Маттай 16:1—28

16  Шунда Гайсә янына фарисейлар һәм саддукейлар килделәр. Алар аны сынарга теләп, аңардан күктән берәр билге күрсәтүен үтенделәр.+  Ул аларга мондый җавап бирде: «Кич җиткәч, сез гадәттә: „Күк йөзе уттай кызыл, шуңа күрә һава торышы яхшы булыр“,— дисез,+  ә иртән сез: „Бүген салкынча яңгырлы көн булачак, чөнки күк йөзе уттай кызыл булса да, аны болытлар каплаган“,— дисез. Сез күккә карап, һава торышын алдан әйтә аласыз, ә заман билгеләрен аңлата алмыйсыз.  Явыз һәм зиначы буын билге* эзләп йөри, әмма аңа Юныс пәйгамбәр белән булган могҗизадан башка бернинди могҗизалы күренеш бирелмәс».+ Шуннан соң ул аларны калдырып китеп барды.  Аның шәкертләре аръякка чыкты. Алар үзләре белән икмәк алырга онытканнар иде.+  Гайсә аларга: «Сак булыгыз, фарисейлар белән саддукейлар ачыткысыннан сакланыгыз»,— диде.+  Алар исә үзара: «Без икмәк алырга оныттык шул»,— диештеләр.  Ул, моны белеп, аларга болай диде: «Иманга зәгыйфьләр, ни өчен сез икмәгегезнең юклыгы турында сөйләшәсез?  Әле дә аңламыйсызмыни? 5 000 ир-атка өләшкән биш икмәкне һәм күпме кәрзин җыйганыгызны хәтерләмисезмени?+ 10  Ә 4 000 гә өләшкән җиде икмәк һәм күпме зур кәрзин җыйганыгыз исегездән чыктымыни?+ 11  Мин сезгә икмәк турында түгел, ә фарисейлар белән саддукейлар ачыткысыннан сакланыгыз дидем.+ Бу сезгә аңлашылмыймыни?» 12  Шунда алар Гайсәнең икмәк ачыткысыннан түгел, ә фарисейлар белән саддукейлар тәгълиматыннан сакланырга кушуын аңладылар. 13  Гайсә Филипи́я Кайса́риясе төбәгенә килгәч, үз шәкертләреннән: «Халык Адәм Улын кемгә саный, нәрсә сөйли?» — дип сорады.+ 14  «Берәүләр — Чумдыручы Яхъя,+ икенчеләре — Ильяс,+ ә башкалары — Ирмия́ я пәйгамбәрләрнең берсе дип сөйли»,— диделәр алар аңа. 15  Шунда ул алардан: «Ә сез, сез мине кем дип саныйсыз?» — дип сорады. 16  «Син — Мәсих,+ тере Аллаһының Улы»+,— дип җавап бирде Шиму́н Пете́р. 17  Гайсә аңа болай диде: «Юныс улы Шимун, син бәхетле, чөнки моны сиңа кеше түгел, ә күкләрдәге Атам ачып бирде.+ 18  Һәм мин сиңа болай дим: син — Петер+ һәм мин бу кыяда+ үз җыелышымны төзиячәкмен, һәм аны Кабер капкалары җиңә алмаячак.+ 19  Мин сиңа күкләр Патшалыгының ачкычларын бирәчәкмен, һәм син җир йөзендә япкан бар нәрсә күкләрдә инде ябылган нәрсә булачак, һәм син җир йөзендә ачкан бар нәрсә күкләрдә инде ачылган нәрсә булачак».+ 20  Шуннан соң ул шәкертләренә үзенең Мәсих икәнлеген беркемгә дә әйтмәскә кушты.+ 21  Шул вакыттан алып Гайсә үз шәкертләренә шуны аңлата башлады: ул Иерусалимга барачак һәм өлкәннәр, өлкән руханилар һәм канунчылар тарафыннан күп газап чигәчәк, аны үтерәчәкләр, һәм ул өченче көнне терелеп торачак.+ 22  Шунда Петер аны читкәрәк чакырып, шелтәләргә тотынды һәм: «Кызган үзеңне, Хуҗам, синең белән андый хәл була күрмәсен»,— диде.+ 23  Гайсә Петердән читкә борылып: «Кит янымнан, Шайтан! Син миңа киртә, чөнки синдә Аллаһы уйлары түгел, ә кеше уйлары»,— дип әйтте.+ 24  Шунда Гайсә үз шәкертләренә болай диде: «Минем артымнан барырга теләүче үз-үзеннән баш тартсын, үзенең җәфалану баганасын алып, миңа өзлексез ияреп барсын.+ 25  Үз җанын саклап калырга теләүче аны югалтыр, ә җанын минем хакка югалтучы аны саклап калыр.+ 26  Кеше бөтен дөньяны үзенеке итеп тә, җанын югалтса, аңа ни файда?+ Ул үзендә булган бар нәрсәсен бирсә дә, җанын саклап кала алырмы?+ 27  Чөнки Адәм Улы изге фәрештәләре белән Атасының данында килергә тиеш,+ һәм шунда ул һәркемгә эшенә карап кайтарачак.*+ 28  Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларның кайберләре Адәм Улының үз Патшалыгында килүен күрмичә үлемне татымаячак».+

