Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Әгәр яшьтәшләрең сине җенси мөнәсәбәтләргә керергә этәрсә?

Әгәр яшьтәшләрең сине җенси мөнәсәбәтләргә керергә этәрсә?

 «Мәктәптә берәрсе җенси мөнәсәбәтләргә кергәне турында сөйли башласа, башкалар да, артта калмас өчен, тизрәк шуны ук эшләргә тиеш дип уйлый иде. Беркемнең дә җебегән булып китәсе килми иде» (Элейн, 21 яшь).

 Синең әле дә җенси мөнәсәбәтләргә кермәгәнең аркасында үзеңне уңайсыз хис иткәнең булдымы?

 Яратып йөргән кешеңнең сине якынлык кылырга этәргәне бармы?

 Бу мәкалә сине үз теләкләреңә һәм башкаларның басымына бирешмәскә, шулай ук соңрак үкенерлек адымнар ясамаска өйрәтер.

 Уйдырмалар һәм фактлар

 УЙДЫРМА. «Миннән башка барысы да секс белән шөгыльләнә».

 ФАКТ. Бер сораштыру барышында 18 яшьлек кешеләрнең өчтән икесе инде җенси мөнәсәбәтләргә кергәне турында әйткән. Димәк, 30 проценттан күбрәгенең секс әле булмаган, ә бу кечкенә сан түгел! Барысы да секс белән шөгыльләнә дигән сүз — ялган.

 УЙДЫРМА. «Секс мөнәсәбәтләребезне ныгытыр».

 ФАКТ. Кайбер егетләр бу сүзләрне йөрешкән кызларына секс белән шөгыльләнер өчен әйтә. Әмма кыз ризалашса, күп очракта йөрешүләре шуның белән тәмамлана. Кыз өчен бу зур трагедиягә әйләнә ала, чөнки ул егете аны ярата я булмаса ошата дип уйлаган була a.

 УЙДЫРМА. Изге Язмалар сексны тыя.

 ФАКТ. Изге Язмаларда секс турында уңай яктан язылган. Әмма анда законлы никахта булган ир һәм хатын арасында гына секс була ала дип әйтелә (Яратылыш 1:28; 1 Көринтлеләргә 7:3).

 УЙДЫРМА. Изге Язмалар буенча яшәү — үзеңне шатлыктан мәхрүм итү.

 ФАКТ. Әгәр син никахка кадәр көтсәң, тормышың күпкә бәхетлерәк булачак. Син кирәкмәгән борчулардан, күңел төшенкелегеннән, ягъни никахлашмыйча якынлык кылуның ачы нәтиҗәләреннән кача аласың.

 Нәтиҗә. Бу сорауда сак булу әле беркемгә дә зыян китермәгән. Ә менә никахка кадәр җенси мөнәсәбәтләргә кергән кешеләр, күбесенчә, моның турында соңыннан үкенгән.

 Басымга ничек каршы торырга?

  •   Әхлакый принципларга ышанычыңны ныгыт. Изге Язмаларда җитлеккән кешеләр «яхшылык белән яманлыкны аера» белә диелгән (Еврейләргә 5:14). Аларның ышанулары нигезле, һәм шуңа күрә аларны җиңел генә юлдан яздырып булмый.

     «Мин, дөрес эш итәр өчен һәм яхшы абруйга ия булыр өчен, күп тырышлыклар куям. Бер мизгел эчендә моны югалтырга теләмим» (Алисия, 16 яшь).

     Уйлап кара. Синең нинди абруйга ия буласың килә? Кемгәдер ярарга теләп, абруеңны югалтырга кирәкме икән?

  •   Нәтиҗәләр турында уйлан. Изге Язмаларда: «Кеше ни чәчсә, шуны урыр»,— дип язылган (Гәләтиялеләргә 6:7). Алдагы тормышыңда була алачак нәрсәләр һәм аларның нәтиҗәләрен күзаллап кара: никахка кадәр булган секс синең тормышыңа һәм теге кешенең тормышына ничек тәэсир итә ала? b

     «Никахка кадәр секс еш кына гаеп һәм үкенү хисе китерә, шулай ук күбесе үзләрен кулланылган итеп тоя. Ә йөккә узу яки берәр авыру йоктыру турында әйтәсе дә юк» (Сиена, 16 яшь).

     Уйлап кара. Бер китапта болай дип әйтелә: «Әгәр дә дусларың сине тормышыңны җимерә алган адымга барырга этәрә икән, сиңа андый дуслар кирәкме һәм тормышта мөһим булган сорауларда аларның киңәшләренә колак салу акыллымы?» («Sex Smart»).

  •   Акыл белән эш ит. Секс бу явызлык түгел. Киресенчә, Изге Язмаларда җенси мөнәсәбәтләр — никахның өлеше дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 5:18, 19).

     «Аллаһы барлыкка китергән бар нәрсә дә искиткеч гүзәл, шул исәптән, секс та. Аллаһы җенси мөнәсәбәтләрнең безгә шатлык китерүен тели, әмма никахка кадәр көтәргә генә кирәк» (Джереми, 17 яшь).

     Уйлап кара. Берәр кайчан син никахка керерсең һәм шунда секс белән шөгыльләнә алырсың. Шунда син тулысынча, өстә китерелгән тискәре нәтиҗәләрсез, бу бүләк белән ләззәтләнә алырсың.

a Әлбәттә, егетләр генә моңа этәрә дип әйтеп булмый. Күп очракларда кызлар үзләре егетләрне якынлык кылырга этәрә.

b Моңа өстәп, никахка кадәр секс йөккә узуга китерә ала, һәм, әгәр дә араларында берәрсе балигъ булмаса, икенчесе хәтта җинаять җаваплылыгына тартыла ала.