Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Изге Язмалар миңа ничек булыша ала? (3 нче өлеш. Изге Язмаларны укудан күбрәк файда ал)

Изге Язмалар миңа ничек булыша ала? (3 нче өлеш. Изге Язмаларны укудан күбрәк файда ал)

 Изге Язмалар эченә күз салсаң... Әйе, шактый гына күп текст күрерсең. Ләкин курыкма! Аңа төрле-төрле ризык куелган табынга карагандай кара. Күргән һәр нәрсәне ашап булмаса да, син тукланыр өчен җитәрлек ризык сайлый аласың!

 Изге Язмалардагы «ризыктан» файда алыр өчен, сиңа фикерләреңне укыганнарыңа тупларга кирәк. Бу яктан сиңа шушы мәкалә булышыр.

Бу мәкаләдә

 Ни өчен Изге Язмаларны бирелеп укырга кирәк?

 Изге Язмаларны укыганда, күбрәк тырышлыклар куйсаң, күбрәк файда алырсың. Әйтик, син чәй эчәргә җыенасың, ди. Чәй пакетигын кайнар суга тыгып кына алсаң, суга чәйнең чак кына тәме чыгар. Ә озаграк тотсаң, чәйнең бар тәмен татырсың!

 Изге Язмаларны укыганда да, аны тиз генә укып чыгарга тырышма. Укыганнарың турында уйланыр өчен, вакыт бүлеп куй, аларны күңелең аша үткәр. 119 нчы мәдхияне язучы шулай эшләгән дә. Аллаһы кануны турында ул: «Аның турында көне буе уйланам»,— дип язган (Зәбур 119:97).

 Әлбәттә, бу син көне буе Изге Язмаларны укып һәм уйланып кына үткәрергә тиеш дигәнне аңлатмый. Шуны әйтәсебез килә: 119 нчы мәдхияне язган кеше, Аллаһы Сүзе турында уйланыр өчен, вакыт бүлеп куйган, һәм бу аңа дөрес карарлар кабул итәргә булышкан (Зәбур 119:98—100).

 «Бер көн әнием болай дигән иде: „Атнада җиде көн һәм син үзең өчен күп кенә эшләр башкарасың. Йәһвә өчен дә вакыт бүлеп куйсак, дөрес булмас идеме?“» (Мелани).

 Изге Язмалардагы принциплар турында уйлансаң, син яхшырак карарлар кабул итә алырсың. Мәсәлән, бу сиңа дуслар сайлаганда я берәр ярамаган эш эшләргә вәсвәсә туганда булышыр.

 Изге Язмаларны уку күбрәк файда китерсен өчен, нәрсә эшләргә?

  •   План төзе. «Изге Язмаларны уку графигын төзе. Нәрсә, кайчан һәм кайда укыячаксың? Моны билгелә»,— дип әйтә Юлия исемле яшүсмер.

  •   Тыныч кына укыр өчен шартлар булдыр. «Тыныч урын тап. Гаиләдәгеләр сиңа комачауламасын өчен, аларга Изге Язмаларны уку графигыңны әйт»,— дип киңәш итә Гианна исемле яшь хатын.

     Берәр электрон җайланманы кулланып укысаң, хатлар килеп комачаулап тормасын өчен, аны тиешле режимга куй. Бастырылган Изге Язмалар китабын да кулланып кара. Тикшерүләр шуны күрсәтә: бастырылган басмадан уку язылганнарны яхшырак аңларга булыша ала. Ә экраннан бирелеп уку, гадәттә, авыррак була.

     «Миңа экраннан уку авыррак, чөнки төрле хәбәрләр килеп тора, зарядка бетә я интернет начар эшли башлый. Ә бастырылган китаптан укыр өчен, миңа җитәрлек яктылык булган урын гына табарга кирәк» (Елена).

  •   Дога белән башла. Йәһвәдән үзеңә укылачак өзекне аңларга, истә калдырырга һәм аннан файда алырга булышсын дип сора (Ягъкуб 1:5).

     Догаңда әйтелгәннәр буенча эш итәр өчен, укылган өзек турында күбрәк белем алырга тырыш. Мәсәлән, Лайбрири кушымтасын куллансаң я Изге Язмаларны онлайн укысаң, шигырьгә бас. Шунда шул шигырьгә кагылышлы өстәмә материал һәм мәкаләләр чыгар.

  •   Сораулар бир. Мәсәлән: «Бу өзектән Йәһвә турында нәрсә белдем? Монда аның нинди сыйфатына басым ясала?» (Эфеслеләргә 5:1). «Мин бу өзектән үз тормышымда кулланырлык нинди сабак алдым? (Зәбур 119:105) «Белгәннәремне, башкаларга булышыр өчен, ничек кулланып була?» (Римлыларга 1:11).

     Үзеңә мондый сорау да бир: «Укылган материал Изге Язмаларның төп темасы белән ничек бәйле?» Бу сорауны бирү аеруча мөһим. Ни өчен? Чөнки Изге Язмаларда — Яратылыш китабыннан алып Ачылыш китабына кадәр — искә алынган бар вакыйгалар ниндидер мәгънәдә төп тема белән бәйле: Йәһвә күктәге Патшалыгы ярдәмендә ничек үз исемен изгеләндерәчәк һәм ничек үзенең идарә итәргә хокукы бар икәнен һәм үзенең идарәсе иң яхшысы икәнен исбатлаячак?