Марк 12:1—44

12  Шуннан соң Гайсә аларга мисаллар китереп сөйли башлады: «Бер кеше йөзем бакчасы утырткан,+ аны койма белән әйләндереп алган, йөзем изү өчен уеп чокыр ясаган, манара торгызган+ һәм йөзем үстерүчеләргә аны куллануга биреп, чит илгә киткән.+  Йөзем җыю вакыты җиткәч, ул йөзем үстерүчеләр янына бер хезмәтчене җибәргән һәм аңа алардан уңышның үз өлешен алырга кушкан.  Әмма алар аны тотып кыйнаганнар да буш кул белән кайтарып җибәргәннәр.  Шунда ул икенче хезмәтчене җибәргән, ләкин алар аның башын яралаганнар һәм аны хур иткәннәр.+  Шуннан соң ул тагын берсен җибәргән, һәм алар аны үтергәннәр. Ул күп кенә башка хезмәтчеләрен дә җибәреп караган: аларның кайберәүләрен кыйнаганнар, ә кайберәүләрен үтергәннәр.  Аның тагын яраткан улы булган.+ Ахырда ул: „Улымны хөрмәт итәрләр“,— дип, аны да җибәргән.  Ләкин йөзем үстерүчеләр үзара: „Бу мирасчы.+ Әйдәгез, аны үтерик, шунда мирас безнеке булыр“,— диешкәннәр.  Шунда алар аны тотып үтергәннәр дә йөзем бакчасыннан чыгарып ташлаганнар.+  Йөзем бакчасының хуҗасы нәрсә эшләр? Ул, килеп, теге йөзем үстерүчеләрне үтерәчәк, ә йөзем бакчасын башкаларга тапшырачак.+ 10  Әллә Язмадагы: „Төзүчеләр кире каккан таш иң мөһим почмак ташы булып китте.+ 11  Моны Йәһвә башкарды, һәм без моны гаҗәеп нәрсә дип саныйбыз“+,— дигән сүзләрне укыганыгыз юкмы?» 12  Дини җитәкчеләр Гайсәнең бу мисалны аларны күздә тотып китергәнен аңлады. Аларның аны кулга аласы килсә дә, алар аны калдырып китте, чөнки халыктан курка иделәр.+ 13  Аннан соң алар аның янына, ул бәйләнерлек берәр сүз әйтмәсме дип, фарисейларның һәм Һиру́д тарафдарларының кайберләрен җибәрде.+ 14  Тегеләре, килеп, болай диделәр: «Остаз, без синең һәрвакыт хак сүз сөйләгәнеңне һәм башкалар алдында ялагайланмаганыңны беләбез. Чөнки син кешенең дәрәҗәсенә карап тормыйсың, әмма Аллаһы юлына хакыйкать буенча өйрәтәсең. Әйтче, кайсарга салым түләү дөресме яки юкмы? 15  Безгә түләргәме я түләмәскәме?» Аларның икейөзлелеген күреп, Гайсә: «Сез нигә мине сыныйсыз? Миңа бер динар китерегез»,— диде. 16  Алар китергәч, ул алардан: «Монда кем күрсәтелгән һәм кемнең исеме язылган?» — дип сорады. «Кайсарныкы»+,— диделәр алар. 17  Шунда Гайсә: «Кайсарныкын — кайсарга,+ ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез»,— диде.+ Һәм алар аңа таң калдылар. 18  Аннан соң аның янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлар килде.+ Алар мондый сорау бирде:+ 19  «Остаз, Муса безгә, берәрсе бала калдырмыйча үлсә, энесе аның хатынына өйләнеп, шул абыйсына нәсел булдырырга тиеш, дип язган.+ 20  Җиде бертуган бар иде. Аларның беренчесе өйләнде, әмма нәсел калдырмыйча үлеп китте. 21  Аның хатынына икенчесе өйләнде, ләкин ул да нәсел булдырмыйча үлде. Өченчесе белән дә нәкъ шулай булды. 22  Шулай итеп җидесенең берсе дә нәсел калдырмады. Ахырда хатын да үлеп китте. 23  Үлеләр терелгәч, ул кайсысының хатыны булачак? Җидесе дә аңа өйләнгән иде бит». 24  Гайсә аларга болай диде: «Сез ялгышасыз, чөнки Язмаларны да, Аллаһының кодрәтен дә белмисез.+ 25  Үледән терелүчеләр өйләнмәячәк тә, кияүгә дә чыкмаячак, ә күктәге фәрештәләр шикелле булачак.+ 26  Ә терелү турында әйткәндә, әллә янып торган куак турында Муса китабыннан укымадыгызмы? Анда Аллаһы Мусага: „Мин — Ибраһим Аллаһысы, һәм Исхак Аллаһысы, һәм Ягъкуб Аллаһысы“+,— дигән. 27  Ул — үлеләрнең түгел, ә тереләрнең Аллаһысы. Сез бик нык ялгышасыз».+ 28  Бер канунчы аларның бәхәсләшкәннәрен ишетеп торды һәм, Гайсәнең аларга яхшы җавап бирүен күреп: «Әмерләрнең кайсысы иң мөһиме?» — дип сорады.+ 29  Гайсә болай дип җавап бирде: «Иң мөһиме мондый: „Тыңла, Исраи́л, безнең Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә, 30  Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен акылың һәм бөтен кодрәтең белән ярат“.+ 31  Икенчесе исә: „Якыныңны үзеңне яраткандай ярат“.+ Бу ике әмердән мөһимрәк әмер юк». 32  Канунчы аңа болай диде: «Остаз, син нәкъ хакыйкать буенча, дөрес әйттең: „Ул — бердәнбер, һәм бүтән Аллаһы юк“,+ 33  һәм аны бөтен йөрәгең, бөтен акылың,* бөтен кодрәтең белән ярату, шулай ук якыныңны үзеңне яраткандай ярату тулаем яндыру корбаннарыннан да, башка төрле корбаннардан да мөһимрәк».+ 34  Шунда Гайсә аның акыллы җавап биргәнен күреп: «Син Аллаһы Патшалыгыннан ерак түгел»,— диде. Һәм инде беркем дә аңардан сораштырырга батырчылык итмәде.+ 35  Гайсә гыйбадәтханәдә өйрәтүен дәвам итеп, болай диде: «Ни өчен канунчылар Мәсих — ул Давыт улы дип әйтә?+ 36  Давыт үзе изге рух+ ярдәмендә болай дип әйткән бит: „Йәһвә минем Хуҗама: „Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы, утыр минем уң ягымда“+,— дигән“. 37  Давыт үзе аны „Хуҗам“ дип атый. Алайса, ничек соң ул аның улы була ала?»+ Һәм бик күп кеше аны рәхәтләнеп тыңлады. 38  Ул өйрәтүен дәвам итеп болай диде: «Озын киемнәр киеп йөрергә, базар мәйданнарында үзләрен сәламләүләрен яратучы канунчылардан сакланыгыз.+ 39  Алар синагогаларда алгы урыннарны, кичке мәҗлесләрдә иң хөрмәтле урыннарны яраталар,+ 40  тол хатыннарның йортларын* талыйлар һәм кешеләр күрсен дип,* озак итеп дога кылалар. Алар тагы да катырак җәза алачак». 41  Гайсә иганә савытларын+ күрерлек итеп утырды да халыкның шул савытларга акча салуын күзәтә башлады. Күп кенә бай кеше шактый акча сала иде.+ 42  Шунда бер ярлы тол хатын килеп, ике вак акча салды.+ 43  Гайсә үз шәкертләрен чакырып болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: бу ярлы тол хатын иганә савытына акча салучыларның барысына караганда да күбрәк салды.+ 44  Чөнки барысы да артып калганын, ә ул ярлы булса да, бар акчасын, бар булганын салды».+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «төшенүчәнлегең».
Яки «милкен».
Яки «акланыр өчен».

