Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Гыйффәтлелек антын бирү дөресме?

Гыйффәтлелек антын бирү дөресме?

 Гыйффәтлелек анты нәрсә ул?

 Гыйффәтлелек анты — никахка кергәнче җенси мөнәсәбәтләрдән баш тартырга сүз бирү. Андый ант кәгазьгә языла я вәгъдә итеп әйтелә генә.

 Гыйффәтлелек анты 1990 елларда бик популяр булып киткән. Ул вакытта Кушма Штатларда Көньяк баптистлар конвенциясе «Чын мәхәббәт көтә» дигән программаны гамәлгә керткән. Бу программаның максаты яшьләргә никахка кергәнче җенси мөнәсәбәтләрдән баш тартырга булышу булган. Моның өчен программа авторлары Изге Язмалардагы принципларга һәм яшьтәшләрнең яхшы мисалларына игътибар итәргә булган.

 Озакламый моңа охшаш башка бер программа үткәрелә башлаган. Аның оештыручылары махсус очрашуларда гыйффәтлелек антын биргән кешеләргә көмеш йөзек биргән. Бу йөзек кеше биргән антының символы булып торган һәм аларга үз вәгъдәләре турында исләренә төшергән.

 Гыйффәтлелек анты файда китерәме?

 Бу сорауга җавап аны кемнән сораганыгыздан тора.

  •   Кристин Ким һәм Роберт Ректор үткәргән кайбер тикшерүләр буенча, «гыйффәтлелек антын бирү сәбәпле я азрак яшүсмерләр җенси мөнәсәбәтләргә керә, я алар соңрак андый мөнәсәбәтләргә керә башлый».

  •   Гуттмахер институты үткәргән тикшерүләр буенча исә, «гыйффәтлелек антын биргән яшүсмерләр андый антны бирмәгән яшүсмерләр кебек җенси мөнәсәбәтләргә керә».

 Ни өчен бу тикшерүләрнең нәтиҗәләре бер-берсенә каршы килә?

  •   Кайчак, тикшерүләр үткәрелгәндә, гыйффәтлелек антын биргән кешеләрне җенси мөнәсәбәтләргә башкача караган кешеләр белән чагыштыралар.

  •   Бүтән тикшерүләрдә исә гыйффәтлелек антын биргән кешеләрнең дә, андый анты бирмәгән кешеләрнең дә җенси мөнәсәбәтләргә карашлары бер үк.

 Нинди нәтиҗә ясап була? Яшүсмерләрнең сәламәтлеге буенча белгеч Джанет Розенбаум әйткәнчә, гыйффәтлелек антын биргән кешеләр биш елдан соң «үзләрен андый ант бирмәгән кешеләр кебек тота».

 Яхшырак адым

 Гыйффәтлелек сакларга дәртләндергән программаларның максаты мактауга лаек. Ләкин еш кына бу программалар кешеләрдә рухи принципларга карата хөрмәт тәрбияли алмый. Гыйффәтлелек сакларга вәгъдә иткән күп кенә кешенең «бу антны үтәр өчен, җенси мөнәсәбәтләргә карашлары нык түгел,— дип әйтә Джанет Розенбаум.— Кеше программада катнашканга түгел, ә җенси мөнәсәбәтләргә кермәскә тәвәккәл булганга күрә андый мөнәсәбәтләргә керми».

 Изге Язмалар безне андый тәвәккәллекне үстерергә дәртләндерә. Моның өчен кешеләргә ант бирергә түгел, ә «үз төшенүчәнлекләрен, куллану аша, яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтергә» кирәк (Еврейләргә 5:14). Гыйффәтлелек саклап, кеше чирләрдән һәм балага узудан качса да, иң мөһиме, шулай эшләп ул никахның Барлыкка Китерүчесен данлый (Маттай 5:19; 19:4—6).

 Изге Язмалардагы нормалар безгә файда гына китерә (Ишагыя 48:17). Бар кешеләр дә — аларга ничә яшь кенә булмасын — Аллаһының «фәхешлектән качыгыз» дигән канунын үтәргә тәвәккәллекләрен ныгыта ала (1 Көринтлеләргә 6:18). Никахка кергәч, алар җенси мөнәсәбәтләрдән шатлык таба алыр. Никахлашмыйча җенси мөнәсәбәтләргә кергән кешеләрдән аермалы буларак, алар борчылулардан һәм үкенү хисләреннән качар.