Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмаларны уку графиклары

Изге Язмаларны уку графиклары

Изге Язмаларда тормышка кагылышлы иң акыллы киңәшләр бирелә. Изге Язмаларны көн дә укып, укыганнарың турында уйлансаң һәм белгәннәреңне тормышта куллансаң, «синең юлың уңышлы булыр» (Йошуа 1:8; Зәбур 1:1—3). Шулай ук син Аллаһыны да, аның Улы Гайсә Мәсихне дә белерсең, ә бу синең котылуыңа китерер (Яхъя 17:3).

Изге Язмаларны нинди тәртиптә укырга? Төрле ысуллар бар. Монда китерелгән Изге Язмаларны уку графигы ярдәмендә син Изге Язмалардагы китапларны бер-бер артлы я темалар буенча укый аласың. Мәсәлән, Аллаһының борынгы Исраил халкы белән мөнәсәбәтләре вакыт узу белән ничек үзгәргәнен белергә теләсәң, сайланган өзекне укы. Мәсихче җыелышның беренче гасырда ничек барлыкка килгәне һәм үскәне турында белергә теләсәң, башка өзекләрне сайлап укы. Көненә күрсәтелгән кадәр бүлек укып барсаң, бер ел эчендә Изге Язмаларны тулысынча укып чыга алырсың.

Изге Язмаларны уку турында әйткәндә, төрле графиклар бар: көндәлек график, еллык график һәм аны укый башлаучылар өчен график. Монда китерелгән график сиңа зур ярдәм булыр. Изге Язмаларны уку графигын йөкләп, бастырып чыгар һәм аны бүгеннән үк укый башла.