Искәрмәләр

мисаллар: Яки «гыйбрәтле хикәяләр». Грек сүзе параболе́ сүзгә-сүз «янына (бергә) кую» дигәнне аңлата һәм гыйбрәтле хикәя, гыйбрәтле сүз я мисал рәвешендә булырга мөмкин. Гайсә еш кына берәр нәрсәне «аның янына куеп», ягъни аны икенче охшаш нәрсә белән чагыштырып аңлаткан (Мк 4:30). Аның мисаллары кыска һәм гадәттә уйлап чыгарылган булган; алар әхлакый һәм рухи үгет-нәсыйхәт үз эченә алган.

манара: Ул йөзем бакчаларын караклардан һәм хайваннардан саклау өчен кулланылган. Аннан тирә-як яхшы күренгән (Иш 5:2).

куллануга биреп: Бу беренче гасырдагы Исраилдә гадәти хәл булган. Шушы мисалда йөзем бакчасының хуҗасы, яхшы уңыш алыр өчен, бар кирәклесен әзерләгән.

мисаллар: Мт 13:3 кә аңлатманы кара.

манара: Мт 21:33 кә аңлатманы кара.

куллануга биреп: Мт 21:33 кә аңлатманы кара.

Язмадагы: Графе́ дигән грек сүзе берлек формасында монда Изге Язмаларның аерым бер өзегенә, Зб 118:22, 23 кә карый.

иң мөһим почмак ташы: Мт 21:42 гә аңлатманы кара.

иң мөһим почмак ташы: Яки «төп таш». Зб 118:22 дәге еврей сүзтезмәсе һәм монда кулланылган грек сүзтезмәсе сүзгә-сүз «почмак башы» дигәнне аңлата. Аны төрлечә аңлап булса да, ул, күрәсең, ике стена бергә нык торсын өчен, алар тоташкан урында өстә урнаштырылган ташны белдерә. Гайсә бу пәйгамбәрлекне өземтә итеп китергән һәм аны, үзен «иң мөһим почмак ташы» дип атап, үзенә кулланган. Берәр бинаның иң өске ташы күренгән кебек, Гайсә Мәсих тә майланганнардан торган мәсихче җыелышның — рухи гыйбадәтханәнең — баш ташы булып тора.

Йәһвә: Зб 118:22, 23 тән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефеннән торган исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)

Һируд тарафдарларының: Сүзлекне кара.

