Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Барлыкка китерүме я эволюцияме? Ни өчен Аллаһының бар нәрсәне барлыкка китергәненә ышану акыллы? (3 өлеш)

Барлыкка китерүме я эволюцияме? Ни өчен Аллаһының бар нәрсәне барлыкка китергәненә ышану акыллы? (3 өлеш)

«Аллаһының бар нәрсәне барлыкка китергәненә ышанасың икән, кешеләр сине акылсыз дип санарга мөмкин. Аларның, син әти-әниең сөйләгән әкиятләргә һаман да ышанасың я үз динең миеңне чистарткан, дип әйтүләре ихтимал» (Джанетт).

 Син Джанетт кебек андый хисләр кичерәсеңме? Алай булса, син, бәлки, Аллаһының бар нәрсәне барлыкка китергәнендә шикләнәсеңдер. Ахыр чиктә, берсе дә кешеләр аны үзен тормыштан артта калган кеше дип санауларын теләми. Сиңа нәрсә ярдәм итәр?

 Каршы сүзләр

 1. Аллаһының бар нәрсәне барлыкка китергәненә ышанасың икән, кешеләр син фәнгә каршы киләсең дип уйларлар.

 «Минем укытучым, кешеләр Аллаһының бар нәрсәне барлыкка китергәненә ышана икән, алар дөньяның ничек төзелгәнен аңлатырга ялкаулана, дип әйтте» (Мария).

 Сиңа нәрсәне белергә кирәк. Андый фикердә булган кешеләр фактларны белми. Галилей һәм Исаак Ньютон кебек атаклы галимнәр Аллаһының бар нәрсәне барлыкка китергәненә ышанганнар. Шул ук вакыт алар фән белән шөгыльләнергә яраткан. Бүген дә кайбер галимнәр андый карашта тора.

 Киңәш. «Күзәтү манарасының онлайн китапханәсе»н ач һәм андагы эзләү юлда «үз иманы турында сөйли» дигән сүзтезмәне яз. Шулай итеп син медицина һәм фән белән шөгыльләнгән һәм Аллаһының бар нәрсәне барлыкка китергәненә ышанган кешеләрнең мисалларын табарсың. Аларга андый нәтиҗәгә килергә нәрсә булышканына игътибар ит.

 Нәтиҗә ясыйк. Аллаһының бар нәрсәне барлыкка китергәненә ышанып, син фәнне кире какмыйсың. Киресенчә, табигать турында күбрәк белеп, син үз иманыңны ныгытырсың (Римлыларга 1:20).

2. Син Изге Язмаларда әйтелгән сүзләргә — Аллаһының бар нәрсәне барлыкка китергәненә ышанасың икән, кешеләр сине фанатик дип санарлар.

 «Күп кенә кеше бар нәрсәне Аллаһы яратты дигән фикерне мәзәк дип саный. Алар өчен Яратылыш китабы — уйлап чыгарылган хикәя генә» (Джасмин).

 Сиңа нәрсәне белергә кирәк. Кешеләр еш кына Изге Язмалардагы Аллаһының бар нәрсәне барлыкка китергәне турындагы өзекне дөрес аңламый. Мәсәлән, кайбер кешеләр Галәм алты 24 сәгатьлек көн эчендә барлыкка китерелгән дип әйтә. Изге Язмаларда андый караш бер кайда да язылмаган.

  •   Яратылыш 1:1 дә болай диелә: «Әүвәл Аллаһы күкне һәм җирне яратты». Бу Җиргә инде миллиардлаган ел дигән фәнни карашка туры килә.

  •   Яратылышта кулланылган «көн» сүзе озак дәвамлы вакытны аңлатырга мөмкин. Чынында, Яратылыш 2:4 тәге «көн» сүзе җирне барлыкка китерүнең бар алты көненә карый.

 Нәтиҗә ясыйк. Изге Язмалардагы Аллаһының бар нәрсәне барлыкка китергәне турындагы хәбәр фәнни фактларга туры килә.

