Римлыларга 1:1—32

1  Бу хатны Аллаһының яхшы хәбәрен игълан итү өчен билгеләнгән, Мәсих Гайсәнең рәсүл булырга чакырылган колы Пау́л яза.+  Аллаһы бу яхшы хәбәрне, үз пәйгамбәрләрен кулланып, изге Язмалар аша алдан вәгъдә иткән.  Бу хәбәр аның Улы турында. Ул Давыт токымында*+ кеше булып туган,  әмма үледән терелтелгәч,+ изге рух кодрәте ярдәмендә Аллаһының Улы+ дип игълан ителгән. Бу Угыл — Хуҗабыз Гайсә Мәсих.  Аның аркылы безгә юмарт игелек күрсәтелде һәм рәсүл хезмәте тапшырылды.+ Бу бар халыклар+ аңа иман итүдән килүче тыңлаучанлык күрсәтсеннәр өчен һәм аның исеме данлансын өчен булды.  Шул халыклар санына сез дә керәсез, сез дә Гайсә Мәсихнеке булырга чакырылгансыз.  Мин бу хатны Аллаһының Римдагы барлык сөеклеләренә, изге булырга чакырылганнарга язам. Күктәге Атабыз Аллаһыдан һәм Хуҗабыз Гайсә Мәсихтән юмарт игелек һәм иминлек сезгә.  Иң элек Гайсә Мәсих аркылы һәммәгез өчен Аллаһыма рәхмәтләр укыйм, чөнки иманыгыз хакында бөтен дөньяда сөйлиләр.  Сезне догаларымда өзлексез искә алуыма Аллаһы шаһит. Мин аның Улы турындагы яхшы хәбәрне игълан итеп, аңа бөтен рухым белән изге хезмәт башкарам.+ 10  Аллаһы теләсә һәм мөмкин булса, ниһаять, яныгызга килеп китә алырмын. Мин моның турында аңа үтенеп дога кылам, 11  чөнки сезне бик күрәсем килә. Максатым — сезгә рухи бүләк тапшырып, сезне ныгыту, 12  бигрәк тә безнең — минем дә, сезнең дә — иманыбыз ярдәмендә бер-беребезне дәртләндерү.+ 13  Кардәшләр, сезнең белми калуыгызны теләмим: башка халыкларда уңыш җыйган кебек, сездә дә уңыш җыяр өчен, мин күп тапкыр яныгызга килергә ниятләгән идем, әмма әлегә төрле тоткарлыклар очрап торды. 14  Мин греклар һәм чит ил кешеләре, зирәкләр һәм белемсезләр алдында бурычлымын, 15  шуңа күрә сезгә дә, Римда+ яшәүчеләргә, яхшы хәбәрне җиткерергә ашкынып торам. 16  Мин яхшы хәбәрдән оялмыйм,+ чөнки ул — һәр иман итүчегә:+ башта яһүдкә,+ аннары грек кешесенә,+ коткару китерүче Аллаһының кодрәте. 17  Аллаһы яхшы хәбәр аша үз тәкъвалыгын ачыклый, һәм иман итүчеләрнең, моны күреп, иманнары ныгый.+ «Тәкъва үз иманы белән яшәр»+,— дип язылган бит. 18  Аллаһы бозыклык кылучы һәр кешегә һәм хакыйкатьне танырга комачаулар+ өчен гаделсез юллар сайлаучы һәр тәкъвасызга күктән үз ярсуын+ ача бара. 19  Аллаһы бит аларга, үзе турында белсеннәр өчен, җитәрлек дәлилләр биргән.+ 20  Аның күзгә күренмәс сыйфатлары, ягъни мәңгелек кодрәте+ һәм илаһилыгы,+ дөнья яратылганнан бирле ачык күренеп тора, чөнки аларны ул булдырган нәрсәләр аша белеп була.+ Шуңа күрә андый кешеләрнең акланыр өчен дәлилләре юк. 21  Алар бит, Аллаһыны белеп тә, аны Аллаһы итеп данламады һәм аңа рәхмәт укымады. Алар буш уйларга бирелде, һәм аларның надан йөрәкләрен караңгылык каплады.+ 22  Үзләрен зирәк дип атасалар да, акылсызландылар 23  һәм үлемсез Аллаһының данын фани кешеләргә, кошларга, дүрт аяклыларга һәм сөйрәлүчеләргә охшаган сурәтләргә алмаштырдылар.+ 24  Шуңа күрә Аллаһы аларны, күңелләрендәге нәфесләре буенча, нәҗеслеккә тапшырды. Ул моны алар үз тәннәрен хурлыкка калдырсын өчен эшләде. 25  Алар Аллаһы хакыйкатен ялган белән алмаштырды һәм Барлыкка Китерүчегә түгел, ә барлыкка китерелгән нәрсәләргә табынды, аларга изге хезмәт башкарды. Барлыкка Китерүче исә мәңге макталсын. Амин. 26  Шул сәбәптән Аллаһы аларны хурлыклы җенси нәфескә+ тапшырды: аларның хатын-кызлары табигый якынлык кылуны табигый булмаган якынлык кылуга алмаштырды.+ 27  Алар кебек ир-атлар да, хатын-кыз белән табигый якынлык кылуны ташлап, бер-берсенә, ир-ат ир-атка, карата тыелгысыз тән теләге белән яна башлады һәм,+ оятсыз эшләр кылып, үз бозыклыклары өчен җәзаны тулысынча алды.+ 28  Алар Аллаһыны танырга кирәк дип тапмады,* шуңа күрә Аллаһы аларны үзе хупламаган фикер йөртүгә тапшырды, һәм алар килешсез эшләр башкара.+ 29  Алар һәртөрле тәкъвасызлык,+ явызлык, комсызлык,+ яманлык белән тулы, күңелләрендә көнчелек,+ кеше үтерү,+ тарткалашу, алдау,+ яман ният.+ Алар — гайбәтче, 30  яла ягучы,+ Аллаһыны нәфрәт итүче, дорфа, тәкәббер, мактанчык, явызлыкка иҗатчан, ата-анасын тыңламаучан,+ 31  акылсыз,+ үз сүзендә тормаучы, кеше яратмаучы һәм шәфкатьсез. 32  Алар Аллаһының, мондый нәрсәләрне эшләүчеләр үлемгә лаек,+ дигән гадел канунын төгәл белсәләр дә, аларны эшләп тә торалар, андый эшләр кылучыларны да хуплыйлар.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз орлык.
Яки «Алар Аллаһы турындагы төгәл белем буенча яшәүне хуп күрмәде».

