Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Сиңа кызыксыз булса, нәрсә эшләргә?

Сиңа кызыксыз булса, нәрсә эшләргә?

 Кайберәүләр өчен яңгырлы көнне һич нәрсә эшләмичә һәм һич кая бармыйча өйдә утырудан да яманрак нәрсә юк. «Андый чакта,— ди Роберт исемле егет,— мин нәрсә эшләргә белмим, миңа күңелсез».

 Синең белән дә шулай булганы булдымы? Булса, бу мәкаләдә язылганнар сиңа файдалы булыр!

 Нәрсә белергә кирәк?

  •   Электрон җайланмалар ярдәм итәмәскә мөмкин.

     Интернетта утырып күп вакыт үткәреп була, әмма шулай эшләсәң, иҗатсыз яши башлавың һәм сиңа кызыксыз булып китүе бар. «Бер мәл үзеңнең һич нәрсә турында уйламыйча экранга текәлеп утырганыңны аңлыйсың»,— дип әйтә 21 яшьтәге Джереми.

     Елена исемле яшь хатын-кыз моңа охшаш фикер әйтә. «Техниканың файдасы чикле. Ул реаль дөньяны шулкадәр оныттыра ки, аны читкә куйгач, тормыш тагы да кызыксызрак булып китә».

  •   Эшкә мөнәсәбәтнең мөһимлеге.

     Буш вакытыңны меңләгән эш табып үткәрү дөрес булыр идеме? Эшне яратып эшләсәң, вакыт тиз үтә. Моның турында Карен исемле бер яшь хатын-кыз менә нәрсә әйтә: «Мәктәптә укыганда, минем һәрвакыт эшлисе эшләрем бар иде, ләкин вакыт әкрен үтә иде. Эшкә күңелне бирергә кирәк».

 Син белә идеңме? Буш вакыт сине иректән мәхрүм итми, киресенчә, илһам бирә, рухландыра, иҗатчан кеше итә.

Буш вакыт илһам бирә, рухландыра, иҗатчан кеше итә

 Нәрсә эшләп була?

 Төрле нәрсәләргә кызыксынуыңны арттыр. Яңа дуслар тап. Берәр мавыктыргыч шөгыль тап. Яңа темаларга өйрәнү үткәр. Кызык нәрсәләр күп булса, өйдә берүзең калу куркыныч булмас, ә башкалар белән булганда, вакыт тагы да тизрәк үтәр!

 Изге Язмалардагы принцип: «Кулыңнан килгәннең барысын да тырышып эшлә» (Вәгазьче 9:10).

 «Күптән түгел генә кытай теленең мандарин диалектын өйрәнә башладым. Белгәннәремне көн дә практикага кертәм. Шундый шөгыльне күптән табасы иде шул! Миңа тырышып эшләргә ошый. „Миңа кызыксыз булса, нәрсә эшләргә?“ — дип уйлап тормыйм да» (Мелинда).

 Максатыңа игътибар тупла. Эшнең максатын белсәң, сиңа бу эшне башкару авыр булмас. Укудан мәгънә тапсаң, вакыт мәктәптә тиз үтәр.

 Изге Язмалардагы принцип: «Кеше өчен... тырыш хезмәте белән җанына рәхәтлек китерүдән яхшырак нәрсә юк» (Вәгазьче 2:24).

 «Мәктәпне тәмамлар алдыннан, мин, артта калганга, көненә сигез сәгать дәресләр ясап үткәрә идем. Вакыт әкрен үтте дип әйтмәс идем. Ник дисәгез, мин укуның мәгънәсен белә идем. Минем укып чыгасым килә иде. Ә мавыгып киткәч, дәрт барлыкка килде» (Ханна).

 Уңай караш сакларга тырыш. Нинди генә мавыктыргыч эш булмасын, кайчак ул да бер төрле эшкә әйләнә. Иң яхшы дусларыңның да үз планнарын үзгәртүләре бар, шулай итеп, синең буш вакытың барлыкка килүе бар. Шартлар аркасында бәхетеңне югалтма, уңай караш үстер.

 Изге Язмалардагы принцип: «Шат күңелле көн дә бәйрәм итә» (Гыйбрәтле сүзләр 15:15).

 «Дустым миңа киңәш бирде: берүзең калуыңнан шатлык тап. Башкалар белән дә вакыт үткәрергә, берүзеңә дә калырга кирәк. Шуңа өйрәнеп, син кыйммәтле тәҗрибәле тупларсың» (Айви).