кайсарга: Яки «императорга». Гайсә җирдә хезмәт иткәндә, Рим императоры — Тиберий булган. Ләкин «кайсар» сүзе идарә итүче императорны гына түгел, ә Рим дәүләте хакимиятен һәм аның законлы вәкилләрен дә аңлатырга мөмкин. Аларны Паул «өстен торучы хакимлек», ә Петер «патша» һәм аның «идарәчеләре» дип атаган. (Рм 13:1—7; 1Пт 2:13—17; Тит 3:1; сүзлекне кара.)

салым: Бу еллык салым, бәлки, бер динарга, ягъни бер көнлек эш хакына тиң булган. Римлылар аны халык исәбе алу буенча исемлеккә кертелгән бар кешеләрдән түләткән (Лк 2:1—3).

кайсарга: Мт 22:17 гә аңлатманы кара.

салым: Мт 22:17 гә аңлатманы кара.

динар: Кайсарның сурәте төшерелгән римлыларның бу көмеш тәңкәсе римлылар яһүдләрдән җыйган еллык «салымны» тәшкил иткән (Мк 12:14). Гайсә көннәрендә авыл хуҗалыгы эшчесенә 12 сәгать эшләгәне өчен бер динар түләгәннәр. Һәм Мәсихче Грек Язмаларында еш кына динар акча берәмлекләренең кыйммәтен күрсәтү өчен кулланылган (Мт 20:2; Мк 6:37; 14:5; Ач 6:6). Исраилдә төрле бакыр һәм көмеш тәңкәләр, шул исәптән Тирда сугылган көмеш тәңкәләр, кулланышта булган; соңгылары гыйбадәтханә хакына салым түләр өчен кулланылган. Әмма римлылар җыйган салымны түләр өчен, кешеләр, күрәсең, кайсарның сурәте төшерелгән көмеш динарны кулланган. (Сүзлекне һәм Ә14 кушымт. кара.)

күрсәтелгән һәм... исеме язылган: Мт 22:20 гә аңлатманы кара.

күрсәтелгән һәм... исеме язылган: Ул вакытта киң кулланылган динарның алгы ягында лавр веногы кидерелгән Рим императоры Тиберийның башы сурәтләнгән һәм латинча «Илаһи Августның улы Кайсар Тиберий Август» дип язылган булган. Тиберий б. э. 14—37 елларында идарә иткән. (Шулай ук Ә14 кушымт. да кара.)

Кайсарныкын — кайсарга: Монда һәм параллель урыннарда Мт 22:21 һәм Лк 20:25 тә язылган җавабында гына Гайсә Рим императорын искә ала. «Кайсарныкын» бирү Рим хакимияте башкарган хезмәт өчен түләүне һәм шулай ук андый хакимияткә күрсәтелергә тиеш хөрмәт белән чагыштырмача буйсынуны үз эченә ала (Рм 13:1—7).

Аллаһыныкын Аллаһыга: Мт 22:21 гә аңлатманы кара.

бирегез: Мт 22:21 гә аңлатманы кара.

бирегез: Сүзгә-сүз «кайтарыгыз». Тәңкәләр кайсар боеруы буенча сугылган булган. Шуңа күрә аның бу тәңкәләрнең ниндидер өлешен кайтаруны таләп итәргә хокукы булган. Ләкин кайсарның кешедән тормышын үзенә багышлауны таләп итәргә хокукы булмаган. Аллаһы кешеләргә «тормыш, сулыш һәм барлык нәрсәне биргән» (Рс 17:25). Шунлыктан кеше үз тормышын һәм җан-тән белән бирелгәнлеген Аллаһыга гына «кайтара» ала; Аллаһының гына җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итәргә хакы бар.

Аллаһыныкын Аллаһыга: Бу кешенең Аллаһыга ихлас күңелдән гыйбадәт кылуын, аны бөтен җаны белән яратуын һәм аңа тулы, тугры буйсынуын үз эченә ала (Мт 4:10; 22:37, 38; Рс 5:29; Рм 14:8).

үлеләрнең терелүен: Монда кулланылган грек сүзе ана́стасис сүзгә-сүз «күтәрелү; тору» дигәнне аңлата. Бу сүз Мәсихче Грек Язмаларында якынча 40 тапкыр үлеләрнең терелтелүенә карата кулланыла (Мт 22:23, 31; Рс 4:2; 24:15; 1Кр 15:12, 13). Септуагинтада Иш 26:19 да ана́стасис сүзенең фигыль формасы кулланыла; ул «Синең үлеләрең яшәр» сүзтезмәсендә «яшәргә» дигән еврей фигылен күрсәтә. (Сүзлекне кара.)

саддукейлар: Марк хәбәрендә саддукейлар монда гына искә алына. (Сүзлекне кара.) Бу исем (грекча саддука́йос), күрәсең, Садыйк (Септуагинтада еш кына Садду́к дип языла) исеме белән бәйле. Садыйк Сөләйман көннәрендә баш рухани итеп куелган булган һәм аның токымнары, күрәсең, гасырлар буе руханилар булып хезмәт иткән (1Пат 2:35).

энесе: Мт 22:24 кә аңлатманы кара.

энесе: Изге Язмаларда үлгән кешенең олыракмы яки кечерәкме икәне төгәл әйтелмәгән.

