Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Үз вөҗданымны ничек өйрәтергә?

Үз вөҗданымны ничек өйрәтергә?

 Вөҗданны кем я нәрсә белән чагыштырып була?

  •   компас

  •   көзге

  •   дус

  •   судья

 Җавапларның дүртесе дә дөрес. Бу мәкаләдә ни өчен дип әйтелә.

 Вөҗдан нәрсә ул?

 Вөҗдан — яхшылык белән яманлыкны аерырга булыша торган эчке хис. Изге Язмаларда ул кешеләрнең «йөрәкләренә язылган» канун белән чагыштырыла (Римлыларга 2:15). Өйрәтелгән вөҗдан кылган һәм кылырга җыенган эшләреңне бәяләргә булыша.

  •   Вөҗдан компаска охшаш. Ул сиңа дөрес юлны сайларга ярдәм итә һәм бәлаләрдән саклый.

  •   Вөҗдан көзгегә охшаш. Ул синең әхлакый хәлеңне чагылдыра һәм синең эчке шәхесеңне күрсәтә.

  •   Вөҗдан яхшы дуска охшаш. Ул сиңа яхшы киңәш бирә ала; аны тыңласаң, бу сиңа уңышлы булырга булышыр.

  •   Вөҗдан судьяга охшаш. Син берәр начар эш кылганда, ул сине гаепли.

Өйрәтелгән вөҗдан сиңа акыллы карарлар кабул итәргә булышыр

 Нәтиҗә. Вөҗдан — мөһим корал. Ул сиңа 1) акыллы карарлар кабул итәргә һәм 2) хаталарыңны төзәтергә булыша.

 Ни өчен вөҗданны өйрәтергә кирәк?

 Изге Язмаларда: «Вөҗданыгыз саф булсын»,— дип киңәш ителә (1 Петер 3:16). Вөҗданың өйрәтелмәгән булса, аны саф килеш саклау авыр булырга мөмкин.

 «Мин, әти-әниемне алдап, аларга кайда булуымны әйтми идем. Башта вөҗдан мине газаплый иде, ләкин вакыт узу белән мин моның турында борчылмый башладым» (Дженифер).

 Ахыр чиктә вөҗданы Джениферны үз әти-әнисенә барысын сөйләп бирергә һәм бүтән алдамаска этәргән.

 Уйланыр өчен сорау: Джениферның вөҗданы аны иртәрәк кисәтә алыр идеме?

 «Ике төрле тормыш алып бару авыр һәм стресс тудыра. Вөҗдан сиңа беренче начар эшне кылырга рөхсәт итсә, икенчесен кылу җиңелрәк була» (Мэтью).

 Кайбер кешеләр вөҗданнарын бөтенләй тыңламый. Алар «оятларын югалткан» дип әйтелә Изге Язмаларда (Эфеслеләргә 4:19).

 Уйланыр өчен сорау: вөҗданнары начар эшләре өчен гаепләмәгән кешеләр яхшырак яшиме? Алар нинди авырлыкларга очраячак?

 Нәтиҗә. Вөҗдан дөрес эш итсен өчен, «яхшылык белән яманлыкны аерырга» өйрәнергә кирәк (Еврейләргә 5:14).

 Вөҗданны ничек өйрәтеп була?

 Вөҗданны өйрәтер өчен, эшләреңне билгеле бер нормалар белән чагыштырырга кирәк. Еш кына кешеләрнең вөҗданнарына нәрсә тәэсир итә?

  •   гаилә һәм культура

  •   яшьтәшләр

  •   танылган кешеләр

 Ләкин Изге Язмаларда тормыш өчен иң яхшы нормалар тәкъдим ителә. Бу гаҗәпләндерми, чөнки Изге Язмалар «Аллаһы тарафыннан рухландырылган» (2 Тимутигә 3:16). Барлыкка Китерүчебез буларак, ул безнең өчен нәрсә яхшырак икәнен белә.

 Кайбер мисалларны карап чыгыйк.

 НОРМА: «Үзебезне һәр яктан намуслы тотарга телибез» (Еврейләргә 13:18).

  •   Синең әти-әниеңне алдау, урлау я контроль эш вакытында хәйләләү теләгең туса, бу норма вөҗданыңа ничек тәэсир итә ала?

  •   Вөҗдан сине һәр яктан намуслы булырга этәрсә, синеңчә, бу үзеңә бүген һәм киләчәктә нинди файда китерәчәк?

 НОРМА: «Фәхешлектән качыгыз!» (1 Көринтлеләргә 6:18)

  •   Порнография карау я никахлашмыйча җенси мөнәсәбәткә керү вәсвәсәсе туса, бу норма вөҗданыңа ничек тәэсир итә ала?

  •   Вөҗдан сине фәхешлектән качарга этәрсә, синеңчә, бу үзеңә бүген һәм киләчәктә нинди файда китерәчәк?

 НОРМА: «Бер-берегезгә карата игелекле, кызганучан булыгыз. ...Бер-берегезне ихлас күңелдән кичерегез» (Эфеслеләргә 4:32).

  •   Бертуганың я дустың белән бәхәсләшсәң, бу норма сиңа ничек тәэсир итә ала?

  •   Вөҗдан сине кызганучан һәм кичерүчән булырга этәрсә, синеңчә, бу үзеңә бүген һәм киләчәктә нинди файда китерәчәк?

 НОРМА: «Җәбер-золым яратучы һәркемне ул [Йәһвә] нәфрәт итә» (Зәбур 11:5).

  •   Фильмны, телетапшыру я видеоуенны сайлаганда, бу норма сиңа ничек тәэсир итәр?

  •   Вөҗдан сине мәрхәмәтсез күңел ачулардан качарга этәрсә, синеңчә, бу үзеңә бүген һәм киләчәктә нинди файда китерәчәк?

 ТОРМЫШТАН АЛЫНГАН ОЧРАК: «Мин дә, дусларым да кансыз уеннар уйный идек. Аннары әтием миңа: „Син андый уеннарны бүтән уйнамыйсың“,— диде. Шуңа күрә мин андый уеннарны дусларымда булганда гына уйнадым. Өйгә кайтканда, мин моның турында әйтми идем. Әтием: „Нәрсә булды?“ — дип сораса, мин: „Бернәрсә дә“,— дип җавап бирә идем. Ләкин бер көнне мин Зәбур 11:5 не укыдым, һәм миңа үз эшләрем аркасында оят булып китте. Мин бу уеннарны калдырырга тиеш икәнлегемне аңладым. Шунда мин туктадым. Миңа карап, бер дустым да кансыз уеннарны калдырды» (Джереми).

 Уйланыр өчен сорау: кайсы вакытта Джереминың вөҗданы эш итә башлаган һәм кайсы вакытта Джереми аны тыңлый башлаган? Джереми мисалы сине нәрсәгә өйрәтә?

 Нәтиҗә. Вөҗдан кешенең нинди икәнлеген һәм аның өчен нәрсә мөһим икәнен күрсәтә. Ә синең вөҗданың үзең турында нәрсә әйтә?