Ишагыя 48:1—22

48  И Ягъкуб йорты, тыңла. Сез үзегезне Исраи́л исеме белән атыйсыз,+Чыгышыгыз Яһүд токымыннан,*Йәһвә исеме белән ант итәсез,+Исраил Аллаһысын чакырасыз,Ләкин моны хакыйкать һәм тәкъвалык буенча эшләмисез.+  Алар бит үзләрен изге шәһәрдә яшәүчеләр дип саный,+Гаскәрләр Иясе Йәһвә исемлеИсраил Аллаһысының ярдәмен эзли.+  «Мин сиңа элекке нәрсәләрне күптән әйттем. Алар минем авызымнан чыкты,Мин аларны билгеле иттем.+ Мин көтмәгәндә эш иттем, һәм алар үтәлде.+  Мин синең никадәр үҗәт икәнеңне,Муеныңның сеңерләре тимер һәм маңгаең бакыр икәнен белдем,+  Шуңа күрә мин сиңа барысын күптән әйттем. Син: „Моны минем потым эшләде,Моны потым һәм сыным* боерды“,— димәсен өчен,Шул нәрсәләр үтәлгәнче, мин боларны сиңа җиткердем.  Син моның барысын ишеттең һәм күрдең. Әллә моны хәбәр итмәссеңме?+ Моннан ары мин сиңа яңа нәрсәләрне+Син белмәгән сакланган серләрне белдерәм.  Алар күптәннән түгел, алар хәзер генә барлыкка китерелә. Бүгенге көнгә хәтле синең алар турында ишеткәнең булмады,Шуңа күрә син: „Менә, боларны беләм инде“,— дип әйтә алмыйсың.  Әйе, син ишетмәдең+ һәм белмәдең,Үткәндә дә синең колакларың ябык булды. Мин синең бик мәкерле икәнеңне,+Тумыштан ук канунны бозучы дип аталганыңны беләм.+  Ләкин үз исемем хакына мин ачуымны басармын,+Үз даным хакына мин үземне тыеп калырмынҺәм сине юк итмәм.+ 10  Менә, мин сине чистарттым, ләкин көмешне чистарткандай түгел.+ Мин сине эретү мичендә, син газапланганда, сынадым.*+ 11  Үзем хакына, үзем хакына мин эш итәрмен,+Ничек инде мин үземне нәҗесләргә бирим ди?+ Мин беркемгә дә данымны бирмим.* 12  И Ягъкуб, тыңла мине, үзем чакырган Исраил, колак сал. Мин шул ук Аллаһы.+ Мин беренче, соңгы да мин.+ 13  Минем кулым җирнең нигезен салды,+Уң кулым күкләрне җәеп җибәрде.+ Мин аларны чакырганда, алар бергә торып баса. 14  Бөтенегез бергә җыелыгыз һәм тыңлагыз. Араларыннан кем бу нәрсәләрне игълан итте? Йәһвә аны яратты.+ Шул кеше аның Бабылга карата теләген үтәр,+Аның кулы калдайлыларга каршы булыр.+ 15  Моны мин үзем әйттем һәм аны чакырдым.+ Мин аны китердем, һәм аның юлы уңышлы булыр.+ 16  Яныма килегез һәм тыңлагыз. Мин баштан ук яшертен сөйләмәдем.+ Алдан әйткәннәрем үтәлгәндә мин шунда булдым». Хәзер исә Аллаһы Тәгалә Йәһвә мине һәм үз рухын* җибәрде. 17  Үзеңне Йолып Алучы, Исраилнең Изге Аллаһысы Йәһвә болай ди:+ «Мин, Йәһвә, синең Аллаһың,Мин — сине үзеңнең файдаңа өйрәтүче,+Син барырга тиешле юлдан алып баручы Аллаһы.+ 18  Син минем әмерләремә игътибарлы булсаң иде!+ Шунда тынычлыгың елга сыман,+Тәкъвалыгың диңгез дулкыннары сыман булыр иде.+ 19  Синең токымың* ком кебек,Нәселең аның бөртекләре кебек күп булыр иде.+ Аларның исеме минем алдымнан беркайчан да җуелмас һәм юк ителмәс иде». 20  Бабылдан чыгыгыз!+ Калдайлылардан качыгыз! Моны шатлыклы авазлар белән белдерегез! Моны игълан итегез!+ Җирнең читләренә моны билгеле итегез.+ Әйтегез: «Йәһвә үзенең хезмәтчесе Ягъкубны йолып алды.+ 21  Ул аларны чүлләр аша алып барганда, алар сусаудан интекмәде.+ Ул алар өчен кыядан сулар агызды,Кыяны ярып, аннан су чыгарды».+ 22  «Явызлар өчен тынычлык юк»,— ди Йәһвә.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «суларыннан».
Яки «металл сыным».
Яки «тикшердем». Я, бәлки, «сайладым».
Яки «Мин данымны беркем белән дә бүлешмим».
Яки «мине үз рухы белән».
Сүзгә-сүз орлык.

Искәрмәләр

Медиаматериал