Искәрмәләр

Яки «могҗизалы дәлил».
Яки «бүләк бирәчәк».

Искәрмәләр

аларга... җавап бирде: Берничә мөһим борынгы кулъязмада 2 нче шигырьнең калган өлеше һәм 3 нче шигырь тулаем юк. Бу сүзләрнең төп нөсхәдә булу-булмавы ачык билгеле булмаса да, күп кенә белгечләр аларны Изге Язмаларга кертә, чөнки бик күп башка борынгы һәм соңрак язылган кулъязмаларда бу сүзләр бар.

зиначы: Яки «тугры булмаган». Зина кылу рухи мәгънәдә Аллаһы белән килешүдә торган кешеләрнең аңа тугры булмавын аңлата. Исраиллеләр ялган диннең эшләрендә катнашып, Канун килешүен бозган һәм рухи зина кылуда гаепле булган (Ир 3:8, 9; 5:7, 8; 9:2; 13:27; 23:10; Һш 7:4). Шундый ук сәбәпләр аркасында Гайсә үзе яшәгән көннәрдәге яһүдләрне зиначы буын дип атаган (Мт 12:39; 16:4). Яңа килешүдә катнашкан мәсихчеләр үзләрен бу дөнья төзелеше белән нәҗесләсә, алар рухи яктан зина кылачак. Асылда, Йәһвәгә багышланган һәр мәсихче турында да шуны ук әйтеп була (Яг 4:4).

Юныс... белән булган могҗизадан: Юныс үзенең якынча өч көннән соң балык эченнән азат ителүен Кабердән терелеп тору белән чагыштырган (Юн 1:17—2:2). Гайсәнең кабердән терелтелүе нәкъ Юнысның балык эченнән азат ителүе кебек булырга тиеш булган. Әмма Гайсә тулы булмаган өч көн үле булганнан соң терелтелгәч тә, аны тәнкыйтьләгән каты күңелле кешеләр аңа иман итмәгән.

зиначы: Рухи зинаны, ягъни Аллаһыга тугры булмауны аңлата. (Мк 8:38 гә аңлатманы кара.)

Юныс... белән булган могҗизадан: Мт 12:39 га аңлатманы кара.

аръякка: Ягъни Гәлиләя диңгезенең аръягы; күрәсең, шул күлнең төньяк-көнчыгыш ярындагы Битсәидә яклары.

ачыткыга: Ягъни моңарчы басылган ачы камырдан алынган кечкенә бер кисәк. Ул яңа ясалган камырга әчетү өчен кушыла. Гайсә монда гади икмәк пешерү процессы турында әйтә. Изге Язмаларда ачыткы еш кына гөнаһның һәм бозыклыкның символы итеп кулланылса да, (Мт 16:6 га аңлатманы кара) ул уңай мәгънәдә дә кулланыла (Лв 7:11—15). Монда әчү барышы, һичшиксез, яхшы нәрсәнең киң үсешен күрсәтә.

