Маттай 28:1—20

28  Шимбә көне үткәннән соң, атнаның беренче көнендә, иртән иртүк магдалалы Мәрьям һәм башка Мәрьям+ каберне карарга дип килделәр.+  Күктән Йәһвә фәрештәсе төшкәнгә күрә, бик каты җир тетрәү булган. Фәрештә кабер янына килеп, ташны читкә алып куйган һәм хәзер шул таш өстендә утыра иде.+  Ул үзе яшенгә охшаш, ә киемнәре кар кебек ак иде.+  Сакчылар куркуларыннан калтырый башлады һәм үз урыннарында катып калды.  Шунда фәрештә хатыннарга болай диде: «Курыкмагыз. Мин беләм, сез баганага кадаклап үтерелгән Гайсәне эзлисез.+  Ул монда юк, ул терелтелде, ул үзе моның турында әйткән иде.+ Килегез, аның яткан урынына карагыз.  Аның үледән терелгәне турында шәкертләренә тизрәк барып әйтегез. Аларга шулай ук: „Ул сездән алда Гәлилә́ягә бара.+ Аны шунда күрерсез“,— диегез. Мин сезгә моны әйтер өчен килдем».+  Хатыннар шунда ук төрбәдән чыктылар. Алар бик нык курыккан иде, әмма шул ук вакыт бик шат иделәр һәм аның шәкертләренә сөйләргә дип йөгереп киттеләр.+  Юлда каршыларына Гайсә чыкты һәм: «Иминлек сезгә!» — диде. Алар Гайсә янына килеп, сәҗдә кылдылар һәм аның аякларын кочакладылар. 10  Шунда Гайсә аларга: «Курыкмагыз! Барыгыз, минем кардәшләремә Гәлилә́ягә барсыннар диегез. Алар мине шунда күрерләр»,— диде. 11  Хатыннар юлга чыктылар. Ул вакыт кайбер сакчылар,+ шәһәргә барып, бар булганны өлкән руханиларга сөйләп бирделәр. 12  Тегеләре исә, өлкәннәр белән җыелышып киңәшләшкәч, гаскәриләргә күп итеп көмеш тәңкәләр бирделәр 13  һәм болай диделәр: «„Без йоклаган вакытта аның шәкертләре төнлә килеп, гәүдәсен урлап киткәннәр“+,— дип әйтегез. 14  Ә бу хәбәр идарәчегә барып җитсә, борчылмагыз, без аны күндерербез һәм сезне якларбыз». 15  Сакчылар көмеш тәңкәләрне алып, кушканча эш иттеләр. Бу хәбәр яһүдләр арасында хәтта бүген дә киң таралган. 16  Ә 11 шәкерт Гәлилә́ягә,+ Гайсә барырга кушкан тауга китте+ 17  һәм аны күргәч, аның алдында сәҗдә кылды. Шулай да кайберәүләр аңа шикләнеп карый иде. 18  Гайсә алар янына килеп, болай диде: «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек миңа бирелде.+ 19  Шуңа күрә бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез;+ Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танучыларны суга чумдырыгыз,+ 20  һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез.+ Истә тотыгыз: мин бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам».+

Искәрмәләр

Искәрмәләр

башка Мәрьям: Ягъни Мт 27:56 да искә алынган «Ягъкуб белән Йосысның әнисе Мәрьям». Ул шулай ук Мт 28:1; Мк 15:40, 47; 16:1; Лк 24:10; Ях 19:25 тә искә алына. (Мк 3:18; Ях 19:25 кә аңлатмаларны кара.)

Шимбә көне: Сүзгә-сүз «Шимбәләр». Бу шигырьдә күплек сандагы са́ббатон дигән грек сүзе ике мәртәбә очрый. Беренчесе атнаның җиденче көне Шимбәне аңлата һәм «Шимбә көне» дип бирелә. Икенчесе исә җиде көнлек араны аңлата һәм атнаның дип тәрҗемә ителә. Шимбә көне (15 нисан) кояш баегач, тәмамланган. (Сүзлекне һәм Ә12 кушымт. кара.)

атнаның беренче көнендә: Ягъни 16 нисан. Яһүдләр Шимбәдән соңгы көнне атнаның беренче көне дип санаган.

башка Мәрьям: Мт 27:61 гә аңлатманы кара.

