Вәгазьче 7:1—29

7  Яхшы исем* — кыйммәтле майдан,+ үлем көне туу көненнән яхшырак.  Мәҗлес йортына барганчы, матәм өенә бару хәерлерәк,+ чөнки һәркемнең ахыры — үлем, һәм яшәүчеләр моны үз күңелләренә салырга тиеш.  Кайгыру көлүгә караганда яхшырак,+ чөнки чырайның кайгылы булуы күңелне яхшырта.+  Зирәкнең күңеле — матәм өендә, ә акылсызның — күңел ачу* йортында.+  Акылсызның җырын тыңлаганчы, зирәкнең шелтәсен тыңлау хәерлерәк.+  Чөнки ахмакның көлүе казан астында чәнечкеле үсемлекнең чатыр-чотыр януы сыман;+ бу да буш нәрсә.  Әмма җәберләү зирәк кешене акылсызлыкка этәрә ала, һәм ришвәт күңелне боза.+  Эшнең ахыры аның башыннан яхшырак. Сабыр булу тәкәббер рухлы булудан яхшырак.+  Рәнҗергә ашыкма,+ чөнки үпкә тоту акылсызлар күңеленә оялый.*+ 10  «Ни өчен үткән көннәр хәзергедән яхшырак булды икән?» — димә. Болай дип сорау акыллы түгел.+ 11  Зирәклек белән мирас — яхшы нәрсә ул, көн яктысын күреп яшәүче кешеләргә* файда китерә. 12  Зирәклек тә, акча да яклау бирә.+ Ләкин белемнең өстенлеге шунда: зирәклек үз иясенең гомерен саклый.+ 13  Хак Аллаһының эшләренә игътибар ит: ул кәкре итеп булдырганны кем турайта алыр?+ 14  Яхшы көнне шатлыклы бул,+ ә бәла-каза килгән көнне шуны бел: Ходай бу көннәрнең икесенә дә юл куйган,+ шуңа күрә кеше киләчәктә ни буласын белә* алмый.+ 15  Буш тормышымда+ мин һәммәсен күрдем: тәкъва кеше тәкъва булып та һәлак була,+ явыз кеше яман булып та озак яши.+ 16  Артык тәкъва булма+ һәм үзеңне артык зирәк итеп күрсәтмә.+ Нигә сиңа үз-үзеңне харап итәргә?+ 17  Явызлыкка батма, ахмак та булма.+ Нигә сиңа вакытсыз үләргә?+ 18  Беренче кисәтүне* дә истә тот, икенчесен* дә онытма,+ чөнки Ходайны ихтирам итүче икесенә дә колак салыр. 19  Зирәклек зирәкне шәһәрдәге ун кодрәтле кешедән дә куәтлерәк итә.+ 20  Җир йөзендә гел игелек кылып яшәгән һәм бер дә гөнаһ кылмаган тәкъва кеше юк.+ 21  Кешеләр сөйләгән һәрбер сүзне йөрәгеңә якын алма,+ югыйсә үз хезмәтчеңнең үзеңне каһәрләгәнен* ишетерсең; 22  синең дә башкаларны күп тапкыр каһәрләгәнең бар бит, һәм күңелең моны яхшы белә.+ 23  Мин боларның барысын үз зирәклегем белән сынадым һәм: «Мин зирәк булырмын»,— дидем. Тик зирәклек миннән ерак иде. 24  Булып үткән нәрсәләр ирешә алмаслык һәм бик тирән. Аларны кем аңлый алсын?+ 25  Мин күңелемне биреп зирәклекне һәм төрле нәрсәләрнең сәбәбен эзләргә һәм тикшереп белергә, шулай ук ахмаклыкның бозыклыгын һәм дуамаллыкның наданлыгын аңларга тырыштым.+ 26  Мин шуны аңладым: тозактай йөрәкле һәм богаудай куллы, ау ятьмәсенә охшаш хатын-кыз үлемнән дә ачырак. Аллаһыны сөендергән кеше андый хатыннан качар,+ ә гөнаһ кылып яшәүче аның әсире булыр.+ 27  «Мин менә нәрсә аңладым,— дип әйтә вәгазьче+,— һәм билгеле бер нәтиҗәгә килер өчен төрле нәрсәләрне бер-бер артлы тикшердем, 28  тик җаным теләгән нәрсәгә ирешмәдем. Мең кеше арасында тәкъва ир-атны тапсам да, тәкъва хатын-кызны таба алмадым. 29  Мин шуны гына аңладым: Аллаһы кешеләрне тугры итеп яраткан,+ ләкин алар үз юлларыннан киткән».+

Искәрмәләр

Яки «абруй». Сүзгә-сүз «Исем».
Яки «уен-көлке».
Я, бәлки, «акылсызлык билгесе».
Ягъни исәннәргә.
Яки «ачыклый».
Ягъни 17 нче шигырьдәге кисәтүне.
Ягъни 16 нчы шигырьдәге кисәтүне.
Яки «үзеңә бәла чакыруын».

Искәрмәләр

Медиаматериал