 Үз ышануларың турында уйлан

 Аллаһының бар нәрсәне яратканына ышану нигезсез дип әйтеп булмый. Киресенчә, ул ышанычлы дәлилләргә нигезләнә. Әйдәгез, моның турында уйланыйк.

 Син күргән нәрсәләр шуны раслый: һәр нәрсәнең барлыкка китерүчесе бар. Син фотоаппарат, самолет я өйне күрсәң, кемдер моны барлыкка китергән дигән дөрес нәтиҗәгә килерсең. Кеше күзе, күктәге кошлар я Җир планетасы турында әйткәндә, ни өчен шундый ук нәтиҗәгә килмәскә?

 Нәрсә турында уйлану акыллы. Инженерлар еш кына табигатьтәге нәрсәләрнең үзенчәлекләренә карап билгеле бер нәрсәләрне ясый. Шулай итеп алар ясаган шул әйберләренең сыйфатын яхшырта. Моны башкалар аларның эшләрен танысын өчен эшли. Конструкторны һәм аның эшен танып шул ук вакыт Барлыкка Китерүчене һәм ул барлыкка китергән бөегрәк нәрсәләреннән баш тарту акыллымы?

Самолетны кемдер уйлап чыгарган, ә кошны юк дип уйлау акыллымы?

 Дәлилләрне тикшерер өчен ярдәм

 Син табигатьтә күренгән дәлилләрне тикшереп, Аллаһының бар нәрсәне барлыкка китергәненә иманыңны ныгытырысың.

 Киңәш. «Күзәтү манарасының онлайн китапханәсе»ндә (рус) эзләү юлында «бу үзеннән-үзе барлыкка килгәнме» дигән сүзтезмәне (куштарнаклар эчендә) яз. «Уяныгыз!» журналының «Бу үзеннән-үзе барлыкка килгәнме яисә бер максат белән яратылганмы?» дигән рубриканың кайбер мәкаләләрнең исемнәрен сайла. Һәр мәкаләдә табигатьнең нинди кызыклы бер ягы бар икәненә игътибар ит. Бу сине Барлыкка Китерүченең барлыгына ничек инандыра?

 Асылын аңла. Китерелгән басмалар ярдәмендә Аллаһының бар нәрсәне барлыкка китергәненә дәлилләрне җентеклерәк тикшер.

  •  «Тормыш яратылган булганмы?»

    •   Җир тормыш өчен яхшы итеп урнаштырылган, һәм анда кешеләр белән терлек өчен бөтен нәрсә бар. (4—10 нчы битләрне кара.)

    •   Уйлап чыгарылган нәрсәләрнең мисалларын табигатьтә табып була. (11—17 нче битләрне кара.)

    •   Изге Язмаларда Яратылыш китабында барлыкка китерү турындагы хәбәр фәнгә туры килә. (24—28 нче битләрне кара.)

  •  «Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау» (рус)

    •   Тормыш тере булмаган нәрсәдән үзеннән-үзе килеп чыга алмаган. (4—7 нче битләрне кара.)

    •   Тере организмнар, үзләреннән-үзләре барлыкка килер өчен, бик катлаулы итеп яратылган. (8—12 нче битләрне кара.)

    •   ДНКның мәгълүмат саклау сәләте бүгенге электрон җайланмалардан өстен чыга. (13—21 нче битләрне кара.)

    •   Бөтен тормыш бер чыганактан барлыкка килә алмаган. Палеонтологик мәгълүматлар буенча, хайваннарның төп төркемнәре әкрен-әкрен үзгәреп бармаган, ә кинәт барлыкка килгән. (22—29 нчы битләрне кара.)

 «Аллаһының барлыгына мине күбрәк табигать дөньясы — Җирдәге хайваннардан башлап Галәмгә хәтле һәм андагы тәртип ышандыра» (Томас).