Йәһвә фәрештәсе: Бу сүзтезмә Еврей Язмаларында күп тапкыр очрый; аны Яр 16:7 дә беренче тапкыр күреп була. Ул Септуагинтаның беренче кулъязмаларында очраганда, грек сүзе а́нгелос (фәрештә; хәбәрче) еврей хәрефләре белән язылган Аллаһы исеме белән бергә бара. Нәкъ шулай ул Септуагинтаның бер кулъязмасында Зк 3:5, 6 да язылган; ул Израильдә Нахаль Хеверда табылган һәм б. э. к. 50 — б. э. 50 елларына карый. (Б кушымт. кара.) Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә бу шигырьдәге «Йәһвә фәрештәсе» сүзтезмәсендә Аллаһы исеме сакланган. (А5 кушымт. һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Мт 1:20 кара.)

Аның үледән терелгәне турында шәкертләренә... әйтегез: Бу хатыннар Гайсәнең үледән терелгәне турында хәбәр алган беренче шәкертләр булган. Аларга шулай ук бу хакта башка шәкертләргә дә хәбәр итәргә әйтелгән (Мт 28:2, 5, 7). Яһүдләрнең Изге Язмаларга нигезләнмәгән йоласы буенча, судларда хатын-кызларга шаһитлек бирергә рөхсәт ителмәгән. Йәһвәнең фәрештәсе исә, хатыннарга шушы шатлыклы вазифаны тапшырып, аларга хөрмәт күрсәткән.

сәҗдә кылып: Яки «баш иеп; олылап». Еврей Язмаларында искә алынган кешеләр дә пәйгамбәрләрне, патшаларны һәм Аллаһының башка вәкилләрен очратканда сәҗдә кылган (1Иш 25:23, 24; 2Иш 14:4—7; 1Пат 1:16; 2Пат 4:36, 37). Бу кеше, күрәсең, Аллаһы вәкиле белән сөйләшкәнен һәм аның кешеләрне савыктырырга көче бар икәнен аңлаган. Йәһвәнең билгеләнгән патшасына хөрмәт күрсәтер өчен, сәҗдә кылу урынлы булган (Мт 9:18; монда кулланылган грек сүзе турында күбрәк белер өчен, Мт 2:2 гә аңлатманы кара.)

сәҗдә кылдылар: Яки «баш иде; тирән хөрмәт күрсәттеләр». Алар Гайсәне Аллаһының вәкиле итеп таныганнар. Алар аңа берәр илаһка буларак түгел, ә «Аллаһы Улына» буларак сәҗдә кылган. (Мт 2:2; 8:2; 18:26 га аңлатмаларны кара.)

сәҗдә кылды: Яки «башын иде; тирән хөрмәт күрсәтте». Гайсәне «Давыт Улы» (Мт 15:22) дип атап, яһүд булмаган бу хатын, күрәсең, аны вәгъдә ителгән Мәсих дип таныган. Ул аңа, берәр илаһка буларак түгел, ә Аллаһы вәкиленә буларак сәҗдә кылган. (Мт 2:2; 8:2; 14:33; 18:26 га аңлатмаларны кара.)

сәҗдә кылдылар: Яки «баш иделәр; йөзтүбән капландылар; тирән хөрмәт күрсәттеләр». (Мт 8:2; 14:33; 15:25 кә аңлатмаларны кара.)

минем кардәшләремә: Монда Гайсә үз шәкертләрен, үзләрен рухи мөнәсәбәтләр бәйләгәнгә, «кардәшләр» дип атый. (Мт 28:16 ны кара; 25:40; Ях 20:17; Ев 2:10—12 белән чагыштыр.)

өлкәннәр: Мт 16:21 гә аңлатманы кара.

өлкәннәр: Сүзгә-сүз «олы яшьтәге кешеләр». Изге Язмаларда пресби́терос дигән грек сүзе башлыча җәмгыятьтә я халыкта берәр хакимлеккә я җаваплылыкка ия кешеләргә карый. Кайвакыт бу төшенчә кешенең яшенә караса да (Лк 15:25; Рс 2:17 дәге кебек), ул олы яшьтәге кешеләрне генә аңлатмый. Монда ул яһүд халкының җитәкчеләрен аңлата; алар еш кына өлкән руханилар һәм канунчылар белән бергә искә алына. Югары киңәшмә шушы өч төркем кешеләреннән торган. (Мт 21:23; 26:3, 47, 57; 27:1, 41; 28:12; сүзлектән «Өлкән; аксакал» кара.)

бу хәбәр: Ягъни аларның йоклаганнары турында ялган. Сакта торганда йоклап китсәләр, Рим гаскәриләренә үлем җәзасы яный алган.

идарәчегә: Монда Понти Пилат турында сүз бара.

китте: Гәлиләядәге ул очрашуда 500 дән артык кеше булгандыр (1Кр 15:6).

кайберәүләр аңа шикләнеп карый иде: 1Кр 15:6 ны исәпкә алсак, күрәсең, рәсүлләрнең кайберләре түгел, ә Гәлиләядәге шәкертләрнең кайберләре аңа шикләнеп караган; Гайсә аларга әле күренмәгән булган.