Аның хатынына икенчесе өйләнде: Борынгы еврейләрдә әгәр ир-ат угылсыз үлсә, аның бертуганы аның тол хатынына өйләнергә тиеш булган, һәм шулай итеп үлгән ир-атка, шәҗәрә җебе дәвам ителсен өчен, нәсел булдырылыр иде (Яр 38:8). Соңрак Муса Канунына кертелгән бу төзелеш левират никахы буларак билгеле булган (Кн 25:5, 6). Саддукейларның шушы шигырьдәге сүзләреннән күренгәнчә, Гайсә көннәрендә левират никахы гамәлдә булган. Канун буенча, туганнар андый никахка керүдән баш тарта алган, ләкин берәр ир-ат «үз бертуганының нәсел җебен дәвам итәргә теләмәсә», ул үзен хур иткән (Кн 25:7—10; Рт 4:7, 8).

Язмаларны: Еш кына Аллаһы тарафыннан рухландырылган бөтен Еврей Язмаларын күрсәтер өчен кулланыла.

Язмаларны: Мт 22:29 га аңлатманы кара.

ә тереләрнең: Лк 20:38 дә язылган параллель хәбәр буенча, Гайсә мондый сүзләр өсти: «Чөнки аның өчен [яки «аның карашыннан»] барысы да тере». Изге Язмалар күрсәткәнчә, Аллаһыдан читләшкән тере кешеләр аның карашыннан үлеләр (Эф 2:1; 1Тм 5:6). Ә Аллаһының хупланган хезмәтчеләре үлсә дә, Йәһвәнең карашыннан әле дә тере, чөнки аның нияте, аларны үледән терелтү нияте, һичшиксез, үтәләчәк (Рм 4:16, 17).

Муса китабыннан: Саддукейлар Муса язмаларын гына Аллаһы тарафыннан рухландырылган итеп кабул иткән. Алар Гайсәнең үледән терелтелү турындагы тәгълиматын кире каккан, чөнки Тәүратта андый тәгълиматка нигез юк дип санаган. Гайсә үлеләрнең тереләчәген күрсәтер өчен күп кенә өзекләр, мәсәлән, Иш 26:19, Дн 12:13 һәм Һш 13:14 не китерә алган. Ләкин Гайсә, саддукейларның нинди язмаларны таныганын белгәнгә, бу тәгълиматны Йәһвәнең Мусага әйткән сүзләрен китереп, дәлилләгән (Чг 3:2, 6).

Аллаһы Мусага... дигән: Монда Гайсә Муса белән Йәһвә арасында якынча б. э. к. 1514 елда булган сөйләшү турында әйтә (Чг 3:2, 6). Ул вакытта Ибраһим инде 329 ел, Исхак 224 ел, ә Ягъкуб 197 ел үле булган. Шулай да Йәһвә: «Мин аларның Аллаһысы идем»,— дип түгел, ә: «Мин аларның Аллаһысы»,— дип әйтә. (Мк 12:27 гә аңлатманы кара.)

ә тереләрнең: Лк 20:38 дә язылган параллель хәбәр буенча, Гайсә мондый сүзләр өсти: «Чөнки аның өчен [яки «аның карашыннан»] барысы да тере». Изге Язмалар күрсәткәнчә, Аллаһыдан читләшкән тере кешеләр аның карашыннан үлеләр (Эф 2:1; 1Тм 5:6). Ә Аллаһының хупланган хезмәтчеләре үлсә дә, Йәһвәнең карашыннан әле дә тере, чөнки аның нияте, аларны үледән терелтү нияте, һичшиксез, үтәләчәк (Рм 4:16, 17).

Тыңла, Исраил: Кн 6:4, 5 тән китерелгән бу өземтә Маттай һәм Лүктәге параллель хәбәрләрдәге өземтәләрдән зуррак. Ул Канунның «Шма» дип атала башлаган өлешенең кереш сүзләрен үз эченә алган. Кн 6:4—9; 11:13—21 дә язылган бу өлеш асылда яһүдләрнең иман догасына тиң. «Шма» дигән исем еврей телендәге Кн 6:4 нең шема́ (мәгънәсе «Тыңла!; Ишет!») дигән беренче сүзеннән алынган.

безнең Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә: Яки «Йәһвә безнең Аллаһыбыз; Йәһвә бердәнбер» я «Йәһвә безнең Аллаһыбыз; бер Йәһвә бар». Монда өземтә итеп китерелгән Кн 6:4 тә еврей телендә «бердәнбер» сүзе билгеле бер затның я нәрсәнең уникаль, тиңдәшсез я бер генә булуын аңлатырга мөмкин. Йәһвә бер генә хак Аллаһы; бер ялган илаһны да аның белән чагыштырып булмый (2Иш 7:22; Зб 96:5; Иш 2:18—20). Канун китабында Муса исраиллеләрнең Йәһвәгә генә гыйбадәт кылырга тиеш булуларын исләренә төшергән. Алар төрле илаһлар белән алиһәләргә табынган тирә-яктагы халыкларга иярергә тиеш булмаган. Шушы ялган илаһларның кайберләре билгеле бер табигать көчләре белән идарә итә дип ышанганнар. Бүтәннәрен исә аерым бер илаһның гәүдәләнешләре дип санаганнар. «Бердәнбер» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе шулай ук бердәм булуны һәм максат белән эшнең бер-берсенә туры килүен белдерә. Йәһвә Аллаһы үз ниятендә һәм эшләрендә үзгәрүчән һәм эзлексез түгел. Киресенчә, ул һәрвакыт тугры, эзлекле, ышанычлы һәм хак. Мк 12:28—34 тә китерелгән әңгәмә бар өч синоптик Яхшы хәбәрләрдә очрый, әмма Марк кына «Тыңла, Исраил, безнең Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә» дигән кереш сүзләрне керткән. Йәһвәнең бердәнбер булуы турындагы бу сүзләрдән соң Аллаһыны яратырга дигән әмер бара. Бу Аллаһыга гыйбадәт кылучыларның аңа карата яратуы шулай ук бүленмәгән булырга тиешлеген күрсәтә.

