Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Әти-әниемнең кагыйдәсен бозган булсам, нәрсә эшләргә?

Әти-әниемнең кагыйдәсен бозган булсам, нәрсә эшләргә?

 Һәрбер гаиләдә диярлек үз кагыйдәләре бар. Мәсәлән, кагыйдәләр өйгә кайту вакытына, электрон җайланмаларны куллануга һәм башка нәрсәгә кагыла ала.

 Әти-әниеңнең берәр кагыйдәсен бозган булсаң, сиңа нәрсә эшләргә? Син инде эшләгәнне үзгәртә алмасаң да, ситуация тагы да начарланмасын өчен, тырышлыклар куя аласың. Моны ничек эшләп була?

 Нәрсәне эшләмәскә?

  •   Әти-әниең нәрсә эшләгәнеңне белмәсә, синдә алардан барысын яшерергә вәсвәсә туа ала.

  •   Әти-әниең нәрсә эшләгәнеңне белсә, синдә акланырга я башка берәрсен гаепләргә вәсвәсә туа ала.

 Ике вариант та яхшылардан түгел. Ни өчен? Чөнки җитлеккән кеше нәрсә булганны яшерми һәм юк-бар акланулар эзләми. Шулай эшләү әти-әниеңә сиңа әле үсәсе бар икәнен күрсәтер иде.

 «Ялганлау һич тә чишү юлы түгел. Вакыт узу белән, чынбарлык ачыкланыр, һәм җәза катырак кына булыр» (Диана).

 Яхшырак юл

  •   Нәрсә эшләгәнеңне әйт. Изге Язмаларда болай диелә: «Гөнаһларын яшерүче уңышлы булмас» (Гыйбрәтле сүзләр 28:13). Әти-әниең синең камил түгел икәнлегеңне белә. Ләкин сорау шунда: син намуслы булырсыңмы?

     «Дөресен әйтсәң, әти-әниең сиңа карата шәфкатьлерәк булыр. Нәрсә булганны яшермәсәң, алар синең чыннан да намуслы булуыңны күрер» (Оливия).

  •   Гафу үтен. Изге Язмаларда болай диелә: «Бер-берегез белән үзегезне басынкы тотыгыз» (1 Петер 5:5). Бер дә акланмыйча «гафу ит» дип әйтер өчен, басынкылык кирәк.

     «Һәрвакыт аклана торган кешеләрнең вөҗданы сизгерлеген югалта. Ахыр чиктә алар, берәр начар эш кылгач, һич гаеп хисе кичерми башлый» (Хизер).

  •   Нәтиҗәләрне кабул ит. Изге Язмаларда болай диелә: «Тәрбиямә колак сал» (Гыйбрәтле сүзләр 8:33). Зарланудан кач һәм әти-әниең биргән җәзаны кабул ит.

     «Алган җәзаң турында зарланган саен, хәлең начарлана гына барыр. Җәзаны кабул итәргә тырыш һәм игътибарыңны югалткан нәрсәләргә туплама» (Джейсон).

  •   Кабат ышанычны яуларга тырыш. Изге Язмаларда болай диелә: «Үткәндәге яшәү рәвешегез буенча эш итүче... элекке шәхесегездән арыныгыз» (Эфеслеләргә 4:22). Җаваплы кеше булырга өйрән.

     «Кат-кат акыллы карарлар кабул итсәң һәм әти-әниеңә үз хатаңны кабатлыйсың килми икәнен күрсәтсәң, алар кабат сиңа ышана башлар» (Карен).

 КИҢӘШ. Әти-әниеңнең ышанычын кабат яулар өчен, алар сораганнан да күбрәкне эшлә. Мәсәлән, киләсе тапкыр каядыр барсаң, кайтканда, хәтта соңга калмасаң да, «кайтып киләм» дип әти-әниеңә шалтырат. Бу аларга шуны күрсәтер: син аларның ышанычын яуларга телисең.