Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Бу — дуслыкмы я романтик мөнәсәбәтләрме? (1 нче өлеш. Мин нинди билгеләр күрәм?)

Бу — дуслыкмы я романтик мөнәсәбәтләрме? (1 нче өлеш. Мин нинди билгеләр күрәм?)

 Сиңа чыннан да каршы җенестәге бу кеше ошый, һәм син ул да үзеңә карата шундый ук хисләр кичерә дип уйлыйсың. Өстәвенә, сез һәрвакыт бер-берегез белән язышасыз, очрашуларда да бер-берегезгә аерым игътибар бирәсез. Бу кешенең кайбер хатларын укыганда, ул гыйшык уены уйный дип уйлап куясың.

 Шуңа күрә син аның үзеңә карата романтик хисләре бармы дип сорарга булдың. Аның җавабы: «Мин сине дус дип кенә саныйм».

 Бу нинди хисләр тудыра?

 «Минем аңа карата да, үземә карата да ачуым купты! Без көн дә язышып тордык, һәм ул чыннан да минем белән кызыксына иде. Әлбәттә, миндә романтик хисләр туды» (Жасмин).

 «Бер пар, йөрешкәндә, үз очрашуларына мине һәм бу кызны чакыра иде. Кайчак без дә йөрешәбез кебек тоела иде. Мин шул кыз белән күп вакыт аралаша идем. Аннары без күп языштык. Аның мине дус итеп кенә санаганын һәм шушы вакыт эчендә башка берәү белән очрашканын белгәч, миңа бик авыр булды» (Ричард).

 «Бер егет миңа һәр көн язып торды, һәм кайчак без үзебезне гыйшык уены уйнагандай тоттык. Ләкин мин аңа үз хисләремне белдергәч, ул көлде дә: „Минем хәзер берсе белән дә йөрешәсем килми!“ — диде. Мин озак вакыт еладым» (Тамара).

 Нәтиҗә. Синең берәр кешегә романтик хисләрең булса, ә аның андый хисләре юк икәне ачыкланса, синең ачу хисләре туарга мөмкин, синең аптырашта калуың һәм хәтта үзеңне ташлаганнар дип боегуың ихтимал. «Андый хәлгә эләккәч, минем рухым төште һәм рәнҗү хисләре туды,— дип әйтә Стивен исемле егет.— Берәрсенә кабат ышаныр өчен, миңа инде берникадәр вакыт кирәк булды».

 Ни өчен шундый хәл туа?

 СМСлар һәм социаль челтәрләр аша аралашып, синең чынында үзең белән кызыксынмаган берәр кешегә романтик хисләрең туарга мөмкин. Кайбер яшьләрнең моның турында нәрсә әйткәннәренә игътибар ит.

 «Кайберәүләр вакыт уздырыр өчен генә сиңа язарга мөмкин, ләкин сиңа бу кеше үзең белән кызыксына дип тоела ала. Ул сиңа көн дә язса, аның үзеңә карата романтик хисләре бар дип ялгыш уйлый башлавың бар» (Дженифер).

 «Кайчак берсе чын романтик мөнәсәбәтләр үстерергә ниятли, башкасы исә берәрсе белән аралашып алырга гына тели, үз-үзенә ышанычын арттырыр өчен генә шулай эшли» (Джеймс).

 «Гади генә „тыныч йокы“ дигән СМСны романтик СМС дип санап була, әмма шундый ук „наз“ белән кайчак телефон аша сатучылар да үз СМСларын җибәрергә мөмкин» (Хэйли).

 «Смайлик әдәптән чыгып та, флирттан чыгып та җибәрелергә мөмкин. Кайчак кеше, андый СМСларны кабул итеп, бу флирт дип уйлый» (Алисия).

 Нәтиҗә. Игътибарны мәхәббәт белән бутама.

 Моны әйтү эшләвенә караганда җиңелрәк! Изге Язмаларда: «Кеше йөрәге дуамал һәм бар нәрсәдән дә мәкерлерәк»,— дип әйтелә (Ирмия 17:9). Йөрәк сине, образлы тел белән әйткәндә, ком өстендә «за́мок» төзергә этәрә ала: романтик мөнәсәбәтләрне син үзең генә уйлап чыгаргансың икәнен аңлагач, ул «за́мокны» диңгез сулары юып алып китә.

 Нәрсә эшләп була?

  •   Аек караш белән кара. Мөнәсәбәтләрегез турында уйлан. Үзеңә мондый сорау бир: «Бу кеше үзем белән башкаларга караганда башкачарак мөгамәлә итә дип уйлар өчен нигез бармы?» Хисләрең «акылыңны» томаламасын (Римлыларга 12:1).

  •   Үткен акыллы бул. Кешенең сиңа карата ясаган адымнары сез дуслар гына түгел дип уйларга этәрсә дә, капма-каршы нәтиҗәгә килергә этәргән билгеләргә аеруча игътибар ит. Син кешегә карата билгеле бер мөнәсәбәттә булганга гына, ул кеше дә сиңа шулай ук карый дип уйлама.

  •   Түземле бул. Кеше, синең белән якынрак танышырга телим, дип турыдан-туры әйтмәсә, хисләреңне үстермә.

  •   Намуслы бул. Изге Язмаларда «сөйләү вакыты» бар диелә (Вәгазьче 3:7). Дустыңның үзеңә карата романтик хисләре бармы? Моны белергә теләсәң, шул кеше белән моның турында сөйләш. «Дустыңның үзеңә карата романтик хисләре юк икәнен мөмкин кадәр тизрәк аңласаң, яхшырак булыр, чөнки, айлар узгач, моны аңлау зуррак авырту китерәчәк»,— дип әйтә Валерия исемле кыз.

 Нәтиҗә. «Йөрәгеңне сакла»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 4:23 тә. Берәрсенә тартылганыңны сизсәң, ул да сиңа тартыламы икәнен белеш. Романтик хисләреңне барысын белешмичә үстерү каты таш өстендә үсемлек үстерергә тырышуга тиң.

 Кешенең үзеңә карата романтик хисләре бар икәнен белсәң, син инде бик яшь булмасаң һәм очрашырга әзер булсаң, алайса, син мөнәсәбәтләр үстерергәме, юкмы икәнен хәл итә аласың. Исеңдә тот: нык никах бер үк рухи максатлар куйган, бер-берсе белән үзләрен эчкерсез тоткан һәм бер-берсе белән намуслы булган ир белән хатын арасында гына була ала (1 Көринтлеләргә 7:39). Алар, чын дуслар булып китеп, чын дуслар булып калалар да (Гыйбрәтле сүзләр 5:18).