Вәгазьче 9:1—18

9  Шулай итеп мин моның барысын күңелем аша үткәрергә тырыштым һәм мондый нәтиҗәгә килдем: тәкъвалар һәм зирәкләр, шулай ук аларның эшләре дә Аллаһы кулында.+ Кешеләр үзләренә кадәр булган мәхәббәтне дә, нәфрәтне дә белми.  Тәкъваны да, явызны да,+ игелекле һәм саф кешене дә, саф булмаганны да, корбан китерүчене дә, китермәүчене дә — һәммәсен дә бер үк нәрсә көтә.+ Игелекле кеше белән ни булса, гөнаһ кылучы белән дә шул була; ант итүче белән ни булса, алдын-артын уйлап ант бирүче белән дә шул була.  Кояш астында мондый күңелсез нәрсә була: һәммәсен дә бер үк нәрсә көткәнгә күрә,+ кеше күңеле яманлык белән тула. Гомер буе аларның йөрәкләрендә дуамаллык яши, ә аннары алар үлә!  Тере кешенең өмете бар, тере эткә дә бит үле арысланга караганда яхшырак.+  Тереләр үләчәкләрен беләләр,+ ә үлеләр бернәрсә дә белми.+ Аларның инде аласы бернинди дә әҗере юк, чөнки алар турындагы истәлекләр инде җуелып беткән.+  Аларның инде мәхәббәте дә, нәфрәте дә, көнчелеге дә юкка чыккан һәм кояш астында башкарылган бернинди эшкә дә катнашы юк.+  Бар, куанып икмәк аша, шатлыклы йөрәк белән шәраб эч,+ чөнки Аллаһыга синең эшләрең ошады.+  Киемнәрең һәрчак ак* булсын, һәм башыңа май агызмый калма.+  Ходай сиңа кояш астында биргән буш гомереңнең бөтен көннәрендә — буш мәшәкатьләр тулы бөтен көннәреңдә яраткан хатының белән шатланып яшә,+ чөнки бу синең кояш астында тырышып эшләп уздырган гомереңдәге әҗерең.*+ 10  Кулыңнан килгәннең барысын да тырышып эшлә, чөнки син барачак Кабердә* эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк.+ 11  Мин кояш астында шуны да күрдем: һәрвакытта да йөгерештә — җитезләр, ә сугышта көчлеләр җиңми,+ зирәкләр һәрвакытта да икмәккә ия булмый, акыл ияләре һәрчакта да байлыкка ирешми,+ белемле кешеләр һәрвакытта да уңышлы булмый,+ чөнки аларның һәммәсе дә көтелмәгән вакытта очраклы хәлгә эләгә. 12  Кеше бит үз вакытын белми.+ Балыклар — ятьмәгә, кошлар тозакка эләккән кебек, адәм уллары да көтмәгәндә бәла-казага эләгә. 13  Мин кояш астында зирәклек белән бәйле мондый нәрсәне дә күрдем, һәм бу миңа бик тәэсир итте: 14  халкы аз кечкенә генә бер шәһәр булган, аңа каршы куәтле бер патша чыккан һәм аны чолгап, яулап алырга әзерләнгән. 15  Шәһәрдә ярлы, әмма зирәк бер кеше булган. Ул шул шәһәрне үз зирәклеге белән коткарып калган. Тик аны һичкем искә алмаган.+ 16  Шунда мин үземә: «Зирәк булу көчле булудан яхшырак,+ ләкин ярлының зирәклеген санга сукмыйлар, сүзләренә колак салмыйлар»+,— дип әйтеп куйдым. 17  Зирәкнең тыныч сүзләренә колак салу акылсызлар белән идарә итүченең кычкырып әйткән сүзләрен тыңлауга караганда хәерлерәк. 18  Зирәклек сугыш коралларыннан яхшырак, ләкин гөнаһ кылучы бер генә кеше күп яхшы нәрсәне харап итә ала.+

Искәрмәләр

Ягъни матәм киеме түгел, ә шатлыклы рух күрсәтүче ачык төсле кием.
Яки «өлешең».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Искәрмәләр

Медиаматериал