ачыткысыннан: Яки «чүпрәсеннән». Бу сүз Изге Язмаларда еш кына бозыклык һәм гөнаһны күрсәтер өчен образлы кулланыла. Монда бозык тәгълиматларны аңлата. (Мт 16:12; 1Кр 5:6—8; Мт 13:33 кә аңлатма белән чагыштыр.)

кәрзин: Бәлки, талчыбыктан үрелгән һәм күтәреп йөртер өчен бау тоткычлары булган кәрзиннәр. Аларның сыйдырышлыгы якынча 7,5 л булган дип уйлыйлар. (Мт 16:9, 10 га аңлатмаларны кара.)

зур кәрзин: Яки «азык-төлек кәрзине». Монда кулланылган грек сүзе сфири́с, күрәсең, Гайсә элегрәк якынча 5 000 ир-атны тукландырганда кулланылган кәрзиннәрдән зурракларын аңлата. (Мт 14:20 гә аңлатманы кара.) Дәмәшекътә Паулны «кәрзингә» утыртып, шәһәр стенасындагы бер тишек аша төшергән булганнар; бу кәрзин өчен шул ук грек сүзе кулланылган Рс 9:25 кә аңлатманы кара.

зур кәрзин: Яки «азык-төлек кәрзине». (Мт 15:37; 16:9 га аңлатмаларны кара.)

кәрзин: Гайсә, могҗиза кылып, күп халыкны тукландырган ике очрак турында әйтелгәндә (Мт 14:20; 15:37; 16:10 га аңлатмаларны һәм шул ук вакыйга турында әйтелгән Мк 6:43; 8:8, 19, 20 не кара), бу хәбәрләрдә калдык икмәкләрне җыяр өчен кулланылган кәрзиннәрнең аерылып торганы эзлекле күрсәтелә. Гайсә якынча 5 000 кешене тукландырганда, грек сүзе ко́финос кулланыла («кәрзин» дип бирелгән); ә 4 000 кешене тукландырганда, грек сүзе сфири́с кулланыла («зур кәрзин» дип бирелгән). Андый эзлеклелек язучыларның шул вакыйгаларны үз күзләре белән күргәннәрен я алар турында ышанычлы шаһитләрдән ишеткәнен күрсәтә.

зур кәрзин: Яки «азык-төлек кәрзине». Монда кулланылган грек сүзе сфири́с, күрәсең, Гайсә элегрәк якынча 5 000 ир-атны тукландырганда кулланылган кәрзиннәрдән зурракларын аңлата. (Мт 14:20 гә аңлатманы кара.) Дәмәшекътә Паулны «кәрзингә» утыртып, шәһәр стенасындагы бер тишек аша төшергән булганнар; бу кәрзин өчен шул ук грек сүзе кулланылган Рс 9:25 кә аңлатманы кара.

кәрзин: Гайсә, могҗиза кылып, күп халыкны тукландырган ике очрак турында әйтелгәндә (Мт 14:20; 15:37; 16:10 га аңлатмаларны һәм шул ук вакыйга турында әйтелгән Мк 6:43; 8:8, 19, 20 не кара), бу хәбәрләрдә калдык икмәкләрне җыяр өчен кулланылган кәрзиннәрнең аерылып торганы эзлекле күрсәтелә. Гайсә якынча 5 000 кешене тукландырганда, грек сүзе ко́финос кулланыла («кәрзин» дип бирелгән); ә 4 000 кешене тукландырганда, грек сүзе сфири́с кулланыла («зур кәрзин» дип бирелгән). Андый эзлеклелек язучыларның шул вакыйгаларны үз күзләре белән күргәннәрен я алар турында ышанычлы шаһитләрдән ишеткәнен күрсәтә.

зур кәрзин: Яки «азык-төлек кәрзине». (Мт 15:37; 16:9 га аңлатмаларны кара.)

