Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Электрон уеннар. Файдалы киңәшләр

Электрон уеннар. Файдалы киңәшләр

 Тест

 Кушма Штатларда электрон уеннар миллиардлаган доллар табыш китерә. Өч сорауга җавап бир.

  1.   Электрон уеннар уйнаучыларга якынча

    1.  А. 18 яшь

    2.  Б. 30 яшь

  2.   Электрон уеннар күбрәк хатын-кызлармы я ир-атлар уйныймы?

    1.  А. 55 процент ир-ат, 45 процент хатын-кыз

    2.  Б. 15 процент ир-ат, 85 процент хатын-кыз

  3.   Электрон уеннар уйнарга иң яратучы төркем

    1.  А. 18 яшьлек һәм олырак хатын-кызлар

    2.  Б. 17 яшьлек егетләр һәм кечерәк

 Җавап (2013 ел мәгълүматы)

  1.   Б. 30 яшь.

  2.   А. Уйнаучыларның 45 проценты хатын-кыз, яртысы диярлек.

  3.   А. 18 яшьлек һәм олырак хатын-кызлар уйнаучыларның 31 процентын, ә 17 яшьлек егетләр һәм кечерәк 19 процентын тәшкил итә.

 Бу саннарга карап, электрон уеннарны кем күбрәк ярата икәнен күрәсең. Әмма бу саннардан электрон уеннар сиңа яхшы я начар яктан тәэсир итәчәк икәнен белеп булмый.

 Яхшы яклары

 Электрон уеннар турында әйтелгән кайсы сүзләр белән син ризалашыр идең?

  •  «Гаилә һәм дусларың белән күңел ачып якынрак булып китәсең» (Айрин).

  •  «Барысын онытып ял итеп алырга мөмкинлек бирә» (Аннет).

  •  «Төрле сорауларны тиз хәл итәргә өйрәтә» (Кристофер).

  •  «Проблемаларны хәл итәргә өйрәнәсең» (Эми).

  •  «Акылыңны күнектерә, уйларга этәрә, планлаштырырга, төрле юллар сайларга өйрәтә» (Энтони).

  •  Кайбер уеннар башкалар белән хезмәттәшлек итәргә өйрәтә» (Томас).

  •  «Кайбер уеннар ярдәмендә күнегүләр ясыйсың һәм сүлпәнәеп китмисең» (Джейл).

 Син бу сүзләрнең кайсысы белән риза? Ә, бәлки, барысы беләндер? Электрон уеннар акылга да, тәнгә дә файда китерергә мөмкин. Кайбер уеннар күңел ачу гына булса да, һәм Аннет әйтмешли, «барысын онытырга» булышса да, бу алар начар дигәнне әле аңлатмый.

 ● Изге Язмаларда «һәр нәрсәнең тиешле вакыты бар» дип әйтелә. Күңел ачуның да үз вакыты бар (Вәгазьче 3:1—4).

 Начар яклары

 Электрон уеннар вакытыңны урламыймы?

 «Бер уйный башласам, туктап булмый. Үземә: „Тагын бер уровень үтәм дә бу уеннан чыгам“,— дип әйтеп торсам да, „чыгуым“ сәгатьләргә сузыла» (Аннет).

 «Уеннар еш кына вакытымны урлый. Сәгатьләр буе утырасың да, үзеңә ниндидер мөһим нәрсә эшләгәнсең булып тоела. Әлбәттә, син бит биш тапкыр җиңеп чыктың! Ә чынлыкта бернәрсәдә эшләмәдең» (Серена).

 Нәтиҗә. Акчаңны югалтсаң, әле кайтарып булыр. Ә менә югалткан вакытны кайтарып булмый. Шуңа күрә вакыт күпкә кадерлерәк дип әйтеп була. Уеннар вакытыңны таламасын!

 ● «Вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз»,— дип әйтелгән Изге Язмаларда (Көләсәйлеләргә 4:5).

 Электрон уеннар фикер йөртү ягыннан файда я зыян китерәме?

 «Уйнаганда кешеләр уйламыйча җинаять „кылалар“. Кеше моны чынында эшләгән булса, аны төрмәгә утыртырлар иде» (Сет).

 «Уйнаганда, җиңүче булыр өчен, дошманнарыңны җиңәргә кирәк. Ә бу аларны төрлечә үтерү дигән сүз» (Аннет).

 «Уйнаганда дусларыңа: „Әх, син, кабахәт“ я „Хәзер, дөмегерсең“,— дигән сүзләр әйтеп уйныйбыз! Бу акылга сыймаслык» (Нейтан).

 Нәтиҗә. Аллаһы нәфрәт иткән нәрсәләр, мәсәлән, спиритизм, бозык тәртип, көч куллану, булган уеннар уйнама! (Гәләтиялеләргә 5:19—21; Эфеслеләргә 5:10; 1 Яхъя 2:15, 16).

 ● Изге Язмаларда Аллаһы «җәбер-золым яратучы һәркемне» нәфрәт итә дип әйтелә (Зәбур 11:5). Электрон уеннар киләчәктә нинди кеше булуыңа тәэсир итмәсә дә, әмма синең хәзер нинди кеше икәнеңне күрсәтеп тора.

 Бер китапта болай дип әйтелә: «Явыз видеоуеннар кеше тәртибенә телетапшыруларга караганда ныграк тәэсир итә, чөнки кешеләр явыз кешеләрне күреп кенә чикләнми, алар үзләре шул явыз персонажлар булып китәләр. Уйнаганда без берәр нәрсәгә өйрәнәбез, ә андый уеннар уйнаганда балалар явыз булырга өйрәнәләр» («Getting to Calm»). (Ишагыйя 2:4 не чагыштырыгыз.)

 Уен колы булма!

 Күп кенә егетләр һәм кызлар электрон уеннарга акыллы караш белән карый. Мондый сүзләргә игътибар ит:

 «Кайчандыр мин: „Сиңа йокыңны туйдырыр өчен 5 сәгать тә җитә. Тагын бер уровень үттә...“,— диеп уйнап утыра идем. Ә хәзер мин уен колы түгел, ә уен минем колым. Мин аларны күңел ачар өчен кулланам. Һәр нәрсәне чаманы белеп эшләргә кирәк» (Джозеф).

 «Уйнамый башлагач, шулкадәр күп нәрсәне эшләргә өлгерәм. Хезмәтем яхшырды, башкаларга күбрәк булыша башладым, хәтта фортепианода уйнарга өйрәндем. Тормышта электрон уеннардан кызыграк нәрсә күп икән!» (Дэвид).

 ● Изге Язмаларда җитлеккән кешеләр гадәтләрендә тыйнак дип әйтелә (1 Тимутигә 3:2, 11). Алар ял итәргә яратса да, акыл белән эш итәләр һәм ял итү турында әйткәндә чаманы беләләр (Эфеслеләргә 5:10).

 Нәтиҗә. Электрон уеннар күңел ачып алырга мөмкинлек бирсә дә, алар үз урыннарын «белергә» тиеш. Алар сине үз колы итмәсен, вакытыңны урламасын. Тормышыңда нәрсә иң мөһиме икәнен онытма! Уеннарда берәр максатка ирешер урынына, үз тормышыңда берәр максат куеп аңа ирешсәң яхшырак булмасмы?