Көләсәйлеләргә 3:1—25

3  Ә инде сез Мәсих белән бергә терелеп торгансыз икән,+ күктәге нәрсәләргә омтылыгыз, Мәсих анда Аллаһының уң ягында утыра.+  Уй-фикерләрегезне җирдәге нәрсәләргә түгел,+ ә күктәге нәрсәләргә төбәгез.+  Чөнки сез үлдегез, һәм тормышыгыз Аллаһы белән бердәмлектә торучы Мәсих карамагында.  Мәсих — безнең тормышыбыз+ — анык билгеле булгач, сез дә, аның данын уртаклашып, анык билгеле булырсыз.+  Шул сәбәпле фәхешлек,* нәҗеслек, тыелгысыз җенси нәфес,+ зарарлы теләк һәм потка табыну белән бер булган комсызлык тудыра торган тән әгъзаларыгызны үтерегез.+  Чөнки болар өчен кешеләр Аллаһының ярсуын татыячак.  Элек сез дә боларны эшләп йөргән идегез.+  Ә хәзер сез боларның һәммәсеннән: ярсудан, ачудан, яманлыктан,+ яман теллелектән+ арынырга тиеш, әдәпсез сүзләр+ авызыгыздан чыкмасын.  Бер-берегезгә ялганламагыз.+ Элекке шәхесегезне үз эшләре белән бергә салып ташлагыз да+ 10  яңа шәхес булып киенегез.+ Ул төгәл белем ярдәмендә үзен Булдыручыга охшаш итеп яңара бара.+ 11  Андый кеше өчен грек, яһүд, сөннәтле, сөннәтсез, чит ил кешесе, скиф,* кол я ирекле арасында аерма юк. Әмма барысы һәм барысында Мәсих.+ 12  Шулай итеп, изгеләр һәм сөеклеләр, Аллаһының сайланганнары+ буларак, назлы хисләр белән кызгануны,+ игелек, басынкылык,+ юашлык+ һәм сабырлыкны+ киемне кигәндәй киегез. 13  Бер-берегезгә карата сабыр булып һәм бер-берегезне ихлас күңелдән кичереп яшәгез.+ Хәтта сезне берәрсе рәнҗетсә дә, шулай эшләгез.+ Йәһвә* сезне ихлас күңелдән кичергән кебек, сез дә шулай кичерергә тиеш.+ 14  Боларга өстәп мәхәббәтне киемне кигәндәй киегез,+ чөнки ул — бердәмлекнең камил бәйләнешләре.+ 15  Йөрәкләрегездә Мәсихтән килгән тынычлык хакимлек итсен.+ Сез, бер тәннең әгъзалары буларак, нәкъ шул тынычлыкка чакырылдыгыз да. Рәхмәтле булыгыз. 16  Мәсих сүзе сезгә сеңеп урнашсын, сезне һәр яктан зирәк итсен. Бер-берегезне мәдхияләр,+ Аллаһыны мактаучы сүзләр, шулай ук рәхмәтләрегез чагылган рухи җырлар аша дәртләндереп һәм өйрәтеп яшәгез. Йәһвәгә* ихлас күңелдән җырлагыз.+ 17  Нәрсә генә сөйләсәгез дә, нәрсә генә эшләсәгез дә — барын да Хуҗабыз Гайсә исеменнән, аның аша күктәге Атабыз Аллаһыга рәхмәт укып башкарыгыз.+ 18  Хатыннар, ирләрегезгә мәсихчеләрчә буйсынып яшәгез.+ 19  Ирләр, хатыннарыгызны өзлексез яратыгыз,+ алар белән үзегезне кырыс тотмагыз.+ 20  Балалар, ата-анагызга һәрнәрсәдә тыңлаучан булыгыз,+ чөнки бу Хуҗабызны сөендерә. 21  Аталар, балаларыгыз күңелсезләнеп* китмәсен өчен, аларны ярсытмагыз.*+ 22  Коллар, үз хуҗаларыгызга* һәрнәрсәдә тыңлаучан булыгыз.+ Ялагайлар хуҗалары күзәткәндә генә тыңлаучан, ә сез хуҗаларыгызга Йәһвәдән* куркып, ихлас күңелдән күндәм булыгыз. 23  Нәрсә генә эшләсәгез дә, кешеләр өчен түгел, ә Йәһвә* өчен эшләгәндәй чын күңелдән* эшләгез,+ 24  чөнки сез мирасны бүләк итеп Йәһвәдән* алачагыгызны беләсез.+ Хуҗабызга — Мәсихкә кол булып хезмәт итегез. 25  Ә явызлык кылучыга кылган бар явызлыгы өчен кайтарылачак,+ Аллаһы кешеләрне аермый бит.+

Искәрмәләр

Гр. порне́йа. Сүзлекне к.
Бу сүз культура үсеше ягыннан түбән баскычта торган кешеләргә карата кулланылган.
Яки «аларның ачуларын чыгармагыз».
Яки «боегып».
Сүзгә-сүз «җирдәге хуҗаларыгызга».
Сүзлектән «Җан» к.

Искәрмәләр

Медиаматериал