Филипия Кайсариясе: Бу Үрдүн елгасы башында, диңгез өсте тигезлегеннән 350 м биеклектә, урнашкан шәһәрчек. Бу шәһәрчек Гәлиләя диңгезеннән төньякка таба якынча 40 км ераклыкта һәм Хәрмун тавының көньяк-көнбатыш итәге янында урнашкан. Аны Кайсария дип Филип тетрарх — Бөек Һирудның улы — Рим императоры хөрмәтенә атаган. Аны Урта диңгез ярындагы шундый ук исемле порт шәһәреннән аерыр өчен, Филипия Кайсариясе (мәгънәсе «Филипның Кайсариясе») дип атаганнар. (Ә10 кушымт. кара.)

Адәм Улын: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.

Адәм Улының: Яки «Кеше Улының». Бу сүзтезмә Яхшы хәбәрләрдә якынча 80 тапкыр очрый. Гайсә аны үзенә карата кулланган. Шулай итеп ул, күрәсең, үзенең чыннан да кеше булганына, хатыннан туганына һәм Адәмгә тиң булып, үзендә кешелекне гөнаһ белән үлемнән йолып алырга көче булганына басым ясаган (Рм 5:12, 14, 15). Шул ук сүзтезмә Гайсәне Мәсих буларак та билгеләгән. (Дн 7:13, 14; сүзлекне кара.)

Яхъя: Йәһухәнан яки Йоханан дигән еврей исеменең татар телендәге әйтелеше. Мәгънәсе «Йәһвә илтифат күрсәтте; Йәһвә шәфкатьле булды».

Чумдыручы: Яки «Суга чумдыручы; Суга батырып алучы». Күрәсең, кушамат итеп кулланыла һәм Яхъяның башкаларны суга чумдырганын күрсәтә. Яһүдләрнең тарихчысы Иосиф Флавий «кушаматы Чумдыручы булган Яхъя» турында язган.

Ильяс: «Минем Аллаһым — Йәһвә» дигәнне аңлаткан еврей исеменнән килеп чыккан.

Чумдыручы Яхъя: Мт 3:1 гә аңлатманы кара.

Ильяс: Мт 11:14 кә аңлатманы кара.

Мәсих: Петер Гайсәне «Мәсих» итеп таный. Бу титул маши́ах дигән еврей сүзеннән килеп чыккан һәм христо́с дигән грек сүзенә тиң. Бу сүзләрнең икесе дә «майланган зат» дигәнне аңлата. Монда «Мәсих» сүзе алдында грек телендә билгелелек артикле хо тора; бу, күрәсең, Гайсәнең Мәсих буларак вазифасын ассызыклый. (Мт 1:1; 2:4 кә аңлатмаларны кара.)

тере Аллаһының: Бу сүзтезмә Йәһвәнең тере Аллаһы һәм башка халыкларның җансыз илаһларыннан, мәсәлән, Филипия Кайсариясе төбәгендә табынган илаһлардан, аермалы буларак, актив эш итә икәнен ассызыклар өчен кулланылган (Рс 14:15; Мт 16:13). Бу сүзтезмә Еврей Язмаларында да очрый (Кн 5:26; Ир 10:10).

Шимун Петер: Мт 10:2 гә аңлатманы кара.

Мәсихнең: Бу титул маши́ах дигән еврей сүзеннән килеп чыккан һәм христо́с дигән грек сүзенә тиң. Бу сүзләрнең икесе дә «майланган зат» дигәнне аңлата. Изге Язмалар язылган чорда идарәчеләр, йола буенча, май белән майланган булган.

Мәсихнең: Монда грек телендә «Мәсих» титулы алдында билгелелек артикле тора, һәм шулай итеп, күрәсең, Гайсәнең Мәсих буларак дәрәҗәсенә басым ясала.

Шимун (аны Петер дип тә атыйлар): Татар Изге Язмаларында Петер дүрт төрле исем белән атала: 1) «Шимун»; ул «ишетү; тыңлау» дигәнне аңлаткан еврей фигыленнән килеп чыккан. 2) «Петер» («кыяташ кисәге» дигән мәгънә йөрткән грек исеме; бу исем белән Изге Язмаларда ул гына атала). 3) «Кифас» — семит телендә Петер исеменә тиң исем (бәлки, Әп 30:6 һәм Ир 4:29 да кулланылган еврей сүзе кефи́м [кыялар] белән тамырдаш). 4) Кушма исем «Шимун Петер» (Рс 15:14; Ях 1:42; Мт 16:16).

