Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Кайгыны ничек җиңеп була?

Кайгыны ничек җиңеп була?

 Якын туганың я якын дустың үлгән булса, бу мәкалә сиңа кайгыңны җиңәргә булышыр.

Бу мәкаләдә

 Минем хисләрем табигыймы?

 Күпләр якын кешенең үлеменнән соң кайгыга бата һәм бу хисләр тиз генә бетми.

 «Мин дәү әтием турында һәр көн уйлыйм. Аның үлеменнән соң инде ике ел үтте, ә мин, аны искә төшергәндә, һаман да елыйм» (Оливия).

 «Дәү әнием мине төрле максатларга омтылырга дәртләндереп торды, әмма ул шул максатларга ирешкәнемне күрергә өлгермәде. Һәр уңышка ирешкән саен, мин дәү әниемнең юклыгын ачык сизәм һәм мине кайгы баса» (Элисон).

 Якын кешенең үлеме аркасында безне төрле хисләр биләп алырга мөмкин. Менә кайбер мисаллар:

 «Җизни үлгәч, мин шок кичердем. Бу хисләр озак вакыт дәвам итте. Мин бит беренче тапкыр якын кешемне югалттым. Әйтерсең лә мине поезд бәреп китте» (Надин).

 «Дәү әтием үлгәч, мине ачу хисе биләп алды, чөнки без аңа сәламәтлеге турында кайгыртсын дип кат-кат әйтеп торсак та, ул безне тыңламады» (Карлос).

 «Дәү әтием үлем түшәгендә ятканда, бар туганнар арасыннан апам белән мин генә аның белән саубуллашырга өлгермәдек. Моның аркасында мине гаеп хисе борчыды» (Адриана).

 «Безнең дусларыбыз юл һәлакәтендә вафат булды. Һәм хәзер гаиләбездән берәрсе өйдән чыкканда, ул үләр дип куркам» (Джаред).

 «Өч ел элек дәү әнием үлгәч, мин аның белән әле исән чагында күбрәк вакыт үткәрмәгәнемә үкендем» (Джулиана).

 Якын кешене югалтканда шок, ачу, гаеп, курку һәм үкенү кебек хисләр кичерү табигый. Исеңдә тот: тора-бара бу хисләр басылыр. Ә әлегә кайгыны җиңәр өчен нәрсә эшләп була?

 Авыр хисләрне ничек җиңәргә?

 Хисләреңне дустың белән уртаклаш. Изге Язмаларда чын дус турында: «Бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

 «Берәр кеше белән үз хисләрең турында сөйләшү сиңа ярдәм итә ала. Кешенең үлеме аркасында кайгыру начар түгел, әмма берүзең генә кайгырганда, сине кара болытлар каплап алырга мөмкин. Шуңа күрә моның турында берәрсе белән сөйләшеп алу бик файдалы» (Ивет).

 Якыныңны исеңдә тот. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «яхшы кеше күңелендәге яхшылык хәзинәсеннән яхшылык бөркелә» (Лүк 6:45, Изге Язма, 2015) Үлгән якының турында хатирәләреңне язып куеп, я истәлек альбомын ясап була.

 «Үләр алдыннан, дустым мине күп нәрсәгә өйрәтте, һәм мин ул өйрәткәннәрне язып куярга булдым. Шулай итеп аның үрнәге гел исемдә тора. Бу миңа югалтуны кичереп чыгарга булышты» (Джефри).

 Сәламәтлегең турында кайгырт. Изге Язмаларда физик күнегүләрнең файдасы бар дип әйтелә (1 Тимутигә 4:8). Файдалы, туклыклы ризык ашарга, спорт белән шөгыльләнергә һәм ял итәргә тырыш.

 «Кайгы аек фикер йөртергә комачауларга мөмкин, шунда сәламәтлегебез турында онытып җибәрүебез бар. Шуңа күрә җитәрлек ашау һәм йоклау турында онытма» (Мария).

 Башкаларга ярдәм ит. Изге Язмаларда: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк»,— диелгән (Рәсүлләр 20:35).

 «Бүтән кешеләргә, аеруча якыннарын югалтканнарга, ярдәм итәргә тырыш. Бу сиңа башкаларның да, синең кебек кайгы кичергәннәрен онытмаска булышыр» (Карлос).

 Хисләреңне Аллаһыга сөйлә. Изге Язмаларда Йәһвә Аллаһы «Догаларны Тыңлаучы» дип атала (Зәбур 65:2). Анда шулай ук Йәһвә: «Яралы күңеллеләрне... савыктыра, аларның яраларын бәйли»,— дип әйтелгән (Зәбур 147:3, искәрмә).

 «Йәһвәгә ярдәм һәм көч сорап дога кыл. Кайвакыт аеруча авыр булырга мөмкин, әмма онытма: Йәһвә гел яныңда» (Жанетт).

 Түземле бул. Төрле кешеләр төрлечә кайгыра. Мәсәлән, Ягъкуб пәйгамбәр үз улының үлеме турында хәбәр алгач, туганнарның «юатуларына колак салмаган» (Яратылыш 37:35). Синең кайгың да басылмаса, борчылма.

 «Дәү әниемнең үлгәненә инде 15 ел булса да, күп нәрсә әле дә аны исемә төшереп тора» (Тейлор).

 Әйтик, син аягыңны сындыргансың, ди. Бу, әлбәттә, авырту китерер һәм, аягың төзәлгәнче, күпмедер вакыт узар. Терелер өчен, сиңа табибның күрсәтмәләре буенча эш итәргә кирәк.

 Якын кешенең үлеме дә авырту китерергә мөмкин. Кайгы басылсын өчен, вакыт узарга тиеш. Шуңа күрә түземле бул һәм бу мәкаләдәге киңәшләрне кулланырга тырыш.