Искәрмәләр

Медиаматериал

Рим шәһәре
Рим шәһәре

Рим империясенең башкаласы Рим Тибр елгасы ярларында урнашкан һәм җиде калкулыклы төбәктә салынган булган. Империя үсә барган саен, бу шәһәр дә киңәя барган. Б. э. I гасырының урталарына Римда, бәлки, бер миллион кеше, шул исәптән зур яһүд җәмгыяте, яшәгән. Римда яшәгән яһүдләр һәм прозелитлар, б. э. 33 елында Илленче көн бәйрәменә Иерусалимга барып һәм рәсүл Петер белән башка шәкертләрнең вәгазьләвен ишетеп, күрәсең, мәсихчеләр булып киткән. Бу яңа шәкертләр үзләре белән яхшы хәбәрне Римга алып кайткан (Рс 2:10). Якынча б. э. 56 елында римлыларга язган хатында рәсүл Паул Римдагы шәкертләрнең иманы «хакында бөтен дөньяда сөйлиләр» дип әйткән (Рм 1:7, 8). Бу видеороликта рәссамның Римдагы кайбер төп үзенчәлекләрне күзаллавы, аларның Паул көннәрендә нинди була алганы күрсәтелә.

1. Аппи юлы

2. Зур цирк

3. Палатин калкулыгы һәм кайсар сарае

4. Кайсар гыйбадәтханәсе

5. Театрлар

6. Пантеон

7. Тибр елгасы

Остия шәһәрендәге синагога
Остия шәһәрендәге синагога

Бу фоторәсемдә Римның порт шәһәре Остиядәге синагоганың калдыклары күрсәтелгән. Бу бинаны төзекләндереп, үзгәртеп төзегән булсалар да, башта ул б. э. I гасырының икенче яртысында синагога итеп салынган булган дип санала. Бу синагоганың булуы Рим тирәләрендә озак вакыт дәвамында яһүдләрнең яшәгән икәнен күрсәтә. Император Клавдий яһүдләргә б. э. якынча 49 я 50 елларында Рим шәһәреннән китәргә әмер биргән булса да, ул җирләрдә яһүдләр җәмгыятьләре калгандыр (Рс 18:1, 2). Б. э. 54 елында Клавдий үлгәч, күп яһүдләр Рим шәһәренә кайткан булган. Паул якынча б. э. 56 елында Римдагы мәсихчеләргә хатын язганда, андагы җыелыш яһүдләрдән һәм башка халык кешеләреннән торган булган. Бу Паулның ни өчен ике төркемгә дә кагылган нәрсәләр турында сөйләгәнен һәм аларга бердәмлектә ничек яшәргә икәне турында киңәшләр биргәнен аңларга булыша (Рм 1:15, 16).

1. Рим

2. Остия