Юныс улы: Яки «Барюныс». Күп кенә еврей исемнәрендә еврей сүзе бен я арамей сүзе бар кулланылган (икесенең дә мәгънәсе «угыл»), аннан соң ата исеме куелган. Бар дигән арамей сүзенең кайбер исемнәрдә кулланылуы арамей теленең Гайсә көннәрендәге еврей теленә йогынты ясаганына дәлил булып тора; мәсәлән, ул Бартолмай, Бартимәй һәм Барйошуа исемнәрендә очраган.

кеше: Сүзгә-сүз «тән һәм кан», яһүдләр киң кулланган сүзтезмә. Бу контекстта Гайсә Петернең андый нәтиҗәгә үзеннән-үзе я башка кешенең ярдәме белән килмәгәнен әйтә.

син — Петер һәм мин бу кыяда: Грек сүзе пе́трос ир җенес формасында «кыяташ кисәге; таш» дигән мәгънә йөртә. Монда ул Петер дигән исем — Гайсә Шимунга биргән исемнең грек формасы — буларак кулланыла (Ях 1:42). Бу сүзнең хатын-кыз җенес формасы пе́тра монда «кыя» дип белдерелә һәм ташлы нигез, кыяташ я таш өеме дигәнне аңлатырга мөмкин. Бу грек сүзе шулай ук Мт 7:24, 25; 27:60; Лк 6:48; 8:6; Рм 9:33; 1Кр 10:4; 1Пт 2:8 дә дә очрый. Шунысы ачык: Петер үзен Гайсә үзенең җыелышын төзиячәк кыя дип санамаган, чөнки ул 1Пт 2:4—8 дә Гайсә турында Аллаһы үзе сайлаган «нигезнең... почмак ташы» дип әйткән. Рәсүл Паул да Гайсәне «нигез» һәм «рухи кыя» дип атаган (1Кр 3:11; 10:4). Димәк, Гайсә, күрәсең, сүз уйнату кулланган; асылда, ул болай дигән: «Мин Петер, Кыяташ Кисәге, дип атаган Шимун, син Мәсихнең — мәсихче җыелышның нигезе булып хезмәт итәчәк „бу кыяның“ — чынлыкта кем икәнлеген аңладың».

җыелышымны: Бу экклеси́а дигән грек сүзенең беренче очравы. Ул ике грек сүзеннән: эк (мәгънәсе «-дан/-дән; эченнән») һәм кале́о (мәгънәсе «чакыру») сүзләреннән барлыкка килгән. Бу сүз берәр аерым максат я эшчәнлек өчен чакырылган халык төркемен аңлата. (Сүзлекне кара.) Бу контекстта Гайсә мәсихче җыелышның барлыкка килүен алдан әйтә. Бу җыелыш майланган мәсихчеләрдән тора; алардан, «тере ташлардан, рухи йорт салына» (1Пт 2:4, 5). Септуагинтада бу грек сүзе еш кына «җыелыш» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзенең тиңдәш сүзе буларак кулланыла; «җыелыш», гадәттә, Аллаһының бөтен халкын күрсәтә (Кн 23:3; 31:30). Рс 7:38 дә Мисырдан чакырып алынган исраиллеләр «җыелыш» дип атала. Шул ук рәвешчә «караңгылыктан» чакырып алынган һәм «дөньядан сайлап алынган» мәсихчеләр «Аллаһының... җыелышын» тәшкил итә (1Пт 2:9; Ях 15:19; 1Кр 1:2).

