Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Йөрешү. 3 нче өлеш. Араны өзәргәме, юкмы икәнен ничек хәл итәргә?

Йөрешү. 3 нче өлеш. Араны өзәргәме, юкмы икәнен ничек хәл итәргә?

 Сез инде берникадәр вакыт йөрешәсез, әмма синең шикләрең туа башлады: алга таба да йөрешүне дәвам итәргәме яисә очрашып йөрүдән туктаргамы? Бу мәкалә сиңа акыллы карар кабул итәргә булышыр.

Бу мәкаләдә

 Нәрсә аркасында шикләр туарга мөмкин?

 Йөрешә башлаганда, сез бер-берегезгә күп яктан бик охшаш кебек тоелгандыр. Ләкин, берникадәр вакыт үткәч, сез арагыздагы аерманы да күргәнсездер. Мәсәлән:

  •   Берегез — пляжда кызынырга, икенчегез тауларда йөрергә ярата.

  •   Берегез — аралашучан, икенчегез — аз сүзле.

  •   Берегез кайвакыт дөресен әйтеп бетерми, икенчегез һәрвакыт намуслы.

 Бу өч ситуация бер-берсеннән аерылып тора, билгеле. Беренче очракта ике кешенең яраткан шөгыльләре туры килми. Икенче очракта холыклары төрле. Ә өченче очракта тормыш кыйммәтләре аерылып тора.

 Уйлан. Бу өч аерманың кайсысы синең өчен түзеп тора алмаслык булыр иде? Ә кайсылары белән килешеп яшәргә мөмкинсең?

 Ризалашырсыңдыр, кеше сиңа туры килсен өчен, ул «игезәгең» булырга тиеш түгел. Ир белән хатынның яраткан шөгыльләре һәм холыклары төрле булса да, алар барыбер бәхетле була ала. Тормыш иптәшең ярдәмендә син яңа шөгыльләрне ярата башларсың. Кайбер очракларда бер-берегездән аерылып торуыгыз икегез өчен хәтта яхшырак булыр a.

 Икенче яктан, ошаткан кешең тормыш кыйммәтләреңне, ягъни рухи, әхлакый һәм мораль карашларыңны, уртаклашмаса, бу инде бик җитди сигнал.

 Мисал итеп кешенең дини карашларын китереп була. «Никах саклау өчен көрәш» дигән китапта болай дип әйтелә: «Тикшерүләр күрсәткәнчә, дини яктан бүленгән гаиләләрнең таркалу ихтималы күбрәк» («Fighting for Your Marriage»).

 Изге Язмалардагы принцип: «Имансызлар белән бер камытка җигелмәгез» (2 Көринтлеләргә 6:14).

 Карар кабул итү

 Изге Язмаларда никахка кергәннәрнең «тормышларында үз авырлыклары булачак» дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 7:28). Бу авырлыклар йөрешкән вакытта ук туып торса, моңа аптырама.

 Кечкенә аңлашылмаучанлыклар булуы мөнәсәбәтләрегезнең киләчәге юк дигәнне аңлатмый әле. Иң мөһиме, аларны тыныч кына чишә белү. Бу сәләт сиңа никахта да бик кирәк булыр.

 Изге Язмалардагы принцип: «Бер-берегезгә карата игелекле, кызганучан булыгыз. ...Бер-берегезне ихлас күңелдән кичерегез» (Эфеслеләргә 4:32).

 Икенче яктан, бәхәсләр еш булса я җитди сораулар буенча каршылыкларыгыз туып торса, бу бер-берегезгә туры килмәвегезне аңлатырга мөмкин. Моны никахка кергәнче билгеләү күпкә хәерлерәк!

Бәхәсләр еш булса я җитди сораулар буенча каршылыкларыгыз туып торса, бу бер-берегезгә туры килмәвегезне аңлатырга мөмкин

 Нәтиҗә. Йөрешкән егетең я кызың сиңа туры килми кебек тоелса яисә гаилә коруга әзер булуыңда шикләнсәң, моңа җитди кара.

 Изге Язмалардагы принцип: «Алдын-артын уйлаучы, хәвеф-хәтәрне күреп, качып китә, ә тәҗрибәсезләр, туп-туры барып, җәфа чигә» (Гыйбрәтле сүзләр 22:3).

 Арагызны өзәргә булсагыз

 Берегезгә я хәтта икегезгә дә бер-берегезгә туры килмисез кебек тоелса, арагызны өзү — эмоциональ яктан авыр булса да — яхшырак булыр иде.

 Араны өзү турындагы карарыңны ничек хәбәр итәргә? Билгеле, электрон хат я СМС аша моны эшләү иң уңышлы вариант булмас. Мөмкин булса, сөйләшер өчен, егетең я кызың белән уңайлы вакытта һәм урында очрашырга тырыш.

 Изге Язмалардагы принцип: «Бер-берегезгә дөресен сөйләгез» (Зәкәрия 8:16).

 Йөрешүнең максаты — ошаткан кешеңнең сиңа тормыш иптәше буларак туры килү-килмәвен билгеләү. Әгәр дә аның сиңа туры килмәвен билгеләсәң, димәк, сезнең йөрешүегез үз максатына иреште һәм сез билгеле бер карарга килдегез. Шуңа күрә дөнья бетте дип уйлама, үзеңне дә битәрләмә. Бу мөнәсәбәтләр синең өчен тәҗрибә булсын.

 Уйлан. Син бу мөнәсәбәтләрдән нинди сабаклар алдың? Үзеңә кайсы яктан үзгәрергә кирәклеген күрдеңме? Яңа мөнәсәбәтләр башларга уйласаң, нәрсәне башкача эшләр идең?

a Күбрәк мәгълүматны «Гаилә өчен ярдәм» дигән рубрикадан, «Тормыш иптәшегезнең кайбер яклары ачуыгызны китерсә, нәрсә эшләп була?» һәм «Когда он и она такие разные» дигән мәкаләләрдән табып була.