Йәһвә... Йәһвә: Кн 6:4 тән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефеннән торган исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә ике тапкыр очрый. (Б кушымт. кара.)

Йәһвәне: Кн 6:5 тән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефеннән торган исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)

йөрәгең: Бу төшенчә, символик мәгънәдә кулланылганда, кешенең тулаем эчке дөньясына кагыла. Әмма ул «җан» һәм «акыл» белән бергә искә алынганда, ул, күрәсең, таррак мәгънә йөртә һәм башлыча кешенең теләкләрен һәм хис-тойгыларын аңлата. Монда кулланылган дүрт сүз (йөрәк, җан, акыл һәм кодрәт) бер-берсеннән мәгънәләре буенча тулысынча аерылып торган сүзләр түгел. Аларның кайбер уртак яклары бар, һәм алар, бергә кулланылганда, Аллаһыны тулысынча бирелеп яратырга кирәк икәнен бик яхшы ассызыклый. (Шушы шигырьдәге акылың һәм кодрәтең сүзләренә аңлатмаларны кара.)

җаның: Мт 22:37 гә аңлатманы кара.

акылың: Ягъни фикерләү сәләтләре. Кеше, Аллаһы турында белем алыр өчен һәм аны яратуда үсәр өчен, үзенең акыл сәләтләрен кулланырга тиеш (Ях 17:3; Рм 12:1). Монда Кн 6:5 тән өземтә китерелгән. Кн 6:5 тә еврей телендәге төп нөсхәдә өч төшенчә: йөрәк, җан һәм кодрәт кулланыла. Әмма Маркның грек телендә язылган хәбәрендә дүрт төшенчә: йөрәк, җан, акыл һәм кодрәт искә алына. Төрле төшенчәләрнең кулланылуына берничә сәбәп булырга мөмкин. «Акыл» сүзе еврей телендәге төшенчәләрнең уртак мәгънәсен тулыландырыр өчен өстәлгәндер. Борынгы еврей телендә «акыл» төшенчәсе өчен махсус сүз булмаса да, бу төшенчәне еш кына «йөрәк» сүзе үз эченә алган. «Йөрәк» төшенчәсе, символик мәгънәдә кулланылганда, бөтен эчке кешене, шул исәптән кешенең фикерләвен, хисләрен, карашларын һәм мотивларын күрсәтә. (Кн 29:4; Зб 26:2; 64:6; шушы шигырьдәге йөрәгең сүзенә аңлатманы кара.) Шуңа күрә еврей текстында «йөрәк» сүзе торганда, грек Септуагинтасында еш кына «акыл» дигәнне аңлаткан грек сүзе кулланыла (Яр 8:21; 17:17; Гс 2:10; Иш 14:13). Маркның акыл сүзен куллануы шуны да күрсәтәдер: «кодрәт» сүзе өчен еврей төшенчәсе һәм «акыл» сүзе өчен грек төшенчәсе ниндидер уртак мәгънәгә ия. («Кодрәт» сүзе түгел, ә «акыл» сүзе кулланылган Мт 22:37 дәге өзек белән чагыштыр.) Төшенчәләрнең уртак мәгънәгә ия булуы канунчының үз җавабында ни өчен «төшенүчәнлек» сүзен кулланганын аңларга ярдәм итәргә мөмкин (Мк 12:33, иск.). Бу шулай ук Яхшы хәбәр язучыларның, Кн 6:5 тән өзек китергәндә, ни өчен шул ук сүзләрне кулланмаганын аңларга булыша. (Шушы шигырьдәге кодрәтең сүзенә аңлатманы һәм Мт 22:37; Лк 10:27 гә аңлатмаларны кара.)

кодрәтең: Акылың сүзенә аңлатмада искә алынганча, Кн 6:5 тән алынган бу өземтәдә еврей телендәге төп нөсхәдә өч төшенчә: йөрәк, җан һәм кодрәт кулланыла. «Кодрәт» дип бирелгән еврей сүзе физик кодрәтне һәм акыл я фикерләү сәләтен үз эченә ала алган. Бу, Мәсихче Грек Язмаларында шушы шигырь өзек итеп китерелгәндә, ни өчен «акыл» сүзенең өстәлгәненә тагын бер сәбәптер. Бу шулай ук ни өчен шул ук өзек китерелгәндә, Мт 22:37 дә «акыл» сүзе кулланыла, ә «кодрәт» сүзе кулланылмый икәнен аңлатырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, канунчы (Лүкнең грек телендә язылган хәбәрендә [10:27]), еврей телендәге шул ук өземтәне китергәндә, дүрт төшенчәне: йөрәк, җан, кодрәт һәм акылны искә ала. Шуның белән ул, күрәсең, шуны күрсәтә: Гайсә көннәрендә ул өземтәдәге өч еврей сүзе бөтен дүрт грек төшенчәсен үз эченә алган дип саналган.

