Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Ике төрле тормыш алып бармас өчен нәрсә эшләргә?

Ике төрле тормыш алып бармас өчен нәрсә эшләргә?

 Кайчак Йәһвәнең кайбер хезмәтчеләре Изге Язмалардагы нормалар буенча яшәүнең мәгънәсе бармы икән дип шикләнә башлый (Зәбур 73:2, 3). Кемдер хәтта җитди гөнаһ кыла һәм моны кардәшләреннән яшереп яши.

 Син дә ике төрле тормыш алып барасың икән һәм синең үзгәрергә теләгең булса, ул чакта бу мәкалә сиңа файда китерер.

Бу мәкаләдә

 Ике төрле тормыш алып баручы дип кемне атап була?

 Әгәр дә син Йәһвәгә хезмәт итмәгән яшьтәшләрең белән үзеңне алар кебек тотасың икән һәм шул ук вакыт кардәшләр арасында үзеңне Йәһвәнең тугры хезмәтчесе итеп күрсәтәсең икән, димәк, син ике төрле тормыш алып барасың. Син үзеңне бер кеше төркеме алдында бер төрле, ә икенче төркем алдында икенче төрле тотасың. Ике очракта да син нәрсәдер яшереп, әйтмичә каласың.

 «Ике төрле тормыш алып барганда, кешеләрдән һәрвакыт нәрсәдер яшерергә һәм аларны алдарга туры килә. Беркем дә синең чынлыкта нинди икәнлегеңне белми. Андый тормыш – икеләтә хыянәт итү ул» (Эрин).

 Син беләсеңме? Әгәр дә син, үзең генә калганда Йәһвә хупламаган эшләр кыласың икән, син дә яшерен, ике төрле тормыш алып барасың булып чыга.

 «14 яшемдә мин интернеттан әхлаксыз фотолар һәм видеолар карый башладым. Башкалар алдында мин үземне порнографияне нәфрәт иткәндәй тота идем, әмма чынлыкта бу алай түгел иде» (Нолан).

 Изге Язмалардагы принцип: «Берәү дә ике хуҗаның колы була алмый, чөнки я берсен нәфрәт итеп, икенчесен яратыр, я берсенә ябышып, икенчесен санга сукмас» (Маттай 6:24).

 Ике төрле тормыш алып барсам мин начар кеше булып чыгаммы?

 Андый нәтиҗә ясарга ашыкма. Әлбәттә, кайберәүләр белеп Изге Язмалардагы нормаларны кире кага. Әмма син дә шулай эшлисең дип әйтеп буламы? Яисә ике төрле тормыш алып баруыңның башка сәбәбе бармы? Бәлки:

  •   Син яшьтәшләреңнән аерылып торырга куркасыңдыр

  •   Сиңа сыйныфташларың белән аралашу, җыелыштагы кардәшләр белән аралашуга караганда, күбрәк ошыйдыр

  •   Син Аллаһының бар таләпләрен үти алмассың дип уйлыйсыңдыр

 «Яшьләр башкалар тарафыннан танылган булырга тели. Минемчә, нәкъ бу аларны Йәһвәгә хезмәт итмәгән яшьтәшләре белән тыгыз аралашырга һәм яшерен тормыш алып барырга этәрә» (Дэвид).

 Әлбәттә, өстә китерелгән сәбәпләр ике төрле тормыш алып баруны акламый. Ләкин бу сәбәпләр ни өчен хәтта яхшы кешеләр дә бу тозакка эләгергә мөмкин икәнен аңлата. Бу тозактан ничек котылырга?

 Ике төрле тормыш алып бармас өчен миңа нәрсә эшләргә?

  1.  1. Үзеңә читтән карап ал. Үзеңә сораулар бир: «Минем чыннан да андый кеше буласым киләме? Үзгәрмәсәм, бу нәрсәгә китерер?»

     Изге Язмалардагы принцип: «Алдын-артын уйлаучы, хәвеф-хәтәрне күрә... ә тәҗрибәсезләр, туп-туры барып, җәфа чигә» (Гыйбрәтле сүзләр 27:12).

  2.  2. Намуслы бул. Әти-әниең я рухи яктан җитлеккән дустың белән сөйләшеп ал. Алардан ярдәм сорасаң, алар моңа, һичшиксез, шат булыр. Дөрес эш итәргә теләгеңне күреп, алар синең белән горурланыр!

    Ике төрле тормыш алып бара башлагансың икән ярдәм сора

     «Мин барысын сөйләп бирергә булдым. Бу тормышымдагы иң авыр карарларның берсе булды. Әмма, моны эшләгәч, мин гаять зур җиңеллек сиздем» (Нолан).

     Изге Язмалардагы принцип: «Гөнаһларын яшерүче уңышлы булмас, әмма гөнаһларын танып, аларны калдырган кешегә шәфкать күрсәтелер» (Гыйбрәтле сүзләр 28:13).

  3.  3. Төзәтүне кабул итәргә әзер бул. Истә тот: син әти-әниеңне һәм имандашларыңны алдап яшәгәнсең икән, син аларның ышанычларын югалткансың. Нәтиҗәдә, әти-әниең яисә өлкәннәр сиңа җәза бирергә я сиңа кайбер яклардан чикләр куярга мөмкин. Моны хөрмәт белән кабул ит һәм бу вакыттан башлап үзеңне «һәр яктан намуслы тотарга» тәвәккәл бул (Еврейләргә 13:18).

     Изге Язмалардагы принцип: «Киңәшкә колак сал, тәрбияне кабул ит, һәм киләчәктә син зирәк булырсың» (Гыйбрәтле сүзләр 19:20).

  4.  4. Аллаһының үзеңне яратканына ышанычыңны үстер. Йәһвә безне ярата, шуңа күрә ул бар эшләребезне белә. Ике төрле тормыш алып бару аны бик күңелсезләндерә. Әмма ул сиңа карата ваемсыз түгел, шуңа ул сиңа үзгәрергә ярдәм итәргә тели (1 Петер 5:7).

     Изге Язмалардагы принцип: «Йәһвә, үзенең көч-куәтен күңелләре тулысынча үзенә тугры булганнар файдасына күрсәтер өчен, бөтен җир йөзен күздән кичерә» (2 Елъязма 16:9).