Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Хәлдән таймас өчен нәрсә эшләп була?

Хәлдән таймас өчен нәрсә эшләп була?

 Хәлдән тая барганыңны сизәсең икән, бу мәкаләдәге киңәшләр сиңа, һичшиксез, булышачак.

 Ни өчен шулай була

  •   Күп эш йөкләнү. «Нәрсә турында гына сүз бармасын,— ди Джули исемле яшь хатын-кыз,— яхшырак эшләү, яхшы якларыбызны күрсәтү, югары максатлар кую һәм уңышка ирешү турындамы — безне көчебездән килгәнне эшләргә өндиләр. Мондый басымга чыдау бер дә җиңел түгел!»

  •   Техника. Смартфоннар, планшетлар һәм башка электрон җайланмаларны кулланып, без челтәрдә тәүлек буе утыра алабыз, әмма хәбәрләр, СМСлар укый-укый безнең стресс кичерүебез һәм хәлдән таюыбыз бар.

  •   Аз йоклау. «Яшьләр мәктәпкә һәм эшкә иртә тора, ә күңел ачкач, соң ята, нәтиҗәдә, алар котылгысыз хәлгә эләгә»,— дип әйтә Миранда исемле яшь хатын-кыз. Ахыр чиктә шундый тормыш алып баручылар хәлдән тая.

 Ни өчен бу мөһим

 Изге Язмаларда тырыш булу мактап телгә алына (Гыйбрәтле сүзләр 6:6—8; Римлыларга 12:11). Әмма ул тормышыбызда башка эшләр башкарырга көч калмаслык һәм сәламәтлеккә зыян килерлек дәрәҗәдә эшләргә өндәми.

 «Бермәл мин, өстемә шулкадәр күп эш өелгәнгә, көне буе авызыма берни дә капмаганымны аңладым. Берәр эшкә ризалашканчы, уйларга кирәк икән. Сау-сәламәтлегемне какшатасым килми шул» (Эшли).

 Изге Язмаларда: «Тере эткә дә бит үле арысланга караганда яхшырак»,— диелә (Вәгазьче 9:4). Бар көчеңне куеп эшләрлек хәлдә булсаң, үзеңне арыслан кебек көчле дип уйларга мөмкин — кимендә хәзер. Ләкин үзеңне хәлдән тайдырсаң, син үз сәламәтлегеңә зур зыян китерергә мөмкин.

 Нәрсә эшләп була

  •   «Юк» дияргә өйрән. Изге Язмаларда: «Тыйнакларга зирәклек хас»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 11:2). Тыйнак кеше үзенең мөмкинлекләре чикле икәнен ничек таный, ул булдыра алмаганны эшләмәс.

     «Иң беренче чиратта „юк“ дип әйтә белмәүче кеше хәлдән таячак, ул һәрбер эшкә ризалаша. Аны тыйнак дип атап булмый. Иртәме, соңмы, ул хәлдән таячак» (Джордан).

  •   Яхшылап ял ит. Изге Язмаларда: «Ике уч авыр эш белән җил кууга караганда бер уч ял яхшырак»,— диелә (Вәгазьче 4:6). Йокыны ризык белән чагыштырып була: йокы вакытында кеше тәне һәм баш мие кирәкле матдәләр белән туклана. Әмма күп кенә яшүсмерләр бу факты кире кагып, йокыга кирәк кадәрге 8—10 сәгать вакытны бүлеп куймый.

     «Бервакыт минем графигым бик тыгыз иде, һәм мин йокыга вакыт жәлли идем. Әмма бер сәгатькә күбрәк йоклаганда, мин, уянгач, үземне күпкә яхшырак һәм бәхетлерәк хис итәм» (Бруклин).

  •   График төзе. Изге Язмаларда: «Тырыш кешенең ниятләре уңышка илтә»,— дип язылган (Гыйбрәтле сүзләр 21:5). Яшь чакта вакытыңны дөрес кулланырга һәм эшләреңне дөрес планлаштырырга өйрәнсәң, син гомер буе уңышлы булырсың.

     «Көндәлек дәфтәрне куллану стресстан азат итә. Эшлисе эшләреңне язып барсаң, графигыңны кирәк чакта үзгәртү әллә ни авыр булмас. Шулай эшләү хәлдән таюдан яклый» (Ванесса).