Гыйбрәтле сүзләр 8:1—36

8  Зирәклек кычкырып чакыра түгелме? Әллә үткен акыл аваз салмыймы?+  Ул юл буендагы биеклекләрдә,+Урам чатларында тора.  Шәһәр капкалары янында,Керү урыннарындаУл болай дип кычкыра:+  «И кешеләр, сезгә дәшәм,Адәм улларына кычкырып әйтәм.  И тәҗрибәсезләр, алдын-артын уйларга өйрәнегез,+Акылсызлар, зирәк йөрәккә ия булыгыз.  Тыңлагыз, мөһим нәрсәләр сөйлим бит,Телемдәге сүзләр хак.  Авызымнан хакыйкать сүзләре генә чыга,Телем ялган сүзләрдән җирәнә.  Авызымнан чыккан сүзләрнең бөтенесе дә гадел,Берсе дә бозык та, начар да түгел.  Аңлылар өчен аларның барысы да аңлаешлы,Белем ияләре өчен хак. 10  Көмеш урынына тәрбиямне кабул итегез,Иң сыйфатлы алтын урынына белем сайлагыз.+ 11  Зирәклек мәрҗәннәрдән* дә яхшырак бит,Кеше теләгән бернәрсә дә аңа тиң түгел. 12  Мин зирәклек, төплелек белән бергә яшим,Мин белем һәм аң таптым.+ 13  Йәһвәгә карата курку-хөрмәт — явызлыкны күралмау ул,+Мин тәкәбберлекне дә, горурлыкны да,+ яман юлны да, азгын сөйләшүләрне+ дә нәфрәт итәм. 14  Минем киңәшләрем яхшы, миндә гамәли зирәклек бар,+Мин төшенүчәнлеккә+ һәм көчкә+ ия. 15  Минем ярдәмем белән патшалар идарә итә,Түрәләр гадел карарлар чыгара.+ 16  Минем ярдәмем белән мирзалар хакимлек итә,Һәм күренекле кешеләр гадел хөкем итә. 17  Мине яратучыларны мин үзем дә яратам,Мине эзләүчеләр мине табарлар.+ 18  Байлык белән дан да,Җуелмас милек* белән тәкъвалык та минеке. 19  Бүләкләрем алтыннан, хәтта саф алтыннан да яхшырак,Фатихаларым иң сыйфатлы көмештән дә кыйммәтрәк.+ 20  Мин тәкъвалык юлыннан йөрим,Гаделлек сукмагы буйлап атлыйм. 21  Үземне яратучыларга мин зур мирас бирәм,Амбарларын тутырып торам. 22  Йәһвә үзе мине булдырды, мин аның иҗади эшләренең башлангычы,+Аның борынгы эшләренең иң беренчесе.+ 23  Нигезем борынгы заманнарда,+Иң башта, әле җир булдырылганчы салынды.+ 24  Мин әле су упкыннары булганчы,+Чишмәләр барлыкка килгәнче тудым. 25  Таулар урнашканчы,Калкулыклар нигезләнгәнче дөньяга килдем, 26  Ул вакытта ул әле җир йөзен дә, андагы кырларны да,Җирнең беренче туфрак төерләрен дә булдырмаган иде. 27  Ул күкләрне барлыкка китергәндә,+ мин шунда булдым;Ул сулар өстеннән офык сызыгы үткәргәндә,+ 28  Югарыда болытлар урнаштырганда,Су чыганакларын булдырганда, 29  Диңгезгә чикләр куйганда,Суларына куелган чикләрдән чыкмаска кушканда,+Җиргә нигез салганда,* 30  Мин аның янында оста һөнәрче идем,+Һәр көн аның сөенече булдым.+ Аның каршында һәрвакыт шатланып тордым,+ 31  Җир йөзенә,Аеруча адәм улларына карап куандым. 32  Хәзер исә, улларым, мине тыңлагыз,Минем юлымнан йөрүчеләр бәхетле бит. 33  Тәрбиямә колак салып,+ зирәклеккә өйрәнегез,Аны һичкайчан кире какмагыз. 34  Һәр иртә ишегем янына килеп,*Ишек яңаклары янында мине көтеп,Мине тыңлаган кеше бәхетле. 35  Мине тапкан — тормыш табар,+Йәһвәнең хуплавына ирешер. 36  Мине санга сукмаучы үзенә* зыян китерә,Мине нәфрәт итүче үлемне ярата».+

Искәрмәләр

Яки «Нәселдән килгән кыйммәтләр».
Яки «билгеләгәндә».
Яки «Көн саен ишегем янында уяу булып».
Яки «җанына».

Искәрмәләр

Медиаматериал