бөтен халык кешеләренә: Бу сүзләр, сүзгә-сүз «бөтен халыкларга» дип тәрҗемә ителсә дә, контексттан күренгәнчә, бар халыклардан булган аерым кешеләрне аңлата, чөнки танучыларны суга чумдырыгыз дип бирелгән грек сүзтезмәсе «халыкларга» түгел, ә кешеләргә карый. «Бөтен халык кешеләренә» барырга дигән боерык яңа булган. Гайсәнең хезмәтенә кадәр, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, төрле халык кешеләре Йәһвәгә хезмәт итәргә килгәндә, аларны Исраилдә якты йөз белән каршы алганнар (1Пат 8:41—43). Әмма бу боерыгы белән Гайсә үз шәкертләренә яһүд булмаган кешеләргә дә вәгазьләргә кушкан. Шулай итеп ул шәкертләр булдыру эшенең бөтен дөньяга таралачагын ассызыклаган. (Мт 10:1, 5—7; Ач 7:9; Мт 24:14 кә аңлатманы кара.)

шәкертләр итеп әзерләгез: Яки «өйрәнүчеләр итеп әзерләгез». Монда кулланылган матете́уо дигән грек фигыленең төп мәгънәсе: укучылар я шәкертләр булдыру нияте белән «өйрәтү». Мт 13:52 дә ул «белем алган» дип, ә Мт 27:57 дә «шәкерте булып киткән иде» дип тәрҗемә ителә. Рс 14:21 дә бу сүз Паул белән Барнабның Дерби шәһәрендә «шактый күп шәкерт әзерләвен» күрсәтер өчен кулланыла. Шушы контекстта кулланылган «суга чумдырыгыз» һәм «өйрәтегез» дигән фигыльләр «шәкертләр итеп әзерләгез» дигән боерыкның үз эченә нәрсә алганын күрсәтә. (Тамырдаш грек исеме матете́с турында күбрәк белер өчен Мт 5:1 гә аңлатманы кара.)

Ата, Угылны һәм изге рухның: Атаны — Йәһвә Аллаһыны тану табигый, чөнки ул безнең Барлыкка Китерүчебез һәм Яшәү Бирүчебез (Зб 36:7, 9; Ач 4:11). Әмма Изге Язмалар шуны да күрсәтә: Угылның Аллаһы ниятендәге ролен танымый торып, бер кеше дә котыла алмый (Ях 14:6; Рс 4:12). Шулай ук Аллаһының изге рухының ролен тану да мөһим, чөнки Аллаһы үзенең эш итүче көчен, мәсәлән, тормыш бирер өчен (Әп 33:4), кешеләргә үз хәбәрен иңдерер өчен (2Пт 1:21) һәм аларга үз ихтыярын үтәргә ярдәм итәр өчен (Рм 15:19) куллана. Кайберәүләр аларның бу шигырьдә санап кителүе Троица тәгълиматын яклый дип ышана. Шулай да Изге Язмаларның бер җирендә дә бу өчәү мәңгелеге, көче һәм дәрәҗәсе буенча тиң дип әйтелми. Аларның бер үк шигырьдә бергә искә алынуы аларның өчесенең дә Аллаһы икәнен, мәңге һәм бер-берсенә тиң икәнлеген күрсәтми (Мк 13:32; Кл 1:15; 1Тм 5:21).

изге рухның: Яки «изге эш итүче көчнең». «Рух» төшенчәсе (грекча средний род) Аллаһыдан килгән эш итүче көчне аңлата. (Сүзлектән «Изге рух»; «Рух» кара.)

көчен танучыларны: Сүзгә-сүз «исеменә». «Исем» дигәнне аңлаткан грек төшенчәсе о́нома берәр шәхси исемнән күбрәкне аңлатырга мөмкин. Бу контекстта ул Атаның һәм Угылның хакимлеген һәм дәрәҗәсен, шулай ук изге рухның ролен тануны үз эченә ала. Кеше моны таныгач, аның Аллаһы белән яңа мөнәсәбәтләре барлыкка килә. (Мт 10:41 гә аңлатма белән чагыштыр.)

шәкертләре: «Шәкерт» дип тәрҗемә ителгән матете́с дигән грек сүзенең беренче очравы. Ул укучыны, ягъни өйрәнүчене, белдерә һәм укытучыга шәхси бирелгәнлекне, шәкертнең бар тормышын формалаштыра торган бирелгәнлекне күздә тота. Гайсәне тыңларга дип бихисап күп кеше җыелган булса да, күрәсең, ул башлыча үзенә иң якын утырган шәкертләренә, алар файда алсын өчен, сөйләгән (Мт 7:28, 29; Лк 6:20).

