Зәбур 10:1—18
ל [ләмид]
10 И Йәһвә, ник син еракта торасың?
Нишләп кайгы-хәсрәт күргән чакларымда үзеңне яшерәсең?+
2 Явыз бәндә, эреләнеп, ярдәмчесез кешене эзәрлекли,+Әмма ул үзенең үргән мәкерләренә эләгер.+
3 Чөнки явыз үзенең җан теләге* белән мактана+
Һәм комсызны мактый.*
נ [нун]
Ул Йәһвәне санга сукмый.
4 Тәкәббер булганга, явыз кеше Аллаһыны эзләми.
Ул Аллаһының барлыгына ышанмый.+
5 Аның юллары чәчәк ата,+Әмма хөкемнәреңне аңларга аның акылы җитми.+
Ул бар дошманнарыннан мәсхәрәләп көлә.
6 Күңеленнән ул: «Мин беркайчан да какшамам,*Буыннар алмашыныр,
Әмма мин һич тә бәла-каза күрмәм»,— дип әйтә.+
פ [пе]
7 Аның авызы ләгънәт, ялган һәм янаулар белән тулы,+Теле астында — бәла һәм яманлык.+
8 Ул авыллар янында яшерен урында көтеп ята,Яшеренгән урыныннан чыгып, гаепсезне үтерә.+
ע [әйин]
Аның күзләре үзенең корбанын сагалый.+
9 Ул, куаклыктагы арыслан шикелле, яшеренгән урынында көтеп ята,+Ярдәмчесез кешене эләктерергә дип, көтеп утыра.
Ятьмәсен тартып, аны эләктереп ала.+
10 Корбаны хәлсезләнеп, сыгылып төшә,Бәхетсезләр аның үткен тырнагына эләгә.
11 Күңеленнән ул: «Аллаһы моны онытты.+
Ул йөзен читкә борды,Һич тә игътибар итми»,— дип әйтә.+
ק [коф]
12 И Йәһвә, күтәрел.+ И Ходаем, кулыңны күтәр.+
Ярдәмчесез кешеләрне онытма.+
13 Ник явыз адәм Аллаһыны санга сукмый?
Күңеленнән ул: «Аллаһы миннән хисап сорамас»,— ди.
ר [реш]
14 Ә син кайгы-хәсрәтләрне күреп торасың,Син барын күзәтеп, кулда тотасың.+
Мескен корбан сиңа ялвара.+
Син — атасыз ятимгә ярдәмче.+
ש [шин]
15 Явыз һәм яман бәндәнең кулын сындыр,+Шулчак аның явызлыгын эзләп тә,Берни дә тапмассың.
16 Йәһвә — мәңге-мәңге Патша.+
Халыклар җир йөзеннән юкка чыкты.+
ת [тау]
17 Әмма син, и Йәһвә, юашларның үтенечен ишетерсең.+
Син аларның йөрәкләрен какшамас итәрсең+ һәм аларны игътибар белән тыңларсың.+
18 Син ятимнәрне һәм изелгәннәрне гадел хөкем итәрсең,+Шулчак туфрактан яратылган үлемле кеше аларны инде бүтән куркыта алмас.+