Төп мәгълуматка күчү

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Мин мәктәптә начар укысам

Мин мәктәптә начар укысам

 «Кайбер классташларым дәрестә хәтта дәреслексез утыра һәм, наушникларда музыка тыңлап, укытучы сөйләгәнне тыңламый. Алар әле ник билгеләре начар дип гаҗәпләнә! Ә кайбер укучылар, минем кебек, бар тырышлыкларын куеп өйрәнә, әмма барыбер начар билгеләр ала. Ни өчен шулай? Атна буе төнгә кадәр укып та, начар билге алу бик тә аяныч» (Йоланда).

 Сезгә Йоланданың хисләре танышмы? Әйе, начар билге алу һич тә шатлык китерми.

 Кайбер яшьләр начар билгеләр алганнан соң, бирешеп, тырышлык куюдан туктый. Кайберәүләр хәтта мәктәпне калдыра. Болай эшләргә вәсвәсә туса да, проблеманы башкача хәл итеп була. Әйдәгез, билгеләрне яхшыртыр өчен алты адымны карап чыгыйк.

 Син нәрсә эшли аласың?

  •   Бер дәресне дә калдырма. Бу киңәш гади булып күренсә дә, чиктән тыш күп дәресләрне калдырсаң, һичшиксез, билгеләрең начарланачак.

     «Билгеләр турында уйламаучы классташларым дәресләрне еш калдыра иде. Ә бу аларга авырлыклар тудыра иде» (Мэтью).

     Изге Язмалардагы принцип: «Кеше ни чәчсә, шуны урыр» (Гәләтиялеләргә 6:7).

  •   Һәр дәрестән мөмкин кадәр күбрәк файда алырга тырыш. Дәрестә булу инде яхшы, әмма бу гына аз. Дәрестән тулы файда алырга тырыш. Яхшы язулар алып бар. Укытучы әйткәнне аңларга тырыш. Мөмкинлек булса, дәрес вакытында сораулар бир.

     «Дәрес вакытында мин күп сораулар бирәм, чөнки, минемчә, укытучы, укучыларның теманы аңламаганын белсә, аны яхшырак аңлатыр» (Оливия).

     Изге Язмалардагы принцип: «Ничек тыңлавыгызга игътибар итегез» (Лүк 8:18).

  •   Намуслы бул. Мәктәптә намуслы булмас өчен күп вәсвәсәләр бар, мәсәлән, башкалардан күчереп язу. Башкалардан күчерсәң, бу намуслы булмас һәм син бернәрсәгә дә өйрәнмәссең.

     «Берәр нәрсә аңламаганда, башкалардан күчермә. Шулай эшләп, син чынлыкта үзеңә булышмыйсың. Авырлыкларны үзең чишәргә өйрәнер урынына, син башкаларга таянырга ияләшәсең» (Джонатан).

     Изге Язмалардагы принцип: «Һәркем үз эшләрен сынасын, шул чакта ул үз эшләренә шатланачак» (Гәләтиялеләргә 6:4).

  •   Иң башта өй эшен эшлә. Мөмкин булса, иң беренче итеп, өй эшеңне, ә аннары башка эшләрне эшлә a. Шулай итеп, өй эшең әзер булгач, син ял итү вакытыңнан күбрәк шатлык табарсың!

     «Мин өй эшемне беренче урынга куярга тырышам, һәм бу билгеләремә тәэсир итә. Өйгә кайткач, минем еш кына ятып аласы я музыка тыңлап аласы килә. Ләкин башта мин өй эшемне эшләргә тырышам, ә аннары ял итәм» (Калвин).

     Изге Язмалардагы принцип: «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез» (Филипиялеләргә 1:10).

  •   Ярдәм сора. Башкалардан ярдәм сорарга оялма. Әти-әниеңнән киңәш сора. Укытучыңнан билгеләреңне яхшыртырга булышсын дип сора. Бәлки, синең репетитор ярдәмен алырга мөмкинлегең булыр.

     «Укытучыңнан теманы аңларга һәм өлгерешеңне яхшыртырга булышсын дип сора. Укытучыңа синең яхшырырга теләгең, мөгаен, ошар, һәм ул сиңа булышыр» (Дейвид).

     Изге Язмалардагы принцип: «Киңәшчеләр күп булганда, уңыш килә» (Гыйбрәтле сүзләр 11:14).

  •   Һәр мөмкинлектән файдалан. Кайвакыт контроль эшләрдә һәм тестларда өстәмә сораулар була. Алар ярдәмендә билгеләреңне яхшыртып була. Бәлки, син шулай ук, билгеләреңне яхшыртыр өчен, берәр өстәмә йөкләмә сорый аласың. Контроль эшне начар башкарсаң, бәлки, син аны яңадан башкарырга сорый аласыңдыр.

    Билгеләреңне яхшырту музыкаль коралда уйнарга өйрәнүгә охшаш. Бу тырышлыклар таләп итсә дә, нәтиҗәсе бик шатландыра

     «Берәр дәрес буенча билгеләремне яхшыртырга теләсәм, миңа үземә адымнар ясарга кирәк. Мин укытучылардан өстәмә йөкләмәләр я, мөмкинлек булса, ясалган эшемне яңадан эшләргә сорыйм» (Маккензи).

     Изге Язмалардагы принцип: «Һәрбер тырыш хезмәтнең файдасы бар» (Гыйбрәтле сүзләр 14:23).

a Өлгерешеңне яхшыртыр өчен киңәшләрне «Яшьләрнең сораулары. Өй эшләрем муеннан булганда» дигән мәкаләдән табып була.