Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Бу — дуслыкмы я романтик мөнәсәбәтләрме? (2 нче өлеш). Син нинди тәэсир калдырасың?

Бу — дуслыкмы я романтик мөнәсәбәтләрме? (2 нче өлеш). Син нинди тәэсир калдырасың?

 Дустың синең белән сөйләшергә теләсә, синең һәрвакыт моңа әзер буласың килә. Соңрак син бер дустың белән бик озак сөйләшеп утырасың һәм ул каршы җенестәге кеше. «Без дуслар гына»,— дисең син үзеңә. Дустың да шулай уйлый дип әйтәсең килә синең. Борчылыр өчен сәбәп бармы?

 Нинди хәл туарга мөмкин?

 Каршы җенестәге дустың булса, бу начар түгел. Әмма бер кешене башкалардан өстенрәк куя башласаң, нәрсә булырга мөмкин? Ул чакта теге кеше син аның белән якынрак танышырга телисең дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин.

 Синең ул кешедә андый хисләр тудырасың киләме? Кайбер мисалларга игътибар итик һәм, теләмәсәк тә, нинди хәл туарга мөмкин икәнен карап чыгыйк.

  •   Син бер кешегә чиктән тыш күп игътибар бирәсең.

     «Кеше хисләренә хуҗа була алмасаң да, аңа дуслар гына булуың турында әйтеп, соңрак аның белән һәрвакыт аралашып торсаң, утка бензин сибү булыр бу» (Сиерра).

  •   Кеше сиңа игътибар иткәч, син моңа ваемсыз калмыйсың.

     «Мин ул кызга үзем беренче булып язмасам да, аның күп санлы хатларына һәрвакыт җавап биреп тордым. Шуннан соң аңа дуслар гына булуыбызны аңлату бик кыен иде» (Ричард).

  •   Син үзеңә игътибар җәлеп итәсең.

     «Кайбер кеше флирт — ул уен гына дип уйлый. Алар башка кеше белән җитди мөнәсәбәтләр төзергә җыенмаса да, аның хисләре белән уйный. Минем моны берничә тапкыр күргәнем бар һәм бу һәрвакыт кешегә авырту китерә» (Тамара).

 Нәтиҗә. Башка җенестәге кеше белән аралашып тору һәм аңа игътибар итеп тору, синең аңа карата романтик кызыксыну күрсәткәнеңне күрсәтә.

 Ни өчен бу мөһим?

  •   Бу кешене рәнҗетә.

     Изге Язмаларда болай диелә: «Озак чынга ашмаган өмет йөрәкне әрнетә» (Гыйбрәтле сүзләр 13:12). Башка кеше сиңа карата романтик кызыксынуы барлыгын күрсәтеп йөрсә, син нәрсәгә өметләнә башлар идең?

     «Кармакта тоту дигән әйтем бар. Бу балыкны кире суга да җибәрмисең һәм үзеңә дә алмыйсың дигәнне аңлата. Кайвакыт кешеләр арасында да шулай була. Кеше белән йөрешергә теләгең булмаса, ләкин кешене кармакта тотсаң, син аңа бик күп газап китерерсең» (Джесика).

  •   Бу репутацияңне боза.

     Изге Язмаларда болай диелә: «Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Филипиялеләргә 2:4). Үзе турында гына уйлап яшәгән кеше үзен ничек тота? Син нәрсә дияр идең? Андый тәртип кеше репутациясенә ничек тәэсир итә?

     «Кызлар белән флирт кылып йөргән егетләрне өнәп бетермим. Андый тәртип кеше өйләнгәч тугры булмаячак икәнен күрсәтә. Кеше үзен шулай тотып үз-үзен генә яратканын күрсәтә» (Джулия).

 Нәтиҗә. Романтик кызыксынуы бар булып кыланган, ә чынында йөрергә җыенмаган кеше башка кешегә дә, үзенә дә авырту китерә.

 Син нәрсә эшли аласың?

  •   «Яшь ир-атларны абый-энеләреңне кебек», «яшь хатын-кызларны бар сафлык белән апа-сеңелләреңне кебек үгетлә» дип әйтелә Изге Язмаларда һәм шулай итеп алар белән үзебезне ничек тотарга икәне күрсәтелә (1 Тимутигә 5:1, 2). Моны истә тотсаң, каршы җенестәге кешеләр белән дуслыгыңны сакларсың.

     «Кияүгә чыксам, беркем белән дә флирт кылып йөрмәячәкмен. Әмма инде хәзер, әле ялгыз чагымда, үземне шулай тотарга телим, һәм шулай итеп каршы җенестәге кеше белән үземне акыллы тотарга өйрәнәм» (Лия).

  •   «Күп сөйләүче гөнаһ кылмый калмас»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 10:19 да. Бу принцип төрле хатлар җибәрүгә дә кагыла, шул исәптән аларның еш җибәрелүенә һәм эчтәлегенә кагыла.

     «Кыз белән йөрешергә уең булмаса аңа һәр көн хатлар җибәреп торма» (Брайн).

  •   «Югарыдан килүче зирәклек, иң элек, саф»,— дип әйтелә Ягъкуб 3:17 дә. Кешене кочаклау саф я романтик булырга мөмкин.

     «Кеше белән дусларча сөйләшсәм дә, аңа якынлашмыйм. Моны букваль да, образлы әйткәндә дә эшлим» (Мария).

 Нәтиҗә. Каршы җенестәге кешеләр белән үзеңне ничек тотасың? Моны җентекләп карап чык. «Яхшы дуслар табу авыр һәм андый дуслыкны үзеңне акылсыз тотып җимерәсе килми»,— дип әйтә Дженифер исемле яшьүсмер.

 Киңәшләр

  •    Башкаларның сүзләренә игътибар ит. Берәрсе: «Син аның белән йөрешәсеңме әллә?» — дип сораса, димәк, сез теге кеше белән инде бик якын булып киткәнсез.

  •    Каршы җенестәге дусларың белән үзеңне акыл белән тот. Берсен башкалардан аерма һәм аңа башкаларга караганда күбрәк игътибар бирмә.

  •   Хатлар җибәргәндә сак бул, аларның ешлыгына, эчтәлегенә һәм кайсы вакытта җибәрелгәненә игътибарлы бул. «Каршы җенестәге кешегә төн уртасында хат җибәреп торма»,— дип әйтә Алисса исемле кыз.