йөрәгең... җаның... кодрәтең... акылың: Канунны яхшы белүче кеше монда Кн 6:5 не өземтә итеп китергән. Еврей телендәге төп нөсхәдә шул шигырьдә өч төшенчә кулланыла: йөрәк, җан һәм кодрәт. Әмма грек телендә язылган Лүк хәбәре буенча, бу кеше дүрт төшенчәне: йөрәк, җан, кодрәт һәм акылны искә ала. Аның җавабы, күрәсең, шуны күрсәтә: Гайсә көннәрендә төп нөсхәдәге өч еврей сүзе бөтен дүрт грек төшенчәсен үз эченә алган дип саналган. (Күбрәк нечкәлекләрне белер өчен, Мк 12:30 га аңлатманы кара.)

акылың: Ягъни фикерләү сәләтләре. Кеше Аллаһы турында белем алыр өчен һәм аны яратуда үсәр өчен үзенең акыл сәләтләрен кулланырга тиеш (Ях 17:3; Рм 12:1). Монда Кн 6:5 тән өземтә китерелгән. Кн 6:5 тә еврей телендәге төп нөсхәдә өч төшенчә: йөрәк, җан һәм кодрәт кулланыла. Әмма грек телендәге Маттайның хәбәрендә «кодрәт» төшенчәсе урынына «акыл» төшенчәсе куелган. Төрле төшенчәләрнең кулланылуына берничә сәбәп булырга мөмкин. Беренчедән, борынгы еврей телендә «акыл» төшенчәсе өчен махсус сүз булмаса да, бу төшенчәне еш кына «йөрәк» дигәнне аңлаткан еврей сүзе үз эченә алган. «Йөрәк» төшенчәсе, символик мәгънәдә кулланылганда, бөтен эчке кешене, шул исәптән кешенең фикерләвен, хисләрен, карашларын һәм мотивларын күрсәтә. (Кн 29:4; Зб 26:2; 64:6; шушы шигырьдәге йөрәк сүзенә аңлатманы кара.) Шуңа күрә еврей текстында «йөрәк» сүзе торганда, грек Септуагинтасында еш кына «акыл» дигәнне аңлаткан грек сүзе кулланыла (Яр 8:21; 17:17; Гс 2:10; Иш 14:13). Икенчедән, «кодрәт» дип бирелгән еврей сүзе физик кодрәтне һәм акыл я фикерләү сәләтен үз эченә ала алган, шуңа күрә Маттай Кн 6:5 не өзек итеп китергәндә, «кодрәт» сүзе урынына «акыл» дигәнне аңлаткан грек сүзен куллангандыр. Ничек кенә булмасын, еврей һәм грек сүзләренең мәгънәләре буенча өлешчә туры килүе Яхшы хәбәр язучыларның, Канун китабыннан өзек китергәндә, ни өчен шул ук сүзләрне кулланмаганын аңларга ярдәм итәргә мөмкин. (Мк 12:30; Лк 10:27 гә аңлатмаларны кара.)

җаның: Яки «бөтен барлыгың». (Сүзлекне кара.)

Якыныңны: Монда «якының» (сүзгә-сүз «якындагы берәү») дип тәрҗемә ителгән грек сүзенең мәгънәсе күршедә яшәүче кешеләрне белдерү белән генә чикләнмәскә мөмкин. Ул сүз берәр кеше белән ниндидер мөнәсәбәттә булган һәркемне аңлатырга мөмкин. (Лк 10:29—37; Рм 13:8—10; Мт 5:43 кә аңлатманы кара.)

Икенчесе: Мк 12:29, 30 да Гайсәнең канунчы биргән сорауга туры җавабы китерелә. Ләкин Гайсә моның белән генә чикләнми, ә икенче әмерне дә өземтә итеп китерә (Лв 19:18). Ул «шушы ике әмернең» үзара тыгыз бәйле һәм аларга бөтен Канун белән пәйгамбәрләрнең сүзләре нигезләнгән икәненә басым ясый (Мт 22:40).

Якыныңны: Мт 22:39 га аңлатманы кара.

тулаем яндыру корбаннардан: Грек сүзе холока́утома («тулаем» дигәнне аңлаткан хо́лос һәм «яндыру» дигәнне аңлаткан ка́йо сүзләреннән килеп чыккан) Мәсихче Грек Язмаларында өч мәртәбә генә: монда һәм Ев 10:6, 8 дә очрый. Бу төшенчә Септуагинтада утта тулысынча яндырылган корбаннарны аңлаткан еврей сүзен тәрҗемә итәр өчен кулланылган. Андый корбаннарның бер өлешен дә гыйбадәт кылучылар ашамаган, ә аны тулысынча Аллаһыга корбанга китергән. Бу грек сүзе Септуагинтада 1Иш 15:22 һәм Һш 6:6 да очрый, һәм канунчы, Гайсә белән сөйләшкәндә, бу шигырьләрне күздә тоткандыр (Мк 12:32). Образлы «яндыру корбаны» буларак, Гайсә үзен тулаем, тулысынча биргән.

