Төп мәгълуматка күчү

Мәктәпне күрәсем дә килми. Нәрсә эшләргә?

Мәктәпне күрәсем дә килми. Нәрсә эшләргә?

Мондый адымнар яса:

 Укуга уңай караш белән кара. Киңрәк карашлы бул. Алган белемнең кайбер нәрсәләре гел дә, мәсәлән, бүген, кирәк булмаячак кебек күренсә дә, ул белем сиңа тирә якны яхшырак аңларга булышачак. Андый белем ярдәмендә син «һәркайсы кешегә ярдәм итә» алырсың, чөнки син, кешенең чыгышына карамастан, аның белән кызык сөйләшү алып бара алачаксың (1 Көринтлеләргә 9:22). Һәрхәлдә уку синең фикер йөртүеңне яхшыртачак, ә бу сиңа тормыш юлыңда бик булышачак.

Уку джунгли аша юл салуга охшаш булырга мөмкин. Әмма кирәкле коралларың булса, үзеңә юл сала алырсың

 Укытучыга уңай караш белән кара. Укытучы материалны кызык итеп күрсәтә алмаса, укытучы турында түгел, ә материалның үзе турында уйла. Шуны истә тот: укытучы бу теманы инде дистәләгән, я хәтта йөзләгән тапкыр сөйләгәндер. Шуңа күрә кайчандыр ул бу теманы ялкынланып сөйләгән булса, хәзер инде алай булдыра алмый торгандыр.

 Киңәш. Кыска язулар яса. Аңлашылмаган җирне аңлатуын хөрмәт белән сора. Бу темага «башың белән кереп кит». Андый карашың башкаларга да йогар.

 Үзеңнең сәләтле булуыңа шикләнмә. Мәктәп синең яшерен талантларыңның барлыгын күрсәтергә мөмкин. Паул Тимутигә болай дип язган: «Сиңа Аллаһы биргән бүләкне учакны ялкынландыргандай ялкынландырып тор» (2 Тимутигә 1:6). Күрәсең, Тимутигә изге рух аша ниндидер сәләт бирелгән булган. Әмма аңа сәләте югалмасын өчен аны һәрвакыт үстереп торырга кирәк булган. Әлбәттә, синең сәләтләрең турыдан-туры Аллаһыдан түгел, әмма синең үз талантларың бар. Мәктәп сиңа яңа, син хәтта барлыгын белмәгән, талантларыңны ачыкларга һәм аларны үстерергә булышачак.