пәйгамбәр булганы өчен: Сүзгә-сүз «пәйгамбәр исеменә». Бу контекстта «исеменә» дигән грек идиомасы берәр пәйгамбәрнең вазифасын һәм эшен тануны күрсәтә. (Мт 28:19 га аңлатма белән чагыштыр.)

Бар халыкларга... бөтен җиһанда: Бу сүзтезмәләрнең икесе дә вәгазьләү эшенең киң колач алуын ассызыклый. «Бөтен җиһан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ойкуме́не киң мәгънәдә җирне — кешелекнең яшәү урынын аңлата (Лк 4:5; Рс 17:31; Рм 10:18; Ач 12:9; 16:14). Беренче гасырда бу төшенчә шулай ук зур Рим империясенә карата да кулланылган; анда яһүдләр таралып яшәгән булган (Лк 2:1; Рс 24:5). Гомуми мәгънәдә «халык» дип бирелгән грек сүзе э́тнос якын я ерак туганлык мөнәсәбәтендә булган һәм бер телдә сөйләшкән берәр кешеләр төркемен аңлата. Андый милли я этник төркем еш кына билгеле бер территориядә яши.

өйрәтеп... вәгазьләде: Өйрәтү вәгазьләүдән аерылып тора, чөнки өйрәтүче игълан итүдән күбрәкне эшли; ул үгет-нәсыйхәт бирә, аңлата, ышанычлы дәлилләр китерә һәм инандыра. (Мт 3:1; 28:20 гә аңлатмаларны кара.)

вәгазьли: Башлыча «хәбәрче буларак игълан итү» дигән мәгънә йөрткән грек сүзе. Ул берәр нәрсәне игълан итү рәвешенә басым ясый: гадәттә берәр төркемгә вәгазьләү түгел, ә халык алдында ачык итеп белдерү.

өйрәтегез: Монда «өйрәтү» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе үгет-нәсыйхәт бирү, аңлату, ышанычлы дәлилләр китерү һәм инандыруны үз эченә ала. (Мт 3:1; 4:23 кә аңлатмаларны кара.) Гайсә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтү — өзлексез процесс. Шәкертләрне аның тәгълиматларына, аның өйрәткәннәрен үтәргә һәм аның үрнәгенә иярергә өйрәтергә кирәк (Ях 13:17; Эф 4:21; 1Пт 2:21).

Истә тотыгыз: Мт 1:23 кә аңлатманы кара.

тәмамланганчы: Мт 24:3 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» кара.

дөнья төзелеше: Яки «гасыр». (Сүзлектән «Дөнья төзелеш(ләр)е» кара.)

ахырына якынлашуын: Шулай итеп синте́лейа (мәгънәсе «бер үк вакыттагы ахыр; берләшкән ахыр; бергә тәмамлау») дигән грек сүзе тәрҗемә ителгән (Мт 13:39, 40, 49; 28:20; Ев 9:26). Ул билгеле бер чорга карый; ул чорда билгеле бер вакыйгалар җыелмасы Мт 24:6, 14 тә искә алынган тулы «ахырга» китерәчәк. Бу шигырьләрдә те́лос дигән башка грек сүзе кулланыла. (Мт 24:6, 14 кә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» кара.)

Менә!: Монда «менә!» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе иду́ еш кына әйтеләчәк нәрсәләргә игътибарны туплау өчен кулланыла һәм укучыны моны күз алдына китерергә я хәбәрдәге берәр нечкәлеккә игътибар итәргә дәртләндерә. Ул шулай ук ниндидер яңа я гаҗәп нәрсәгә басым ясар өчен кулланыла. Мәсихче Грек Язмаларында бу сүз еш кына Маттай һәм Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрләрдә һәм Ачылыш китабында очрый. Бу сүзгә туры килгән сүз Еврей Язмаларында да еш кулланыла.

Медиаматериал

Төрбә
Төрбә

Яһүдләр гадәттә үлгән кешеләрен мәгарәләрдә я кыяларда уеп ясалган төрбәләрдә җирләгәннәр. Андый төрбәләр гадәттә, патшалар төрбәләреннән аермалы буларак, шәһәрләр тышында булган. Яһүдләрнең төрбәләре, табылган төрбәләр күрсәткәнчә, гадилек белән аерылып торган. Моның сәбәбе, күрәсең, шунда булган: яһүдләрнең диннәре үлеләргә табынуны тыйган һәм үлемнән соң рухи дөньяда аңлы рәвештә яшәү турындагы тәгълиматны хупламаган.