Ягъкубның хаты 1:1—27

1  Мин, Аллаһының һәм Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең хезмәтчесе Ягъкуб,+ дөнья буйлап таралган 12 кабиләгә язам. Сәлам сезгә!  Кардәшләрем, төрле сынаулар белән очрашканда, моны шатлык белән кабул итегез,+  чөнки сез шуны беләсез: сыналган иманыгыз чыдамлык тудыра.+  Сез камил һәм бар яктан таза булсын өчен, шулай ук сездә һичнәрсәдә дә җитешсезлек булмасын өчен, чыдамлык үз эшен башкарып чыксын.+  Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге җитмәсә, аны һәркемгә мул итеп, шелтәләмичә+ бирүче* Аллаһыдан сорасын,+ һәм аңа биреләчәк.+  Ләкин иман белән, бер дә шикләнмичә+ сорасын,+ чөнки шикләнүче җил куып йөрткән һәм бер яктан икенче якка ташлаган диңгез дулкынына охшаш.  Андый кеше Йәһвәдән* берәр нәрсә алырмын дип көтмәсен.  Ул икеләнүчән,+ бар юлларында тотрыксыз.  Чыгышы белән гади булган кардәш үзенең күтәрелүенә,+ 10  ә бай үзенең түбән төшерелүенә куансын,*+ чөнки байлар кыр чәчәге шикелле юкка чыгачак. 11  Кояш чыккач, көйдергеч эсселек башлана, үлән шиңеп төшә, аның чәчәге коела, һәм ул үз матурлыгын югалта. Байлар да үз омтылышлары белән яшәп юкка чыгачак.+ 12  Сынауларда нык калган кеше бәхетле,+ чөнки ул, хуплау алгач, Йәһвә* үзен яратучыларга вәгъдә иткән+ тормыш таҗын алачак.+ 13  Сынауларда беркем дә: «Мине Аллаһы сынауларга дучар итә»,— димәсен, чөнки Аллаһыны явызлык кылырга этәреп булмый, һәм Аллаһы үзе дә беркемне явызлык кылырга этәрми. 14  Әмма һәркемне үз теләге кызыктырып юлдан яздыра, һәм шулай итеп кеше сынала.+ 15  Шуннан соң теләк, үсә барып,* гөнаһ тудыра, ә кылган гөнаһ үлемгә китерә.+ 16  Кадерле кардәшләрем, алданмагыз. 17  Һәртөрле яхшы һәм камил бүләк югарыдан,+ күктәге яктырткычлар Атасыннан килә,+ ә ул үзгәрми, ул үзгәреп торучы күләгә шикелле түгел.+ 18  Без аның барлыкка китерелгәннәренең беренче җимешләре булсын өчен,+ ул безне хакыйкать сүзе аша үз ихтыяры буенча тудырды.+ 19  Шуны белүегезне телим, кадерле кардәшләрем: һәркем тыңларга әзер булсын, сөйләргә+ һәм ярсырга исә ашыкмасын.+ 20  Ярсыган кеше Аллаһы теләгән гаделлек буенча эш итми бит.+ 21  Шуңа күрә һәркайсы шакшылыктан чистарыныгыз, яманлыкның эзе дә калмасын.*+ Күңелләрегезгә салына торган сүзне юашлык белән кабул итегез, ул җаннарыгызны коткара ала. 22  Сүзне үтәүчеләр булыгыз.+ Үзләрен ялган фикер йөртүләр белән алдый торган тыңлаучылар гына булмагыз. 23  Сүзне ишетеп тә аны үтәмәүче,+ көзгедә чагылган йөзенә карап торучыга охшаш: 24  ул үзенә карый да, читкәрәк киткәч, үзенең нинди икәнлеген шунда ук оныта. 25  Әмма азатлык китерә торган камил канунны+ игътибар белән тикшерүче һәм аны тотучы, ишеткәнен онытмыйча, сүзгә буйсынучы була. Шулай эшләп ул бәхетле булачак.+ 26  Берәрсе үзен Аллаһыга табынучы* дип санап та, телен тыймый икән,+ ул үз йөрәген алдый, һәм аның гыйбадәт кылуы буш. 27  Аллаһыбыз һәм күктәге Атабыз каршында саф һәм нәҗесләнмәгән гыйбадәт кылу — авырлыклар кичерүче+ ятимнәр белән тол хатыннар турында кайгырту+ һәм үзеңне бу дөньяның бозык юлларыннан саклау.+

Искәрмәләр

Яки «кимчелекләр эзләмичә бирүче».
Сүзгә-сүз «мактансын».
Сүзгә-сүз «яралып».
Я, бәлки, «киң таралган яманлыктан чистарыныгыз».
Яки «дини кеше».

Искәрмәләр

Медиаматериал