Көләсәйлеләргә 1:1—29

1  Бу хатны Аллаһының ихтыяры буенча Мәсих Гайсәнең рәсүле Пау́л һәм Тимути́+ кардәшебез  Мәсих белән бердәмлектә торучы Көләсәйдәге изге һәм тугры кардәшләргә яза. Күктәге Атабыз Аллаһыдан юмарт игелек һәм иминлек сезгә.  Сезнең турында дога кылганда, Аллаһыга — Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең Атасына — һәрвакыт рәхмәтләр укыйбыз,  чөнки Мәсих Гайсәгә иманыгыз һәм бар изгеләргә карата булган мәхәббәтегез турында ишеттек.  Андый иман белән мәхәббәтнең сәбәбе — күкләрдә сезнең өчен саклана торган өмет,+ һәм аның турында сез элек хакыйкатьне, ягъни яхшы хәбәрне, ишеткәч белдегез.  Ул хәбәр сезгә килеп иреште. Яхшы хәбәр сезнең арада да, бөтен дөньяда да җимеш китереп тарала,+ һәм бу сез Аллаһының чын юмарт игелеге турында ишетеп төгәл белгәннән бирле шулай дәвам ителә.  Сез бу игелек турында яраткан хезмәттәшебез Ипафрастан+ белдегез. Ул Мәсихнең тугры хезмәтчесе һәм безнең урынга хезмәт итә.  Ул шулай ук безгә рухтан килгән мәхәббәтегез турында хәбәр итте.  Менә ни өчен без моның турында ишеткән көннән бирле бертуктаусыз дога кылып,+ сез бар зирәклеккә һәм рух биргән төшенүчәнлеккә ия+ булып Аллаһының ихтыяры турында төгәл белем+ белән сугарылсын дип сорыйбыз. 10  Шулай итеп сез, һәр игелекле эштә җимеш китереп һәм Аллаһы турындагы төгәл белемдә+ үсеп һәрнәрсәдә аны сөендерер өчен, Йәһвәгә* лаеклы булып яшәрсез. 11  Сез сабыр булып һәм шатлык кичереп бар нәрсәдә нык калсын өчен, аның шөһрәтле кодрәте сезгә кирәкле көч-куәт бирсен.+ 12  Яктылыкта торучы изгеләргә бирелгән мирастан+ өлеш алыр өчен сезне яраклы иткән күктәге Атага сез рәхмәт укысын дип дога кылам. 13  Ул безне караңгылык хакимлегеннән коткарып,+ үзенең яраткан Улының патшалыгына күчерде, 14  һәм аның Улы, йолым түләп, безне азат итте, һәм бу гөнаһларыбыз кичерелде дигәнне аңлата.+ 15  Ул — күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы,+ яратылганнарның беренчесе,*+ 16  чөнки күктәге һәм җирдәге, күзгә күренгән һәм күренмәгәннәрнең һәммәсе — тәхетләр дә, хакимлекләр дә, хөкүмәтләр дә, хакимиятләр дә — аның аркылы яратылган.+ Барысы аның аша+ һәм аның өчен яратылган булган. 17  Ул барысыннан алдарак булган,+ һәм барысы аның аркылы булдырылган, 18  ул — тәннең, ягъни җыелышның, башы.+ Ул — башлангыч. Ул — үледән терелгәннәрнең беренчесе.+ Шулай итеп ул бар нәрсәдә беренче, 19  чөнки Аллаһы бөтен тулылыкның Мәсихтә булуын+ 20  һәм аның аша калганнарын — җирдәгесен дә, күктәгесен дә — үзе белән татулаштыруны хуп күрде.+ Бу татулашу җәфалану баганасында* түгелгән аның каны аркылы+ мөмкин булды. 21  Әйе, кайчандыр сез Аллаһыдан читләшкән идегез һәм явыз эшләр турындагы уйларыгыз аркасында аның дошманнары идегез, 22  ә хәзер ул сезне үзен үлемгә тапшырган затның тәне аркылы үзе белән татулаштырды. Ул моны сез аның алдында изге, кимчелексез һәм тел тидермәслек булсын өчен эшләде.+ 23  Әлбәттә, сез шундый булачаксыз да, әмма моның өчен сезгә нык нигезгә салынган иманны тотып яшәргә,+ какшамас булырга+ һәм үзегез ишеткән һәм күк астындагы һәр кешегә вәгазьләнгән яхшы хәбәр бирә торган өметтән читләшмәскә кирәк.+ Мин, Паул, шул яхшы хәбәрнең хезмәтчесе булып киттем дә.+ 24  Мин хәзер сезнең хакка газаплансам да, сөенәм.+ Минем Мәсих тәненең әгъзасы буларак газап чигүләрем әле дә дәвам итәргә тиеш, һәм бу газапларым Мәсих тәне,+ ягъни җыелыш хакына.+ 25  Аллаһы миңа йөкләгән җаваплылык* буенча, мин ул җыелышның хезмәтчесе булдым.+ Бу җаваплылык миңа сезнең файдагызга, Аллаһы сүзен вәгазьләү эше тулысынча башкарылсын өчен тапшырылды. 26  Бу сүз — элеккеге дөнья төзелешләреннән* һәм буыннардан яшерелеп+ тоткан изге сер.+ Ә хәзер ул аның изгеләренә ачылды.+ 27  Аллаһы моны хуп күрде һәм шул изге сернең шөһрәтле байлыгын башка халыкларга ачты.+ Бу сер — сезнең белән бердәмлектә торучы Мәсих, аның данын уртаклашырга өметегез.+ 28  Без һәр кешене үгетләп һәм һәркемне бар зирәклек белән өйрәтеп, Мәсих турында игълан итәбез. Моны без һәркем Аллаһы каршында Мәсихнең җитлеккән шәкерте булсын өчен эшлибез.+ 29  Моның өчен мин аның үземдә эш итүче кодрәтенә таянып һәм бар көчемне куеп тырышып эшлим дә.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «беренче булып туган».
Яки «идарә итү».

Искәрмәләр

Медиаматериал