Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Миңа көчләү турында нәрсә белергә кирәк? (1 өлеш. Саклык чаралары)

Миңа көчләү турында нәрсә белергә кирәк? (1 өлеш. Саклык чаралары)

 Нәрсә ул көчләү?

 «Көчләү» дигән сүзләр төрле җирдә, төрле юридик мәгънә йөртә ала. Әмма, гадәттә, бу сүзләр кешене, кайчакта көч кулланып җенси мөнәсәбәткә керергә мәҗбүр итүне аңлата. Бу, мәсәлән, кечкенә балаларны яисә яшүсмерне көчләү, инцест (якын туган белән якынлык кылу), мәсхәрәләү яки ышанган кеше (табиб, укытучы я дин җитәкчесе) тарафыннан көчләү булырга мөмкин. Кайбер кешеләрне сүзләр белән я башкача, булган хәл турында сөйләсә җәза бирү белән куркыталар.

 Бер тикшерү буенча, Кушма Штатларда гына һәр ел якынча 250 000 кеше көчләү корбаны булып китә. Аларның яртысы 12 яшьтән алып 18 яшькә кадәр яшьләр.

 Син нәрсә белергә тиеш?

  •   Изге Язмаларда көчләү хөкем ителә. Изге Язмаларда 4000 ел элек җенси теләк белән янып торучы халык төркеме Сәдүмгә килгән ике ир кешене көчләр өчен җыелган дип әйтелә. Аллаһыны Сәдүмне юк итәргә этәргән сәбәпләрнең берсе шул булган (Яратылыш 19:4—13). Моннан тыш, Мусага 3 500 ел элек бирелгән Канун инцестны (якын туган белән якынлык кылуны), шул исәптән гаилә әгъзасы ягыннан көчләүне тыйган (Левилеләр 18:6).

  •   Күп очракларда кешене танышы көчли. Бер китапта: «Өч очракның икесендә көчләнгән кеше көчләүче белән таныш булган. Көчләүче караңгы урамда ташланган җинаятьче түгел» («Talking Sex With Your Kids»).

  •   Көчләү ир кешеләргә дә, хатын кызларга да яный. Мәсәлән, Кушма Штатларда көчләнгән кешеләрнең якынча 10 проценты — ир кешеләр. Америкада көчләү белән көрәшкән бер оешма әйткәнчә, көчләнгән малайлар һәм ир кешеләр «хәзер гомосексуалистлар булып китәр» я «ир кешегә саналмас» дип куркырга мөмкин («Rape, Abuse & Incest National Network»).

  •   Көчләүнең киң таралуына гаҗәпләнәсе юк. Изге Язмаларда «соңгы көннәрдә» күпләр «кешене яратмаучы... тотнаксыз, рәхимсез, яхшылыкны яратмаучы» булырлар дип алдан әйтелгән (2 Тимутигә 3:1—3). Башкаларны көчләгән кешеләр нәкъ шундый сыйфатларны чагылдыра да.

  •   Көчләү кичергән кеше гаепле түгел. Башкаларны көчләргә беркемнең да хакы юк. Андый эшләр өчен җинаятьче җаваплы. Сексуаль ташлануның мөмкинлекләрен киметер өчен, син тиешле адымнар ясый аласың.

 Син нәрсә эшли аласың?

  •   Әзерлән. Берәр кем — йөрешкән кеше яки туганың сине җенси мөнәсәбәтләргә керергә этәрсә, син нәрсә эшләрсең? Моның турында алдан уйлан. Эрин исемле яшь хатын-кыз, яшьтәшләрнең төрле басымына әзер булыр өчен, туа алган хәлне күз алдына китерергә, аны сәхнәләштерергә һәм үзеңне ничек тотарга икәнен хәл итәргә киңәш бирә. Ул болай ди: «Бу сәер булып күренсә дә, бу адымнар көчләү корбаны булмаска булыша».

     Изге Язмаларда болай диелә: «Акылсызлар кебек түгел, ә зирәкләр кебек гомер итәр өчен, үз тәртибегезгә бик игътибарлы булыгыз... без явыз көннәрдә яшибез бит» (Эфеслеләргә 5:15, 16).

     Үзеңә сорау бир: «Әгәр дә миңа берәрсе кагылса һәм мин үземне уңайсыз хис итсәм, нәрсә эшләрмен?»

  •   Китү юлын әзерләп куй. Өстә искә алынган оешма мондый киңәш бирә: «Берәр махсус сүзне уйлап чыгарыгыз. Аны дусларыгызга һәм туганнарыгызга әйтегез. Куркыныч янаса, сез аларга шалтыратып, бу махсус сүзне әйтә аласыз. Шунда дусларыгыз я туганнарыгыз сезнең янга килә алыр я сезне коткарыр өчен берәр нәрсә булдырыр». Куркыныч хәлләргә эләкмәскә тырышсаң, үзеңне күп проблемалардан азат итәрсең.

     Изге Язмаларда болай диелә: «Акыллы кеше, бәла-каза якынлашуын абайлап, читкә тайпылыр, тәҗрибәсез кеше исә бәла эченә ташланып, михнәткә дучар булыр» (Гыйбрәтле сүзләр 22:3).

     Үзеңә сорау бир: «Куркыныч янаса, мин китү юлын әзерләп куйдыммы?»

    Китү юлын һәрвакыт әзер тот

  •   Чикләр куй һәм аларны бозма. Мәсәлән, берәрсе белән йөрешсәң, алдан сөйләшеп куй. Нинди тәртип яраклы, ә нинди юк икәнен билгелә. Әгәр дә йөрешкән кешең чикләрне кую акылсыз дип санаса, димәк, сиңа башка кеше, синең принципларыңны хөрмәт иткән кеше кирәк.

     Изге Язмаларда болай диелә: «Мәхәббәт... үзен әдәпсез тотмый, үз файдасын эзләми» (1 Көринтлеләргә 13:4, 5).

     Үзеңә сорау бир: «Мин нинди принциплар буенча яшим? Нинди тәртип куйган чикләрне боза?»