Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Әти-әнием белән уртак тел табар өчен нәрсә эшләргә?

Әти-әнием белән уртак тел табар өчен нәрсә эшләргә?

 Тест

  •   Гадәттә син кем белән бәхәсләшәсең?

    •  Әтием белән

    •  Әнием белән

  •   Син аның белән никадәр еш бәхәсләшәсең?

    •  Сирәк

    •  Кайвакыт

    •  Еш

  •   Бу бәхәс ничек хәл ителә?

    •  Тиз һәм тыныч-тату гына

    •  Озак бәхәсләшкәннән соң гына

    •  Озак бәхәсләшкәннән соң да хәл ителми

 Сиңа әти-әниең белән уртак тел табу авыр булса, син, бәлки, алар үзләре моны хәл итәргә тиеш дигән уйдадыр. Әмма бу мәкалә син үзең дә андый бәхәсләрне җайга салыр өчен кайбер адымнар ясый аласың икәнен күрсәтәчәк. Башта моның турында уйлап кара:

 Ни өчен бәхәсләр туа?

  •   Фикер йөртү. Үсә барган саен син тирәнрәк фикер йөртә башлыйсың. Синең әти-әниеңнекеннән аерылып торган үз карашларың барлыкка килергә мөмкин. Шулай да Изге Язмаларда: «Әти-әниеңне хөрмәт ит»,— дип әйтелә (Чыгыш 20:12).

     Факт: Ризалашмау, әмма шул ук вакытта киеренкелек тудырмау җитлеккәнлек һәм осталык таләп итә.

  •   Бәйсезлек. Син җитлегеп барган саен әти-әниең сиңа күбрәк ирек бирәчәк. Әмма син күбрәк ирек бирүләрен һәм андый иреккә тизрәк ирешүеңне теләгәндә, бу бәхәскә китерергә мөмкин. Изге Язмаларда исә: «Балалар, ата-анагызны... тыңлап яшәгез»,— дип әйтелә (Эфеслеләргә 6:1).

     Факт: Әти-әниең сиңа күбрәк ирек бирерме, юкмы икәне синең хәзерге ирегеңне ничек кулланганыңнан тора.

 Нәрсә эшләп була?

  •   Үзеңә игътибар ит. Бәхәс купканы өчен әти-әниеңне генә гаепләр урынына, гаиләдә тынычлык саклар өчен, син үзең нәрсә эшли аласың? Джеффри исемле егет болай ди: «Бәхәс еш кына әти-әнинең әйткән сүзләре аркасында түгел, ә җавабыңны ничек итеп әйткәнең аркасында туа. Тыныч сөйләшү киеренкелекне йомшак кына хәл итәргә булыша».

     Изге Язмаларда болай диелә: «Һәркем белән тыныч-тату яшәр өчен көчегездән килгәнне эшләгез» (Римлыларга 12:18).

  •   Тыңла. «Минем өчен тыңлау иң авыры,— дип әйтә 17 яшьлек Саманта.— Әмма мин шуны аңладым: әти-әниең аларның сүзенә колак салганыңны күрсә, алар да синең әйткәнеңә колак салачак».

     Изге Язмаларда болай диелә: «Һәркем тыңларга әзер булсын, сөйләргә һәм ярсырга исә ашыкмасын» (Ягъкуб 1:19).

    Бәхәс — ялкын ул: аны игътибарсыз калдыру бәла китерә

  •   Үзегезне бер команда итеп исәплә. Бәхәс ул теннис уены шикелле. Әмма сетканың теге ягында әти-әниең түгел, ә проблема үзе булырга тиеш. Адам исемле егет болай ди: «Берәр бәхәс туганда әти-әни үз баласы турында кайгырта, бала исә — үзе турында. Димәк, алар бер максатка омтыла дип әйтеп була».

     Изге Язмаларда болай диелә: «Тынычлыкка... өлеш кертүче нәрсәләргә омтылыйк» (Римлыларга 14:19).

  •   Әти-әниеңне аңларга тырыш. Сара исемле яшүсмер кыз болай ди: «Мин әти-әнигә дә проблемалар белән көрәшергә туры килгәнен онытмаска тырышам, чөнки аларның авырлыклары безнекеннән ким түгел». Ә Карла исемле кыз болай дип өсти: «Мин үземне әти-әнием урынына куярга тырышам. Мин бала үстереп шундый ук хәлдә булган булсам, үземне ничек хис итәр идем? Балам өчен нәрсә яхшырак булыр иде?»

     Изге Язмаларда болай диелә: «Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Филипиялеләргә 2:4).

  •   Тыңлаучан бул. Моны Аллаһы таләп итә (Көләсәйлеләргә 3:20). Бу таләпне үтәсәң, үзеңә җиңел булачак. Карен исемле кыз болай ди: «Мин әти-әнием кушканны эшләгәндә, үзара киеренкелек тумый диярлек. Алар бит минем өчен күпне эшләгән, ә тыңлаучан булуым алар өчен эшли алган иң кечкенә нәрсә». Тыңлаучанлык — бәхәскә каршы иң яхшы чараларның берсе.

     Изге Язмаларда болай диелә: «Утын булмаса, учак сүнә» (Гыйбрәтле сүзләр 26:20).

 Киңәш. Синең өчен аралашу авыр булса, үз фикерләреңне берәр кәгазьгә яз я СМС аша язып җибәр. «Үземне начар хис иткәндә мин шулай эшлим дә,— дип әйтә Алиса исемле яшүсмер кыз.— Бу миңа үз фикерләремне кычкырмыйча гына белдерергә һәм соңыннан үкенерлек берәр нәрсә әйтмәскә булыша».