Йәһвә: Зб 110:1 дән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефеннән торган исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)

базар мәйданнарында: Мт 23:7 гә аңлатманы кара.

базар мәйданнарында: Яки «җыелу урыннарында». Монда кулланылган грек сүзе агора́ сату-алу үзәге һәм халык җыелу урыны булып хезмәт иткән ачык урынны күрсәтә. Андый урыннар борынгы Якын Көнчыгыштагы, грек һәм Рим дөньясындагы зур һәм кечкенә шәһәрләрдә булган.

алгы урыннарны: Яки «иң яхшы урыннарны». Күрәсең, синагога башлыклары һәм югары дәрәҗәле кунаклар Язмалар төргәкләре янында утырган; аларны бөтен җыелыш күреп торган. Бу хөрмәтле урыннар андый күренекле кешеләр өчен билгеләнгән булгандыр.

алгы урыннарны: Мт 23:6 га аңлатманы кара.

иганә савытларын: Яһүдләрнең борынгы чыганаклары буенча, бу иганә тартмалары тек куелган торба яки мөгез быргы формасына охшаш булган, һәм, күрәсең, аларның өске өлешендә кечкенә тишек булган. Кешеләр аларга төрле иганәләр салган. Монда кулланылган грек сүзе Ях 8:20 дә дә очрый; ул «иганә савытлары торган урын» дип тәрҗемә ителгән. Бу урын, күрәсең, Хатын-кызлар ишегалды дип аталган өлкәдә булган. (Мт 27:6 га аңлатманы һәм Ә11 кушымт. кара.) Раввиннарның чыганаклары буенча, бу ишегалды стеналары буйлап 13 иганә савыты торган. Гыйбадәтханәдә шулай ук төп хәзинә дә булган дип санала; бар иганә савытларыннан акча шунда китерелгән.

акча: Сүзгә-сүз «бакыр», ягъни бакыр акча яки бакыр тәңкәләр. Шулай да бу грек сүзе бөтен акчаны күрсәтер өчен гомуми төшенчә буларак та кулланылган. (Ә14 кушымт. кара.)

изге хәзинәгә: Бу төшенчә гыйбадәтханәнең бер өлешен — Ях 8:20 дә «иганә савытлары торган урын» дип аталган өлешен аңлатырга мөмкин; ул, күрәсең, Хатын-кызлар ишегалды дип аталган урында урнашкан булган, һәм анда 13 иганә савыты торган. (Ә11 кушымт. кара.) Гыйбадәтханәдә шулай ук төп хәзинә дә булган дип санала; бар иганә савытларыннан акча шунда китерелгән.

ике вак акча: Сүзгә-сүз «кодрантны тәшкил итүче ике лепта». «Лепта» — лепто́н дигән грек сүзенең күплек формасы; ул кечкенә һәм нәзек нәрсәне аңлата. Бер лепта динарның 1/128 енә тиң тәңкә булган һәм, күрәсең, Исраилдә кулланылган иң вак бакыр я бронза тәңкә булган. Грек сүзе кодра́нтес (квадранс дигән латин сүзеннән барлыкка килгән) римлыларның бер бакыр я бронза тәңкәсен аңлата; ул динарның 1/64 енә тиң булган. Марк монда Рим акчасын кулланып, яһүдләр киң кулланган тәңкәләрнең кыйммәтен аңлата. (Сүзлектән «Лепта» һәм Ә14 кушымт. кара.)

Медиаматериал

Йөзем изгеч
Йөзем изгеч

Исраилдә йөземне, аның төренә һәм җирле климат шартларына карап, август һәм сентябрь айларында җыйганнар. Аны гадәттә известьташ чаннарга я кыяда уеп ясалган изгечләргә салганнар. Йөземне гадәттә ир-атлар, җырлар җырлап, яланаяк изгәннәр (Иш 16:10; Ир 25:30; 48:33).

1. Яңа җыелган йөзем

2. Йөзем изгеч

3. Канау

4. Йөзем суы җыела торган савыт

5. Балчыктан ясалган шәраб чүлмәкләре

Кайсар Тиберий
Кайсар Тиберий

Тиберий б. э. к. 42 елда туган булган. Б. э. 14 елында ул Римның икенче императоры булып киткән. Тиберий б. э. 37 елының март аенда үлгән. Ул Гайсәнең җирдә хезмәт итүе вакытында император булган, шуңа күрә Гайсә салым түләнә торган акчага карата: «Кайсарныкын — кайсарга... бирегез»,— дигәндә, Тиберий идарә итүче кайсар булган (Мк 12:14—17; Мт 22:17—21; Лк 20:22—25).

