Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Тискәре караштан ничек арынырга?

Тискәре караштан ничек арынырга?

 Син үзеңне кем дип саныйсың?

  •   Оптимист

     «Мин мөмкин кадәр бәхетлерәк булырга һәм һич боекмаска тырышам. Миңа һәр көнне елмаеп һәм шатланып үткәрү ошый» (Валерия).

  •   Пессимист

     «Берәр яхшы нәрсә булганда, мин шунда ук „монда нәрсәдер дөрес түгел“ дип уйлыйм» (Ребекка).

  •   Реалист

     «Бар нәрсәгә оптимистларча карасаң, өметең өзелер, ә пессимист булсаң, һич бәхетле булмассың. Реаль караш исә миңа барысын ничек бар, шулай күрергә ярдәм итә» (Анна).

 Ни өчен бу мөһим?

 «Шат күңелле көн дә бәйрәм итә»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле сүзләр 15:15). Әйе, кирәкмәгән тискәре уйлардан качкан һәм уңай караш саклаган кешеләр бәхетлерәк була. Аларның дуслары да күп була. Моңсу кеше белән аралашу кемгә ошасын?

 Ләкин хәтта иң шатлыклы кешенең тормышында да бәхетсез чаклары була. Мәсәлән:

  •   Яңалыкларда без гел сугышлар, терроризм һәм җинаятьчелек турында ишетәбез.

  •   Кайвакыт гаиләбездә авырлыклар була.

  •   Безгә үз камилсезлегебез белән көрәшергә туры килә.

  •   Дустыбыз безне рәнҗетергә мөмкин.

 Бар игътибарны бу авырлыкларга туплар я аларга бөтенләй күз йомар урынына, акыллы караш сакларга тырыш. Реаль караш сиңа тормышның чынбарлыгын кабул итәргә, ләкин шул ук вакыт кирәкмәгән тискәре уйларга бирелмәскә ярдәм итәр.

Тормыш давылларын кичереп була — алардан соң гел кояш чыга

 Нәрсә эшләп була?

  •   Хаталарыңа акыллы караш сакла.

     Изге Язмаларда: «Җир йөзендә гел игелек кылып яшәгән һәм бер дә гөнаһ кылмаган тәкъва кеше юк»,— дип әйтелә (Вәгазьче 7:20). Хаталарың синең булдыксыз булуыңны түгел, ә гади кеше булуыңны күрсәтә.

     Ничек реаль караш сакларга? Хаталарыңны кабатламаска тырыш, ләкин камиллекне дә үзеңнән көтмә. «Мин хаталарым турында чиктән тыш күп уйлаудан качам,— дип әйтә Калеб исемле егет.— Моның урынына мин алардан сабак алырга тырышам».

  •   Үзеңне башкалар белән чагыштырма.

     Изге Язмаларда болай диелә: «Бер-беребезне ярышуга котыртып һәм бер-беребездән көнләшеп, дан сөючән булып китмик» (Гәләтиялеләргә 5:26). Социаль челтәрләрдәге фотоларны карап, үзең чакырылмаган утырышларны күзәтү сине боектырырга мөмкин. Синең хәтта иң яхшы дусларыңны дошман итеп күрә башлавың бар.

     Ничек реаль караш сакларга? Сиңа шуны танырга кирәк: сине һәр утырышка чакырмаслар. Өстәвенә, еш кына социаль челтәрләр кешенең чын тормышын чагылдырмый. «Кеше гадәттә интернетка үз тормышының иң күренекле мизгелләренең генә фотоларын куя,— дип әйтә Алексис исемле яшүсмер.— Аның көндәлек тормышы исә анда чагылмый».

  •   Тынычлык урнаштыручы бул — аеруча үз гаиләңдә.

     Изге Язмаларда: «Һәркем белән тыныч-тату яшәр өчен көчегездән килгәнне эшләгез»,— дигән киңәш бар (Римлыларга 12:18). Без башкаларның тәртибен контрольдә тота алмасак та, үз хисләребезгә һәм тәртибебезгә хуҗа була алабыз. Син теге я бу шартларда тынычлык сакларсыңмы я юкмы — бу синең үзеңнән тора.

     Ничек реаль караш сакларга? Гаиләңдә киеренке хәл туганда, аны кискенләштермәскә тырыш. Гаиләдәгеләр белән үзеңне дусларың белән тоткандай тот. Мелинда исемле яшүсмер болай ди: «Беркем дә камил түгел һәм кайвакыт без бер-беребезне рәнҗетергә мөмкин. Андый очракта тынычлык сакларбызмы, юкмы — бу бездән тора».

  •   Рәхмәтле бул.

     Изге Язмаларда: «Рәхмәтле булыгыз»,— дип әйтелә (Көләсәйлеләргә 3:15). Рәхмәт хисе сиңа бар игътибарны тискәре булып күренгән нәрсәләргә түгел, ә уңай нәрсәләргә тупларга булышыр.

     Ничек реаль караш сакларга? Проблемаларның барлыгын танырга, ләкин шул ук вакыт уңай нәрсәләргә күз йоммаска өйрән. Ребекка исемле бер кыз болай дип сөйли: «Мин һәр көн үз дневнигыма нинди дә булса уңай нәрсә турында язам. Шулай итеп мин үземә шуны исемә төшерәм: тормышымда авырлыклар булса да, яхшы нәрсәләр дә әз түгел».

  •   Кем белән аралашканыңны тикшер.

     Изге Язмаларда: «Яманнар белән аралашу яхшы гадәтләрне боза»,— диелгән (1 Көринтлеләргә 15:33). Син аралашкан кешеләр тәнкыйтьчел булса, ачы ирония я сарказм кулланса, аларның тискәре карашлары сиңа да йогар.

     Ничек реаль караш сакларга? Дусларың авыр чакта боекса һәм төшенкелеккә бирелсә, аларны ныгытырга тырыш. Шул ук вакыт аларның проблемаларына башаяк чумасы юк. «Без тискәре карашлы кешеләр белән генә аралашырга тиеш түгел,— дип әйтә Мишель исемле кыз.— Математикада ике тискәре санны кушсаң, зуррак тискәре сан була».

 Өстәмә мәгълүмат укы

 Изге Язмалар буенча, без «аеруча авыр вакытларда» яшибез (2 Тимутигә 3:1). Бу дөнья проблемалар белән тулы булганга, сиңа уңай караш саклау авырмы? Ул чакта «Ни өчен газаплар шулкадәр күп?» дигән мәкаләне укы.