Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

СМСлар турында нәрсә белергә кирәк?

СМСлар турында нәрсә белергә кирәк?
  • :-) СМСларны дөрес куллансаң, алар күп файда китерә ала.

  • :-( СМСны уйламыйча язсаң, дуслыгыңның да бозылуы бар, кешеләрнең үзеңә карата карашы да начар якка үзгәрер.

Бу мәкаләдә мондый темалар карала:

Шулай ук:

 Кемгә язарга?

 Күп кенә яшүсмерләр СМСсыз аралашып булмый дип саный. Кешенең телефоны булса һәм әти-әниең каршы булмаса, син һәркайсы кеше белән хәбәр алышып тора аласың.

 «Берәр егет миңа я сеңлемә шалтыратса, әти ачулана башлый. Безгә түр бүлмәдә куелган телефонны гына кулланып һәм башка кешеләр булганда гына сөйләшергә ярый» (Ленора).

 Шуны онытма: Телефон номерыңны һәр кешегә биреп йөрсәң үз тормышыңны катлауландырырсың.

 «Телефон номерыңны теләсә кемгә бирсәң шуны көт: тиздән сиңа юньсез СМСлар һәм җирәнгеч фотолар белән рәсемнәр килә башлаячак» (Скотт).

 “Каршы җенес кешесе белән СМСлар җибәрешеп торсаң, тиздән аңа тартыла башларсың» (Стивен).

 Изге Язмаларда болай диелә: «Акыллы кеше, бәла-каза якынлашуын абайлап, читкә тайпылыр» (Гыйбрәтле сүзләр 22:3). Кайбер адымнарны ясап үзеңне бәла-казадан сакларсың.

 Мелинда исемле кыз сөйли: «Мин бер егет белән дуслаштым һәм без еш кына СМСлар җибәрешеп тордык. Мин үзебезне яхшы дуслар гына дип санап йөрдем һәм берәр нинди проблема туар дип уйламаган идем. Ә ул бер көн миңа гашыйк булганын әйтте. Аның белән бергә шулкадәр озак вакыт үткәреп һәм СМСлар алышып мин хата эшләгәнмен. Хәзер мин моны бик яхшы аңлыйм».

 Ничек уйлыйсың? Мелинданың дусты үз хисләрен ачкач, алар үзләрен ничек хис иткән?

 Хаталарны төзәт! Мелинда белән шул егет дуслар гына булып калсын өчен, ул нәрсә эшли алыр иде?

 Нәрсә язарга?

 СМСны җибәрү дә җиңел, алу да рәхәт. Ләкин шуны онытма: кеше язганыңны башкарак та аңларга мөмкин.

 Сак бул: кеше язган сүзләреңне башка мәгънәдә аңламасын.

 «СМСларда кеше хисләрен дә, тавыш тонын да, хәтта смайликлар я башка символлар кулланса да, аңлап булмый. Нәтиҗәдә, син бер нәрсә язсаң, кеше моны башка төрле кабул итәр» (Бриана).

 «Кайбер кызлар, егетләргә СМСлар җибәреп, үз репутацияләрен боздылар һәм аларны җилбәзәк дип атый башладылар» (Лора).

 Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Тәкъва кеше әйтер сүзен төптән уйлап әйтер» (Гыйбрәтле сүзләр 15:28). Сабак: СМСны җибәрер алдыннан аны кабат укып чык!

 Кайчан язарга?

 СМС «этикет» буенча эш ит: төптән уйлап үз-үзеңә СМСларга кагылышлы кагыйдәләр урнаштыр һәм аларны тот.

 Истә тот: СМС төзегәндә билгеле этикет буенча эш итмәсәң, дусларың үпкәләр һәм синең белән аралашмый башлар.

 «СМС этикет турында кайвакыт онытып та куясың. Берәрсе белән сөйләшеп утырасың, ашыйсың, ә үзең шул ук вакыт СМС язып маташасың» (Аллисон).

 «СМСлар язу аеруча машинада барганда куркыныч, чөнки юлга карап бармасаң авариягә эләгүең бар» (Анна).

 Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Һәр эшнең — үз заманы... дәшмәү вакыты бар һәм сөйләү вакыты бар» (Вәгазьче 3:1, 7). Бу сүзләр СМСлар турында әйткәндә дә хак булып кала!

 Киңәшләр

Кемгә язарга

  •  ;-)Әти-әниең киңәшен тот (Көләсәйлеләргә 3:20).

  •  ;-)Берәр кемгә үз телефон номерыңны бирер алдыннан яхшылап уйла. Кешегә үзеңә кагылышлы мәгълүматны бирмәгәндә, моны ипләп кенә аңлатырга өйрән, шулай итеп син үзеңне киләчәктәге охшаш хәлләргә әзерләрсең.

  •  ;-)СМСлар язганда үзеңне артык иркен тотма, сине җилбәзәк дип атый башламасыннар өчен дә язган сүзләреңә игътибарлы бул. СМСлар язып берәр кемгә тартыла башласаң, өмет өзелү «урырсың» һәм җан әрнүләре кичерерсең.

 «Мин телефонны акыл белән кулланам, шуңа күрә әти-әнием миңа ышана. Мин берәр кешенең телефон номерын үз телефоныма язып куяр алдыннан җиде тапкыр үлчим аннан соң гына кисәм» (Бриана).

Нәрсә язарга

  •  ;-)СМС язар алдыннан үзеңә сорау бир: «Хәзер СМС язып утыру урынлы булырмы?» Кайвакыт кешегә шалтыратып алу я башка берәр вакытта аның белән сөйләшү яхшырак булыр.

  •  ;-)Кешегә ниндидер сүзләрне әйтә алмыйсың икән, андый сүзләрне СМСларда да язма. «Әгәр моны әйтеп тә булмый икән, ни өчен моны язып торырга»,— дип әйтә 23 яшьлек Сара.

 «Берәрсе сиңа әдәпсез рәсемнәр җибәрсә, әти-әниеңә әйт. Бу сине яклап торачак, ә әти-әниең сиңа күбрәк ышаначак» (Сирван).

Кайчан язарга

  •  ;-)Син телефонны кайчан кулланмаячаксың? Моны алдан ук билгеләп куй. «Мин ашаганда һәм берәр нәрсә өйрәнгәндә үзем белән телефонымны алмыйм,— дип сөйли Оливия исемле кыз.— Мин аларны җыелыш очрашулары барганда да сүндереп куям»

  •  ;-)Башкаларга карата игътибарлы бул (Филипиялеләргә 2:4). Кеше белән сөйләшкәндә СМСлар язма.

 «Әгәр ашыгыч эш түгел икән, мин дуслар белән бергә булганда СМСлар язмыйм. Кеше белән яхшы таныш булмасам, аңа үз телефон номерымны бирмим» (Джанелли).