Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Мин башкалардан аерылып торсам, нәрсә эшләргә?

Мин башкалардан аерылып торсам, нәрсә эшләргә?

 «Син башкалардан аерылып тормаска тиеш, югыйсә синең дусларың да, тормышың да, киләчәгең дә булмас. Сине барысы онытыр, һәм син ялгыз калырсың» (Карл).

 Күпертеп әйтелгәнме? Бәлки. Шулай да кайберәүләр, Карл әйткән хәлдән качар өчен, теләсә нәрсә эшләргә әзер. Ә син? Бу мәкаләдә дуслар табар өчен яхшырак юл тәкъдим ителә.

 Ни өчен кешеләр башкаларга ошарга тели?

  •   Аларның кире кагылган буласы килми. «Кайчак социаль челтәрләрдә мин башкаларның бергәләп каядыр барып я нәрсәдер эшләп фотога төшкәннәрен күрәм. Шунда мин мондый уйларга батам: „Мин башкалар кебек түгел, мин беркемгә дә ошамыйм“» (Натали).

     УЙЛАП КАРА: синең үзеңне алай хис иткәнең бармы? Андый чакларда, башкалар сине кабул итсен өчен, алар кебек булырга тырыштыңмы?

  •   Аларның башкалардан аерылып торасы килми. «Әти-әнием миңа әлегә телефон сатып алмаска булды. Яшьтәшләрем телефон номерымны сораганда, аларга минем телефоным юк дип әйтәм. Шунда алар: „Нәрсә? Сиңа ничә яшь соң?!“ — дип сорый. Миңа 13 яшь дисәм, алар миңа кызганып карый» (Мэри).

     УЙЛАП КАРА: әти-әниең куйган нинди чикләр аркасында син үзеңне яшьтәшләрең арасында ак карга итеп хис итәсең? Син әти-әниеңнең сүзенә тыңлаучан булып каласыңмы?

  •   Аларның мыскыллауга дучар ителәсе килми. «Мәктәптәге балалар тәртибе, сөйләме һәм хәтта дине аерылып торган бүтән балаларны яратып бетерми. Сыйныфташларыңнан аерылып торсаң, син аларның мишене булырсың» (Оливия).

     УЙЛАП КАРА: кайчан да булса сине башкалардан аерылып торганың өчен мыскыллаганнары булдымы? Ул чакта син нинди хисләр кичердең?

  •   Аларның дусларын югалтасы килми. «Мин бар кешеләргә ярарга тырыштым. Үземә хас булмагандай сөйләштем. Миңа көлке булмаганда көлдем. Мин хәтта, балалар кемнедер мыскыллаганда, аларга кушылдым. Ә бит мин бу авырту китергәнен белә идем» (Рейчел).

     УЙЛАП КАРА: синең өчен яшьтәшләреңә ярау никадәр мөһим? Алардан аерылып тормас өчен, синең үз сөйләмеңне я тотышыңны үзгәрткәнең булдымы?

 Нәрсә белергә кирәк?

 Башкалардан аерылып тормас өчен теләсә нәрсә эшләргә әзер булу куркыныч. Ни өчен?

  •   Бу кире нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Битлек артына яшеренсәң дә, башкалар синең чын йөзеңне күрә алыр. «Мин, сыйныфташларыма ярарга тырышып, башка кеше булып кыландым, ләкин хәл начарайды гына,— дип сөйли 20 яшьлек Брайан.— Мин аңладым: үз-үзең булып калу күпкә яхшырак, чөнки кешеләр икейөзлелекне шунда ук күреп ала».

     НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА? Приоритетларыңны карап чык. Изге Язмаларда: «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез»,— дип киңәш ителә (Филипиялеләргә 1:10). Шуңа күрә үз-үзеңнән сора: «Нәрсә мөһимрәк: үзем тоткан нормалар буенча яшәмәүче кешеләргә яраумы я үз-үзем булып калумы?»

     «Башкалар кебек булырга тырышу мәгънәсез. Алай эшләү кешеләргә ошарга һәм яхшырак кеше булырга булышмас» (Джеймс).

  •   Үз-үзеңне югалтуың бар. Башкаларга ярарга тырышсаң, үзеңнең түгел, ә аларның теләкләрен үтәүче ялагай кеше булырсың. «Башкалардан аерылып тормас өчен, мин, үз репутациям турында уйламыйча, теләсә нәрсә эшләдем,— дип сөйли Джереми исемле егет.— Шулай итеп мин аларның кулындагы курчак булып киттем».

     НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА? Тирә-юньгә яраклашып төсен үзгәртүче хамелеон кебек булыр урынына, үз нормаларыңны билгелә һәм алар буенча яшә. Изге Язмаларда: «Күпчелеккә ияреп, яманлык кылмагыз»,— дип әйтелә (Чыгыш 23:2).

     «Мин аларга ошаган һәр нәрсәне — музыка, уеннар, кием-салым, фильмнар, макияж һәм башкасын яратырга тырыштым. Мин алар кебек булырга теләдем, ләкин алар да, үзем дә чынлыкта кем икәнлегемне күрә идек. Ахыр чиктә мин үземне ялгыз хис итә башладым һәм кем икәнлегемне үзем дә аңламый идем. Мин үземнең чын йөземне югалттым. Әйе, очраган һәр кешегә ярап һәм ошап булмый. Әлбәттә, бу дусларны бөтенләй табып булмый дигән сүз түгел. Моның өчен бераз сабырлык һәм вакыт кирәк» (Мелинда).

  •   Бу синең тәртибеңә тәэсир итә ала. Крис исемле егет үзенең икетуган энесе турында болай дип сөйли: «Башкаларга ярар өчен, ул үзенә хас булмаган эшләрдә катнаша башлады, мәсәлән наркотиклар кулланырга тотынды. Ул наркотикларга шундый нык ияләште, бу хәтта аның тормышын чак кына җимермәде».

     НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА? Сөйләме һәм тәртибе бозык булган кешеләрдән ерак тор. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Зирәкләр белән йөрүче зирәк булыр, ә акылсызлар белән аралашучы зыян күрер» (Гыйбрәтле сүзләр 13:20).

     «Кайвакыт кешеләргә ошарга тырышу урынлы. Ләкин моны әхлакны бозып эшләү дөрес түгел. Яхшы дуслар сине нинди бар, шундый итеп кабул итәр» (Мелани).

     Киңәш. Дусларны син кызыксынган нәрсәләр белән кызыксынган кешеләр арасыннан гына эзләмә. Синең белән уртак принциплар — рухи һәм әхлакый нормалар буенча яшәгән кешеләр белән дуслаш.

    Кайбер киемнәр сиңа килешмәгән кебек, кайбер кешеләр дә сине яхшырак итмәс