Кабер: Грекча га́дес, ягъни кешеләрнең гомуми кабере. (Сүзлектән «Кабер» кара.) Изге Язмаларда үле кешеләр «үлем капкалары» (Зб 107:18) һәм «Кабер капкалары» эчендә диелә (Иш 38:10), ягъни алар үлем хакимлегенә дучар була. Гайсә Кабер җиңеләчәк дип вәгъдә итә. Башка сүзләр белән әйткәндә, үлеләр терелтелеп азат ителсен өчен, Кабер «капкалары» ачылачак. Гайсәнең терелтелүе бу вәгъдәнең һичшиксез үтәләчәген раслаган (Мт 16:21). Җыелышның нигезе аның әгъзаларын үлемнән азат итә алган Гайсә булганга, Кабер җыелышны җиңә я үзендә һәрвакыт тота алмый (Рс 2:31; Ач 1:18; 20:13, 14).

күкләр Патшалыгының ачкычларын: Изге Язмалар буенча, букваль я образлы ачкычлар бирелгән кешеләргә күпмедер хакимлек тапшырылган булган (1Ел 9:26, 27; Иш 22:20—22). Шуңа күрә «ачкыч» сүзе хакимлекне һәм җаваплылыкны символлаштыра башлаган. Петер үзенә ышанып тапшырылган бу «ачкычларны» яһүдләргә (Рс 2:22—41), самариялеләргә (Рс 8:14—17) һәм мәҗүсиләргә (Рс 10:34—38) Аллаһы рухын алу һәм күктәге Патшалыкка керү мөмкинлеген ачар өчен кулланган.

япкан... ачкан: Сүзгә-сүз «бәйләгән... чишкән». Күрәсең, ниндидер эшләрне я вакыйгаларны тыйган я рөхсәт иткән карарларны аңлата. (Мт 18:18 гә аңлатма белән чагыштыр.)

инде ябылган... инде ачылган... булачак: Төп нөсхә язылган телдә «булу» фигыле «ябу» һәм «ачу» сүзләре белән бергә кулланыла. Шунысы игътибарга лаек: «булу» фигыле киләчәк заманда тора, ә «ябу» һәм «ачу» тәмамланган эшне белдерә. Бу шуны аңлата: Петер нинди генә карар кылмасын («син... япкан бар нәрсә», «син... ачкан бар нәрсә»), моңа кагылышлы карар күктә инде кабул ителгән булачак. Ул үз карарын күктәге карар алдыннан түгел, ә аннан соң кабул итәчәк. (Мт 18:18 гә аңлатма белән чагыштыр.)

инде ябылган нәрсә булачак... инде ачылган нәрсә булачак: Төп нөсхә язылган телдә «булу» фигыле «ябу» һәм «ачу» сүзләре белән бергә кулланыла. Шунысы игътибарга лаек: «булу» фигыле киләчәк заманда тора, ә «ябу» һәм «ачу» тәмамланган эшне белдерә. Бу шуны аңлата: шәкертләр нинди генә карар кылмасын («сез... япкан бар нәрсә», «сез... ачкан бар нәрсә»), моңа кагылышлы карар күктә инде кабул ителгән булачак. Шәкертләр бар карарларын күктәге карар алдыннан түгел, ә аннан соң кабул итәчәк; алар күктә инде урнаштырылган принциплар нигезендә карарлар кабул итәчәк. Бу җирдә кабул ителгән карар өчен күктән хуплау я раслау булырга тиеш икәнен күрсәтми. Бу шәкертләр күктән җитәкчелек алачак икәнен аңлата һәм андый җитәкчелек кирәк икәнен күрсәтә; шулай итеп алар җирдә кабул иткән карарлар күктә инде кабул ителгән карарларга туры киләме икәненә инана. (Мт 16:19 га аңлатма белән чагыштыр.)

сез... япкан бар нәрсә... сез... ачкан бар нәрсә: Бу контекстта «ябу», күрәсең, «гаепле дип күрү; гаепле табу» дигәнне, ә «ачу» «аклау; гаепсез дип табу» дигәнне аңлата. Күплек сандагы алмашлык «сез» шуны күрсәтә: андый карарларны Петер генә түгел, ә башкалар да кабул итәчәк. (Мт 16:19 га аңлатма белән чагыштыр.)

Мәсих: Мт 16:16 га аңлатманы кара.

