Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Яхшы гадәтләр никадәр мөһим?

Яхшы гадәтләр никадәр мөһим?

«Кешеләр миңа ишек ачмаса, ни өчен мин аларга ишек ачарга тиеш?»

«Тормышта „рәхмәт“, „рәхим итеп“ һәм „гафу ит“ сүзләреннән тыш мөһимрәк нәрсәләр бар».

«Ни өчен абыем яисә апаем белән үзеңне әдәпле тоту мөһим, без бит туганнар»

Син моңа охшаш сүзләрне әйтер идеңме? Әйткән булсаң, бәлки, син яхшы гадәтләрнең мөһимлеген аңламыйсың.

 Яхшы гадәтләр турында нәрсә белү мөһим?

 Яхшы гадәтләр тормышның өч өлкәсенә яхшы тәэсир итә ала:

  1.   Синең репутацияң. Кешеләр синең башкалар белән үзеңне тотуыңнан, синең турында я яхшы, я начар уйлар. Яхшы гадәтле кеше булсаң, башкалар сине җитлеккән һәм ышанычлы кеше дип санар. Әмма үзеңне тупас тотсаң, башкалар син үзең турында гына уйлап яшисең дигән нәтиҗәгә килер. Моның аркасында сине үзең теләгән эшкә алмаслар һәм башка мөмкинлекләрдән файдалана алмассың. Изге Язмаларда: «Миһербансыз кеше үз-үзенә зыян китерер»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 11:17).

  2.   Синең дусларың. Изге Язмаларда: «Мәхәббәтне киемне кигәндәй киегез, чөнки ул — бердәмлекнең камил бәйләнешләре»,— дип әйтелә (Көләсәйлеләргә 3:14). Бу сүзләр дуслык мөнәсәбәтләренә дә кагыла. Кешеләр әдәпле һәм яхшы гадәтле кешеләргә тартыла. Чыннан да, беркем дә тупас, начар гадәтле кеше янында булырга теләмәс.

  3.   Башкаларның синең белән мөгамәлә итүләре. Дженнифер болай дип әйтә: «Үзеңне һәрвакыт әдәпле тотсаң, вакыт узу белән тупас кешеләр дә синең белән үзләрен йомшаграк тота башлар». Әмма тупас булсаң, бу зыян гына китерер. Изге Язмаларда: «Сезгә үзегез үлчәгән үлчәм белән үлчәп бирерләр»,— дип әйтелә (Маттай 7:2).

 Нәтиҗә. Без кешеләр белән һәр көн очрашабыз. Алар безгә ничек карар һәм безнең белән ничек мөгамәлә итәр? Бу безнең тәртибебездән тора. Башкача әйткәндә, яхшы гадәтләр бик мөһим!

 Ничек яхшырырга?

  1.   Үз гадәтләреңне тикшер. Үз-үзеңә мондый сораулар бир: «Мин олырак булган кешеләргә хөрмәт белән карыйммы? Мин „рәхмәт“, „рәхим итеп“ һәм „гафу ит“ дигән сүзләрне еш әйтәмме? Башкалар минем белән сөйләшкәндә, мин аларга игътибар итмичә, СМС-лар укыйммы я аларны җибәрәмме? Мин әти-әниләргә, абыйларга һәм апаларга хөрмәт белән карыйммы? Я алар туганнар булганга, үземне тупас тотаммы?»

     Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Бер-берегезгә ихтирам күрсәтүдә беренче булыгыз» (Римлыларга 12:10).

  2.   Максатлар куй. Үзеңә үзгәрешләр ясарга кирәк булган өч өлкәне язып куй. Мәсәлән, 15 яшьлек Эллисон шуны аңлаган: аңа «һәрвакыт үзенә сөйләү урынына, башкаларны тыңларга» өйрәнергә кирәк. 19 яшьлек Давид үз дуслары һәм гаиләсе белән аралашканда СМС-лар җибәрү вәсвәсәсенә каршы торырга өйрәнергә кирәк дип әйтә. «Мин үземне хөрмәтсез тотам. Алай эшләп, миңа башкалар белән аралашу кызыграк икәнен күрсәтәм»,— ди Давид. 17 яшьлек Эдвард аңа сөйләшкәндә башкаларның сүзләрен бүлдермәскә өйрәнергә кирәк дип әйтә. Югарыда искә алынган Дженнифер олы яшьтәгеләр белән аралашканда үз гадәтләрен яхшыртырга булган. «Элек мин алар белән тиз генә исәнләшә идем дә, һәм яшьтәшләр янына китәр өчен сәбәп эзли идем. Әмма хәзер мин алар белән якынрак танышырга тырышам. Мин әдәплерәк булып киттем».

     Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Башкаларны үзегездән өстен күрегез. Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Филипиялеләргә 2:3, 4).

  3.   Үз уңышларыңны күзәтеп бар. Ай дәвамында яхшырырга кирәк булган өлкәләрдә үз сөйләмеңне һәм тәртибеңне күзәтеп бар. Ай азагында үзеңнән сора: «Кайсы яхшы гадәтләр миңа яхшырырга булышты? Нинди өлкәләрдә минем әле үзгәрәсем бар?» Кирәкле максатлар куй.

     Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» (Лүк 6:31).