Ягъкубның хаты 4:1—17

4  Арагыздагы дошманлык һәм талашлар кайдан чыккан? Сездә көрәшеп яшәүче көчле тән теләкләреннән түгелме?+  Телисез, ләкин сездә юк. Үтерәсез һәм нәфесегезне сузасыз, әмма ала алмыйсыз. Талашасыз һәм тартышасыз.+ Сорамыйсыз, шуңа күрә сездә юк.  Ә сораганда, ала алмыйсыз, чөнки начар ният белән, тән теләкләрен канәгатьләндерер өчен сорыйсыз.  Хыянәтчеләр,* дөньяга дус булу — Аллаһыга дошман булу икәнен әллә белмисезме? Шуңа күрә дөньяга дус булырга теләүче үзен Аллаһыга дошман итә.+  Әллә Язмада: «Безнең эчебезгә урнашкан көнчелек рухы һәрвакыт берәр нәрсә теләп тора»,— дип юкка гына әйтелгәнме?+  Ләкин Аллаһы күрсәтә торган юмарт игелек күпкә зуррак. Менә ни өчен: «Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора,+ ә басынкыларга юмарт игелеген күрсәтә»+,— дип әйтелгән.  Шуңа күрә Аллаһыга буйсыныгыз,+ ә Иблискә каршы торыгыз,+ һәм ул сездән качар.+  Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр.+ Гөнаһ кылучылар, кулларыгызны сафландырыгыз;+ икеләнүчеләр, йөрәкләрегезне пакьләндерегез.+  Көенегез, кайгырыгыз һәм үкереп елагыз.+ Көлүегез — кайгыга, ә шатлыгыгыз хәсрәткә әйләнсен. 10  Йәһвә* алдында басынкыланыгыз,+ һәм ул сезне югары күтәрер.+ 11  Кардәшләр, бер-берегезне башка яманламагыз, җитәр.+ Үз кардәшен яманлаучы яки хөкем итүче канунны да яманлый һәм хөкем итә. Ә инде канунны хөкем итәсең икән, син канун үтәүче түгел, ә хөкемче булып чыгасың. 12  Коткара һәм һәлак итә ала торган+ бер генә Канун Чыгаручы һәм Хөкемче бар.+ Ә син, якыныңны хөкем итәргә кем соң син?+ 13  «Бүген яки иртәгә без бу шәһәргә китәрбез һәм анда ел буе торып акча эшләрбез»,— дип әйтүчеләр, сезгә әйтәм:+ 14  сез бит иртәгә үзегез белән нәрсә буласын да белмисез.+ Сез бит — кыска гына вакытка барлыкка килеп юкка чыгучы томан.+ 15  Сезгә: «Әгәр Йәһвә* теләсә,+ исән булырбыз һәм моны яки тегене эшләрбез»,— дип әйтергә кирәк. 16  Сез исә масаеп мактанасыз һәм моның белән горурланып йөрисез. Ә андый мактануның һәркайсы төре — явызлык. 17  Шуңа күрә берәрсе дөрес булганны ничек эшләргә икәнен белеп тә, эшләми икән, ул гөнаһ кыла.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Зиначылар».

Искәрмәләр

Медиаматериал