Мәсих: Петер Гайсәне «Мәсих» итеп таный. Бу титул маши́ах дигән еврей сүзеннән килеп чыккан һәм христо́с дигән грек сүзенә тиң. Бу сүзләрнең икесе дә «майланган зат» дигәнне аңлата. Монда «Мәсих» сүзе алдында грек телендә билгелелек артикле хо тора; бу, күрәсең, Гайсәнең Мәсих буларак вазифасын ассызыклый. (Мт 1:1; 2:4 кә аңлатмаларны кара.)

канунчыларын: Бу сүз башта Изге Язмаларны күчереп язучыларга карата кулланылган, әмма Гайсә заманнарында ул Канун белгечләрен һәм аңа өйрәтүчеләрне белдергән.

өлкән руханиларын: Монда кулланылган грек төшенчәсе берлек санда булганда һәм халыкның Аллаһы алдындагы баш вәкилен аңлатканда, «баш рухани» дип тәрҗемә ителә. Монда күплек санда бу төшенчә руханилык хезмәтендәге күренекле ир-атларны, шул исәптән элекке баш руханиларны һәм, бәлки, 24 рухани төркеменең башлыкларын аңлата.

Гайсә: Кайбер борынгы кулъязмаларда «Гайсә Мәсих» диелгән.

өлкәннәр: Сүзгә-сүз «олы яшьтәге кешеләр». Изге Язмаларда пресби́терос дигән грек сүзе башлыча җәмгыятьтә я халыкта берәр хакимлеккә я җаваплылыкка ия кешеләргә карый. Кайвакыт бу төшенчә кешенең яшенә караса да (Лк 15:25; Рс 2:17 дәге кебек), ул олы яшьтәге кешеләрне генә аңлатмый. Монда ул яһүд халкының җитәкчеләрен аңлата; алар еш кына өлкән руханилар һәм канунчылар белән бергә искә алына. Югары киңәшмә шушы өч төркем кешеләреннән торган. (Мт 21:23; 26:3, 47, 57; 27:1, 41; 28:12; сүзлектән «Өлкән; аксакал» кара.)

өлкән руханилар: Мт 2:4 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Өлкән рухани» кара.

канунчылар: Мт 2:4 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Канунчы» кара.

иманнан ваз кичәргә этәрә: Яки «киртәләр куя». Монда «иманнан ваз кичәргә этәрә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ска́ндалон берәр тозакны аңлаткан дип санала; кайберәүләр бу сүз җим беркетү өчен тозактагы чыбыкны белдергән дип уйлый. Киң мәгънәдә ул берәр кешенең абынуына я егылуына сәбәп булган теләсә нинди комачаулыкны аңлата башлаган. Символик мәгънәдә кулланылганда, ул берәүне ялгыш юлдан барырга, әхлакый яктан абынырга я егылырга, ягъни гөнаһ кылырга, этәргән берәр гамәлгә я шартка карый. Бу сүзнең тамырдаш фигыле скандали́зо Мт 18:8, 9 да «гөнаһ кылуга тартса» дип тәрҗемә ителгән, аны шулай ук «абыну ташы булса» дип тә тәрҗемә итеп була.

Кит янымнан: Гайсә монда Петерне каты «шелтәләгән» (Мк 8:33). Гайсә бернәрсәгә дә үз Атасының ихтыярын үтәргә комачауларга ирек бирмәгән. Кайбер сүзлекләрдә бу идиома болай бирелә: «Күземнән югал!» Аның сүзләре шулай ук Петергә үз урынын белеп, Хуҗасы артыннан шәкерт булып ияреп барырга кирәк икәнен хәтерләткәндер. Ул киртә, ягъни Гайсәнең юлында тоткарлык, булырга тиеш булмаган.

Шайтан: Гайсә Петерне Шайтан Иблискә тиңләштермәгән, ә шулай итеп аны дошман, ягъни каршы килүче, дип атаган; чөнки еврей сүзе сата́н нәкъ шундый мәгънә йөртә. Гайсә шуны күздә тоткандыр: Петер бу очрактагы гамәле белән үзенә Шайтанга тәэсир итәргә юл куйганын күрсәткән.