Базар мәйданы
Базар мәйданы

Монда күрсәтелгәнчә, кайбер базарлар юл буйлап урнашкан булган. Сатучылар урамда еш кына шулкадәр күп товарлар куйган, хәтта андагы хәрәкәткә комачаулаган. Җирле кешеләр анда өй әйберләре, чүлмәкләр, кыйммәтле пыяла савытлар, шулай ук азык-төлек сатып ала алган. Суыткычлар булмаганга, кешеләргә һәр көн базарга барып, ашамлыклар сатып алырга кирәк булган. Монда сатып алучыларга сатучылардан я башкалардан яңалыклар белергә, балаларга уйнарга һәм эшсез кешеләргә үзләрен яллауларын көтәргә мөмкинлек булган. Базар мәйданында Гайсә авыруларны савыктырган, ә Паул вәгазьләгән (Рс 17:17). Ә тәкәббер канунчылар һәм фарисейлар халык булган андый урыннарда үзләрен күрүләрен һәм сәламләүләрен яраткан.

Синагогадагы алгы урыннар
Синагогадагы алгы урыннар

Бу видеороликта күрсәтелгән синагога өлешчә Гамладагы беренче гасыр синагогасының калдыкларына нигезләнеп ясалган. Гамла шәһәре Гәлиләя диңгезенең төньяк-көнчыгышына таба якынча 10 км ераклыкта урнашкан. Беренче гасырдагы синагогаларның калдыклары гына сакланып калган, шуңа күрә аларның нинди булганы төгәл билгеле түгел. Бу видеороликта, күрәсең, ул вакыттагы күп синагогаларда булган кайбер үзенчәлекләр күрсәтелә.

1. Синагогадагы алгы, ягъни иң яхшы, урыннар сөйләүче торган мәйданчыкта я аның янында урнашкан булгандыр.

2. Бу мәйданчыкта Язмалардан өзекләр укылган. Төрле синагогаларда мәйданчык төрле урында була алган.

3. Стеналар буендагы урыннарга җәмгыятьтәге дәрәҗәле кешеләр утыргандыр. Башкалар идәндәге камыш паласларга утыргандыр. Гамладагы синагогада, күрәсең, дүрт рәт утыру урыны булган.

4. Изге төргәкләр сакланылган шкаф сыман тартма арткы стена буенда торгандыр.

Синагогадагы утыру урыннары анда килүчеләргә кайберәүләрнең дәрәҗәсе башкаларныкыннан югарырак икәнен һәрвакыт хәтерләтеп торгандыр. Гайсәнең шәкертләре еш кына кем югарырак икәне турында бәхәсләшкән булган (Мт 18:1—4; 20:20, 21; Мк 9:33, 34; Лк 9:46—48).

Кичке мәҗлесләрдә хөрмәтле урыннар
Кичке мәҗлесләрдә хөрмәтле урыннар

Беренче гасырда кешеләр гадәттә табын янында яткан килеш ашаганнар. Һәр кеше сул терсәген мендәргә куеп, уң кулы белән ашаган. Грекларның һәм римлыларның йоласы буенча, гадәти аш бүлмәсендә тәбәнәк өстәл тирәли өч ятак торган. Римлылар андый аш бүлмәсен триклиний (грек теленнән алынган латин сүзе; грек телендә мәгънәсе «өч ятаклы бүлмә») дип атаган. Андый бүлмәләрдә гадәттә 9 кеше, һәр ятакта өчешәр, ятып ашаган. Шулай да анда күбрәк кешене сыйдырыр өчен озынрак ятаклар куллана башлаганнар. Аш бүлмәсендәге һәр урын төрле дәрәҗәгә ия булган дип саналган. Ятакларның берсе дәрәҗә буенча иң түбән (А), икенчесе уртача дәрәҗәле (Ә) һәм өченчесе иң хәрмәтле (Б) булган. Ятаклардагы урыннар төрле дәрәҗәле булган. Ятактагы кеше үзенең уң ягында ятучыдан дәрәҗәсе буенча югарырак, ә сул ягындагы кешедән түбәнрәк дип саналган. Рәсми мәҗлестә хуҗа гадәттә түбән дәрәҗәле ятактагы беренче урынга (1) яткан. Урта ятактагы өченче урын (2) хөрмәтле урын булган. Яһүдләрнең бу йоланы ни дәрәҗәдә үзләштергәне билгеле булмаса да, Гайсә, үз шәкертләрен басынкылыкка өйрәткәндә, шул йоланы искә алган.

Иганә савытлары һәм тол хатын
Иганә савытлары һәм тол хатын

Раввиннарның чыганаклары буенча, Һируд төзегән гыйбадәтханәдә шофар савытлары дип аталган 13 иганә савыты булган. Еврей сүзе шофа́р «тәкә мөгезе» дигәнне аңлата һәм бу савытларның ким дигәндә бер өлеше, бәлки, торба яки мөгез быргы формасына охшаш булган икәнен күрсәтә. Гайсә хәер биргән кешеләрнең моның хакта образлы итеп быргы кычкыртканын хөкем иткән. Гайсәнең әйткәннәре тыңлаучыларына тәңкәләр торба формасына охшаш иганә савытларына төшкәндә чыккан тавышны хәтерләткәндер (Мт 6:2). Ә тол хатын хәергә биргән ике вак тәңкә күп тавыш чыгармагандыр, ләкин Гайсә шуны күрсәткән: тол хатын да, аның иганәсе дә Йәһвә өчен кадерле булган.