Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Ни өчен мин башкаларга ярдәм итәргә тиеш?

Ни өчен мин башкаларга ярдәм итәргә тиеш?

 Күпләргә билгеле булмаган ике сер

 Беренче сер. Башкаларга бирсәң, бу сиңа кире кайтыр!

 Юмарт булсаң, кешеләр моны күрми калмас. Һәм сиңа карата да юмарт булыр. Моның турында Изге Язмаларда болай әйтелә:

  •  «Бирегез һәм үзегезгә дә бирелер. [...] Сезгә үзегез үлчәгән үлчәм белән үлчәп бирерләр» (Лүк 6:38).

  •  «Үзеңне башкалар белән ничек тотсаң, алар да үзеңне шулай тотар» (Лүк 6:38, «Contemporary English Version»).

 Икенче сер. Башкаларга ярдәм итеп, үзеңә ярдәм итәсең!

 Башкалар өчен берәр нәрсә эшләсәң, үзеңне күбрәк хөрмәт итә башларсың һәм канәгатьлек хисе кичерерсең. Моның турында Изге Язмаларда болай әйтелә:

  •  «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (Рәсүлләр 20:35).

  •  «Син исә, мәҗлес үткәрәсең икән, ярлыларны, гарипләрне, аксакларны, сукырларны чакыр һәм бәхетле булырсың, чөнки алар сине чакырып кунак итә алмый» (Лүк 14:13, 14).

 Башкалар турында кайгырткан яшьләр

 Башкалар турында кайгырткан яшьләрне һәркайда очратып була. Берничә мисал карап чыгыйк.

 «Диванда утырып телевизор карарга теләк туса, мин эштән арып кайткан әти-әниемне искә төшерәм. Шунда мин торам да, савыт-сабаларны юам, аннары пылесос белән җыештыра башлыйм. Мин шулай ук әти-әнием яраткан кофе әзерлим. Әни өйгә кайткач: „Барысы да чиста! Нинди тәмле исләр чыга. Кызым, зур рәхмәт сиңа!“ — дип әйтә. Әти-әнием өчен нәрсәнедер эшләү миңа рәхәтлек китерә» (Кейси).

 «Әти-әнием миңа гел булышып тора һәм бар кирәклесе белән тәэмин итә. Шуңа күрә узган ел аларның машина белән җитди проблема тугач, мин аларга ярдәм итәр өчен җыелган акчамның зур өлешен бирдем. Әлбәттә, аларның акчаларымны аласы килмәде, әмма мин үз дигәнемдә нык тордым. Әти-әнием күпкә күбрәккә лаек. Алар өчен игелекле эш эшли алганыма шат» (Холли).

 Син беләсеңме? Күп яшь Йәһвә Шаһитләре Изге Язмалар өйрәтү эшендә катнашып шатлык кичерә. Кайберәүләр, кешеләргә моның өчен, чит илгә күчкән.

 «Кешеләргә Изге Язмалар турында сөйләр өчен, мин Кушма Штатлардан Мексикага күчендем. Кайчакта, акча һәм әйберләр әз булганга, юмарт булу авыр. Әмма кешеләр материаль әйберләргә караганда, минем хезмәткә багышлаган көчемне һәм вакытымны күбрәк кадерли икәнен күрдем» (Эван).

 Мин башкаларга ничек ярдәм итә алам?

 Башкаларга ярдәм итүдән килгән шатлыкны кичерәсең киләме? Берничә киңәшне карап чыгыйк.

 Син үз гаиләңә ярдәм итә аласың, әгәр дә:

  •  Сиңа кушмаган булсалар да, идәнне һәм савыт-сабаларны юсаң һәм бүлмәңне җыештырып чыксаң

  •  Ашарга әзерләсәң

  •  Әти-әниеңә, аларны кадерлисең дип открытка язсаң

  •  Энеңә я сеңлеңә дәресләрне әзерләргә ярдәм итсәң

 Башкаларга ярдәм итә аласың, әгәр дә:

  •  Авырып киткәннәргә открытка язсаң

  •  Олы яшьтәге күршегә өй эшләрендә булышсаң

  •  Берәр авыру аркасында өйдән чыга алмаганнарга кереп чыксаң

  •  Авырлыклар белән очрашкан кешегә бүләк алсаң

 Киңәш. Башкаларга тагын ничек ярдәм итеп була? Моның турында уйлан. Бу атнада бер кешегә ярдәм итәргә максат куй. Кичергән шатлыгыңны күргәч, син, бәлки, бик нык гаҗәпләнерсең!

 «Башкаларга ярдәм итеп, син үзең бәхетле булып китәсең. Син нәрсәдер булдырдың һәм башкалар моны кадерли! Бу шундый шатлыклы. Бу сиңа рәхәтлек китерә, ә башта, бәлки, алай тоелмагандыр. Бу синең өчен хәтта корбан да түгел, чөнки ахыр чиктә син күп нәрсәгә ия буласың» (Алана).