киртә: Мт 18:7 гә аңлатманы кара.

үз-үзеннән баш тартсын: Яки «үз-үзенә карата булган бар хокуклардан баш тартсын». Бу кешенең үз-үзен тулысынча кире кагарга я үз-үзенә ия булу хокукын Аллаһыга тапшырырга әзер булуын күрсәтә. Шушы грек сүзтезмәсе «ул үз-үзенә „юк“ дияргә тиеш» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин, чөнки бу сүзтезмә кешенең үзенең шәхси теләкләренә, омтылышларына я уңайлыкларына «юк» дип әйтүен дә үз эченә алырга мөмкин (2Кр 5:14, 15). Петернең Гайсәдән өч тапкыр ваз кичкәне турында әйткәндә, Маттай шул ук грек фигылен кулланган (Мт 26:34, 35, 75).

җәфалану баганасын: Яки «җәзалау баганасын». Классик грек телендә стауро́с дигән грек сүзе башлыча тек куелган бүрәнә яки колганы белдергән. Символик мәгънәдә кулланылганда, ул кайвакыт Гайсәнең шәкерте булганы өчен кеше кичергән газаплану, хурлык, җәфалану һәм хәтта үлемне аңлата. (Сүзлекне кара.)

җанын: Яки «тормышын». (Сүзлектән «Җан» кара.)

җанын: Яки «тормышын». (Сүзлектән «Җан» кара.)

җанын: Мт 16:25 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Җан» кара.

хак сүз: Грекча аме́н, еврейчә аме́н сүзенең транслитерациясе; мәгънәсе «шулай булсын» я «һичшиксез». Гайсә бу сүзтезмәне берәр нинди фикер, вәгъдә я пәйгамбәрлек әйтер алдыннан еш кулланган; шулай итеп ул үз сүзләренең тулы ышанычлы һәм дөрес булуына басым ясаган. «Хак сүз», ягъни амин, дигән сүзне Гайсә генә шулай итеп кулланган; Изге Язмаларда я башка дини әдәбиятта андый кулланыш бүтән очрамый дип санала. (Ях 1:51 гә аңлатманы кара.)

хак сүз: Мт 5:18 гә аңлатманы кара.

Медиаматериал

Кәрзиннәр
Кәрзиннәр

Изге Язмаларда кәрзиннәрнең төрле төрләрен сурәтләр өчен берничә сүз кулланыла. Бер очракта, Гайсә могҗизалы рәвештә якынча 5 000 ир-атны тукландыргач, калган икмәк сыныкларын 12 савытка җыйганнар; шул савытларны күрсәтер өчен кулланылган грек сүзе аларның, бәлки, талчыбыктан үрелгән чагыштырмача кечкенә кәрзин булганнарын күрсәтә. Әмма Гайсә якынча 4 000 ир-атны тукландырганнан соң калган икмәк сыныклары салынган җиде кәрзинне сурәтләр өчен башка грек сүзе кулланыла (Мк 8:8, 9). Бу сүз зур кәрзинне я капкачлы кәрзинне аңлата. Шул ук грек сүзе Дәмәшекътә Паул шәһәр стенасындагы бер тишек аша төшерелгән кәрзинне сурәтләр өчен кулланылган (Рс 9:25).

Гәлиләя диңгезе тирәсеннән Филипия Кайсариясе төбәгенә бару
Гәлиләя диңгезе тирәсеннән Филипия Кайсариясе төбәгенә бару

Гайсә һәм аның шәкертләре көймәдә Мәгәдәннән Гәлиләя диңгезенең төньяк ярындагы Битсәидәгә барган (Мк 8:22). Гәлиләя диңгезе диңгез өсте тигезлегеннән якынча 210 м түбәнрәк урнашкан. Алар 40 км ераклыктагы Филипия Кайсариясенә, бәлки, берничә көн күтәрелгәндер, чөнки ул диңгез өсте тигезлегеннән 350 м биеклектә урнашкан булган. (Гайсә хезмәт иткән җирләрнең җентеклерәк карталарын тикшерер өчен А7-Г кушымтаны кара.)