Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Мин никадәр җаваплы?

Мин никадәр җаваплы?

 Үз-үзеңне тикшер!

  •  Мин... һәрвакыт, һәрвакыт диярлек, кайвакыт, беркайчан

    •  намуслы

    •  ышанычлы

    •  пунктуаль

    •  эшчән

    •  пөхтә

    •  ярдәм итәргә әзер

    •  әдәпле

    •  ихтирамлы

    •  кайгыртучан

  •   Бу сыйфатларның кайсысы сиңа яхшырак туры килә?

     Алда да бу сыйфатны күрсәтергә тырыш (Филипиялеләргә 3:16).

  •   Нинди сыйфат өстеннән сиңа күбрәк эшләргә кирәк?

 Киләсе фикерләр сиңа яхшырырга булышачак.

 Җаваплы булу нәрсәне аңлата?

 Җаваплы кешеләр өйдә дә, мәктәптә дә һәм башка урында да үз вәгъдәләрен үти. Алар үз эшләре өчен җаваплы булуларын аңлый. Шуңа күрә алар хата кылса, үз хаталарын таный, гафу үтенә һәм хаталарны төзәтер өчен тиешле адымнар ясый.

  Изге Язмаларда: «Һәркем үз йөген үзе йөртәчәк»,— дип әйтелә (Гәләтиялеләргә 6:5).

 Ни өчен җаваплы булу мөһим?

  Җаваплы кеше үз сәләтләре белән акыллы куллана. Башкалар аны кадерли, аңа тагын да күбрәк иркенлек һәм төрле хөрмәтле вазифалар бирелә.

  Изге Язмаларда: «Үз эшенең остасы булган кешене күргәнең бармы? Андый кеше патшалар хозурында басып торыр»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 22:29).

  Җаваплы кеше — юмарт кеше, һәм ул, гадәттә, күп яхшы дусларга ия.

  Изге Язмаларда: «Бирегез һәм үзегезгә дә бирелер»,— дип әйтелә (Лүк 6:38).

  Җаваплы кеше канәгатьлек һәм урынлы горурлык хисе тоя. Ул үз-үзенә ышана.

  Изге Язмаларда: «Һәркем үз эшләрен сынасын, шул чакта ул үз эшләренә шатланачак»,— дип әйтелә (Гәләтиялеләргә 6:4).

 Җаваплы булыр өчен, миңа нәрсә эшләргә?

 Бу сорауга җавап табар өчен киләсе фикерләрне укып чык. Аларның кайсысы синең хисләреңне сурәтли?

 «Башкалар сиңа әти-әнисенең ризалыгы булмаса бер сәгатькә дә китә алмаган сабыйга караган кебек карасалар, бик авыр була!» (Керри)

 «Гадәттә, әти-әнием миңа үз дусларым белән бергә булырга рөхсәт итәләр иде» (Ричард)

 «Үз дусларыма карап һәм аларга күп нәрсә рөхсәт ителә икәнен күреп, мин һәрвакыт: „Менә сиңа мә! Ни өчен соң миңа моны эшләргә рөхсәт итмиләр?“ — дип уйлыйм» (Аня).

 «Гадәттә, әти-әнием миңа теләгән нәрсәләрне эшләргә рөхсәт итә. Мин аларга моның өчен бик рәхмәтле» (Марина).

 Нәтиҗә. Кайбер яшьләр башкаларга караганда күбрәк иреккә ия. Бу нәрсәдән тора?

 Хакыйкать. Сиңа никадәр ышаналар шулкадәр ирек бирәләр.

 Өстәрәк искә алынган ике яшьтәшеңнең сүзләрен карап чык.

 Ричард: «Башта әти-әнием миңа ирек бирергәме, юкмы дип шикләнә иде. Әмма мин аларның ышануларын акларга тырыштым, шуңа күрә хәзер алар миңа күбрәк ышана. Мин, кайда һәм кем белән барам икәнен әйтеп торам һәм аларны беркайчан да алдамыйм. Мин үз планнарым турында, алар әле сораганчы, беренче итеп аларга әйтәм».

 Марина: «Мин әти-әниемне ике тапкыр алдадым, һәм вакыт узу белән бу ике алдау ачыкланды. Шуннан бирле мин үземне әти-әнием белән һәрвакыт намуслы тотам. Мәсәлән, үз хәлләрем белән уртаклашам һәм өйдә булмаганда аларга шалтыратам. Хәзер алар миңа күбрәк ышана».

Синең өчен өйдәге эшләр я ял итү мөһимрәкме?

 Синең дә Ричард һәм Марина кебек яшисең киләме? Алайса үзеңне тикшереп чык:

ӨЙДӘ

  •   Син өйдәге эшләрне тырышып башкарасыңмы?

  •   Син өйгә һәрвакытта да үз вакытында кайтасыңмы?

  •   Син әти-әниеңә, абыйларыңа һәм апаларыңа хөрмәт күрсәтәсеңме?

 Сиңа нинди пунктка (андый булса) әле игътибар итәсе бар?

  Изге Язмаларда: «Ата-анагызны... тыңлап яшәгез»,— дип әйтелә (Эфеслеләргә 6:1).

МӘКТӘПТӘ

  •   Син дәресләрне үз вакытында әзерлисеңме?

  •   Билгеләреңне яхшыртыр өчен тырышлыклар куясыңмы?

  •   Син тырышлыклар һәм көч куеп укыйсыңмы?

 Сиңа нинди пунктка (андый булса) әле игътибар итәсе бар?

  Изге Язмаларда: «Зирәклек... яклау бирә»,— дип әйтелә (Вәгазьче 7:12). Яхшы белем алу сиңа зирәклекне үстерергә ярдәм итәр.

РЕПУТАЦИЯҢ

  •   Син әти-әтиең һәм башка кешеләр белән үзеңне намуслы тотасыңмы?

  •   Син акчаны акыллы тотасыңмы?

  •   Сине ышанычлы кеше дип беләләрме?

 Сиңа нинди пунктка (андый булса) әле игътибар итәсе бар?

 Изге Язмаларда: «Яңа шәхес булып киенегез»,— дип әйтелә (Эфеслеләргә 4:24). Син үз характерны һәм репутацияңне яхшырта аласың.

 Киңәш. Сиңа кайсы өлкәдә үзгәрергә кирәк? Моны билгелә. Бу өлкәдә уңышка ирешкән кешеләр белән сөйләш һәм алардан киңәш сора. Берәр сыйфатны үстерер өчен, билгеле адымнарны язып куй. Аннары ай дәвамында үз уңышларыңны күзәтеп бар. Көндәлек дәфтәренә үзең ирешә алган һәм ирешә алмаган нәрсәләр турында яз. Ай азагында нәтиҗә яса.