Яхъяга бирелгән Ачылыш 4:1—11

4  Шуннан соң карасам, менә күктә ачык ишек. Шунда мин беренче тавышны ишеттем, ул быргы тавышына охшаш иде. «Монда мен, һәм мин сиңа нәрсә буласын күрсәтермен»,— дип әйтте миңа бу тавыш.  Шул мизгелдә мине Аллаһы рухы биләп алды. Карасам, күктә тәхет тора, ә тәхеттә кемдер утыра.+  Утыручы кыяфәте белән яшма+ һәм сердолик* сыман, ә тәхетне зөбәрҗәткә охшаш салават күпере әйләндереп алган.+  Шул тәхет тирәсендә башка 24 тәхет тора, ә тәхетләрдә өсләренә ак кием, башларына алтын таҗ кигән 24 өлкән+ утыра.  Тәхет ягыннан яшен яшьни,+ авазлар һәм күк күкрәгән тавышлар+ чыга. Ә тәхет алдында җиде яктырткыч янып тора. Алар — Аллаһының җиде рухы.+  Тәхет каршында пыяла диңгезгә+ охшаш, бәллүрдәй, нәрсәдер тора. Ә уртада, тәхет тирәли,* дүрт тере зат+ урнашкан. Аларның тәннәре, алдан да, арттан да, күз белән тулы.  Беренче тере зат — арысланга,+ икенчесе яшь үгезгә+ охшаган, өченчесенең+ йөзе кешенеке кебек, дүртенчесе+ исә очып баручы бөркет+ сыман.  Шул дүрт тере затның һәрберсендә алты канат бар, ә канатларының тышкы һәм эчке ягы күзләр белән тулы.+ Алар көне-төне бертуктаусыз: «Яшәгән, яшәүче һәм киләчәк+ Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә* Аллаһы изге, изге, изге»+,— дип әйтә.  Тере затлар тәхеттә Утыручыны, мәңге Яшәүчене+ данлаганда, аңа хөрмәт һәм рәхмәт белдергәндә, 10  теге 24 өлкән,+ тәхеттә Утыручы каршына тезләнеп, мәңге Яшәүчегә сәҗдә кыла һәм, таҗларын тәхет алдына ыргытып, болай ди: 11  «Йәһвә* Аллаһыбыз, син дан,+ хөрмәт+ һәм кодрәт+ кабул итәргә лаеклы. Бар нәрсәне син яраттың+ бит, һәм барысы да синең ихтыярың белән гамәлдә тора һәм барлыкка китерелде».

Искәрмәләр

Яки «кыйммәтле кызыл таш».
Яки «тәхет белән бергә».

Искәрмәләр

Медиаматериал