлдә сакларга тырышасың. Шуны ук дуслык турында да әйтеп була. Суга чумдырылганнан соң Аллаһы белән дуслыкны ничек ныгытырга?

Бу мәкаләдә

 Изге Язмаларны өйрәнүеңне дәвам ит

 Төп шигырь: «Һәр игелекле эштә җимеш китереп һәм Аллаһы турындагы төгәл белемдә үсеп... Йәһвәгә лаеклы булып яшәрсез» (Көләсәйлеләргә 1:10).

 Мәгънәсе. Суга чумдырылганнан соң, сиңа Изге Язмаларны укуыңны һәм укыганнарың турында уйлануыңны дәвам итәргә кирәк (Зәбур 25:4; 119:97).

 Нәрсә була ала? Кайвакыт синең кәефең булмаска мөмкин. Ә кайчакта өйрәнү минем өчен түгел дигән уйлар килә ала.

 Нәрсә эшләп була? Сиңа кызыклы булган Изге Язмалардагы темаларны өйрән. Үзең өчен өйрәнү программасын төзе, шулвакытта өйрәнү сиңа канәгатьлек китерер. Синең максатың — Йәһвәгә һәм аның Сүзенә карата ярату үстерү. Шулай эшләп, өйрәнү синең өчен файдалы һәм кызыклы булып китәр (Зәбур 16:11).

 Киңәш. Бернәрсә дә комачауламый торган тыныч урын тап.

 Күбрәк ярдәм кирәк булса

 Йәһвәгә дога кылуыңны дәвам ит

 Төп шигырь: «Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә рәхмәт укып, дога кылыгыз һәм ялварыгыз, Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез» (Филипиялеләргә 4:6).

 Мәгънәсе. Аллаһы белән аралашу ике яклы булырга тиеш: ул сиңа Изге Язмалар аша сөйли — син тыңлыйсың, син догада сөйлисең — ул тыңлый. Шуны да онытма: догада сиңа кирәкле нәрсәләр турында сорап һәм алган нәрсәләр турында рәхмәт әйтеп була.

 Нәрсә була ала? Вакыт узу белән догаларың формаль я автоматик булып китә ала. Кайчак Йәһвә сине ишетми я хәтта ишетергә теләми кебек тоела ала (Зәбур 10:1).

 Нәрсә эшләп була? Көн дәвамында догада әйтәсе сүзләрең турында уйлан. Әгәр дә син хәзер үк дога кыла алмасаң, Йәһвәгә нәрсә әйтергә теләгәнеңне исеңдә калдырып, моның турында соңрак дога кыл. Үзең турында гына түгел, ә башкалар турында да дога кыл (Филипиялеләргә 2:4).

 Киңәш. Әгәр дә сиңа догаларың автоматик кебек тоелса, моның турында Йәһвәгә сөйлә. Ул сине борчыган бар нәрсә турында да сөйләвеңне тели, шул исәптән догаларыңның сыйфаты турында да (1 Яхъя 5:14).

 Күбрәк ярдәм кирәк булса

 Вәгазьләвеңне дәвам ит

 Төп шигырь: «Үз-үзеңне күзәтеп тор һәм өйрәткәннәреңә игътибарлы бул. ...Чөнки шулай эшләп, син үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткарырсың» (1 Тимутигә 4:16).

 Мәгънәсе. Син ышануларың турында башкалар белән бүлешкән саен, үз иманың ныгый. Шулай эшләп, ахыр чиктә син үзеңне генә түгел, ә сүзләреңә колак салучыларны да коткара аласың.

 Нәрсә була ала? Синең вәгазьлисең килми башларга мөмкин. Яисә сине ышануларың белән бүлешергә, аеруча мәктәптә, куркыта ала.

 Нәрсә эшләп була? Куркуга һәм башка хисләргә бирешмә. Рәсүл Паул әйткән: «Хәтта үз теләгемә каршы эшләсәм дә [яхшы хәбәрне игълан итсәм дә], барыбер бу минем үземә ышанып тапшырылган идарә итү эшем булып кала» (1 Көринтлеләргә 9:16, 17).

 Киңәш: Үзеңә яхшы вәгазьли белә торган «тренер» — абый-кардәш (апа-кардәш) сайла. Һәм (әти-әниең рөхсәтеннән) аңардан кирәкле сәләтләр үстерер өчен киңәшләр сора (Гыйбрәтле сүзләр 27:17).

 Күбрәк ярдәм кирәк булса

  •   Укы:

     «Почему я боюсь говорить о своей вере?»

 Җыелышларга йөрүеңне дәвам ит

 Төп шигырь: «Әйдәгез, бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерер өчен, бер-беребезгә игътибарлы булыйк. Бергә үткәргән очрашуларыбызны калдырмыйк» (Еврейләргә 10:24, 25).

 Мәгънәсе. Очрашуларның төп максаты — Йәһвәгә гыйбадәт кылу. Әмма җыелышларның тагын ике яхшы ягы бар: беренчедән, син башкалардан дәртләндерү ала аласың, икенчедән, син үзең башкаларны үзеңнең килүең һәм катнашуың белән дәртләндерә аласың (Римлыларга 1:11, 12).

 Нәрсә була ала? Кайвакыт җыелыш вакытында синең уйларың кайдадыр йөзеп йөри ала, һәм шуның аркасында син берәр нинди мөһим фикерне төшереп калдыра аласың. Ә, бәлки, синең җыелышка бармаска я гомумән очрашуларга йөрмәскә теләгең туа ала. Сәбәбе дә табыла ала: эшләрең күп, мәсәлән, укуың аркасында.

 Нәрсә эшләп була? Әлбәттә, укуны ташларга ярамый. Әмма шулай да җыелыш очрашулары бик мөһим. Һәрдаим аларга йөре, игътибар белән тыңла һәм актив рәвештә катнаш. Очрашудан соң берәрсен комментарие я йөкләмәне яхшы үтәгәне өчен макта.

 Киңәш. Алдан әзерлән. Бу атнаның программасын белер өчен, JW Library® кушымтасын йөклә һәм, «Встречи» дигән бүлекчәне ачып, бу атнага туры килгән программа белән таныш.

 Күбрәк ярдәм кирәк булса

  •   Укы:

     «Зачем ходить на христианские встречи?»